Туганайлар

Соңгы бәхетле көн

Бу 1941 елның 22 июнендә төшерелгән фоторәсем

Ул – әтиемнең сакланып калган бердәнбер фотосы, шуның өчен миңа аеруча кадерле. 

Әти белән әнигә – утыз тугызар яшь, өлкән дәдәмә унбер яшь тулып җитмәгән, кече дәдәмә ике яшь тулып узган, әле мин дөньяга килмәгән дә.

Бу фоторәсемдә гаиләдәге иң өлкән бала – буй җитеп килгән Ольга түти генә юк. Алар, авылдан алты кыз, өч-дүрт ай элек вербовщикка ияреп, Харьков якларына шахта эшенә киткән булганнар. “Китмә, еллар болганырга тора дип сөйлиләр”, – дип үгетләп тә караганнар, югыйсә. Киткән... Яшь чакта олы кешенең сүзен колакка эләсеңме соң?!

Нинди бәхетле көннәре: тигез гаилә, берсеннән-берсе матур, сәламәт балалар үсеп киләләр, әле тагын берсе үзенең дөньяга киләсен сиздерә. Моннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме соң?! Барысының да йөзләренә чыккан елмаю чаткысы шуны раслап тора бит. Тагын берничә сәгатьтән өсләренә күтәрмәслек кайгы ябырыласын каян белсеннәр инде алар?!

Җәйнең кояшлы, җылы ул көнендә алар, бөтен гаилә белән, авылыбыз Югары Баграждан – Зәйгә, базарга килгәннәр. Базар таралгач, әти: “Дөнья хәлен белеп булмый, әйдәгез, бергә чакта карточкага төшик”, – дигәч төшелгән фото бу. Кырык беренче елның нәкъ егерме икенче июнендә...

Әле алар берни дә белми. Әтием үзенең Суслонгер лагерында авыр эштән, ачлыктан җәберләнеп, ике-өч ай бет туйдырып, коры сөяккә калгач кына сугыш кырына җибәреләчәген дә, гомеренең инде соңгы айларын яшәвен дә каян китерсен әле ул бәхетле көндә башына?! Сугыш чыккан көнне төшерелгән ул фотода, әти белән әни арасында унбер яшьлек Павел дәдәй басып тора, шаянлыгы-шуклыгы йөзенә бәреп чыккан, бәхете ташып тора. Ул инде зур, ул инде пионер. Сентябрьдә Кузяш авылындагы урыс мәктәбендә укырга җыена бит ул. Хыяллары чынга ашмасын каян чамаласын инде ул чакта гөнаһсыз сабый?! Әтисез калачагы, унбер яшеннән колхоз эшенә җигелеп, авыр тормыш йөген тартуда төп терәк булачагы аның төшенә дә кермәгәндер... Уналты яше тулгач, Павел дәдәйне ФЗӨга куа башлыйлар. МТСта ачылган тракторчылар курсына укырга кереп кенә котылып кала. Армия сафларына киткәнче, төрле авылларда тракторчы булып эшләп, безне сугыштан соңгы елларның ачлыгыннан коткарып калган, әтиемне алмаштырган, гомере буе безне ташламаган дәдәм ул. Мең рәхмәт аңа.

Әнинең алдында – ике яшьлек кече дәдәм Николай. Аның киеп утырган башлыгын әле миңа да кияргә туры килде, ал төстә иде ул. Ятимлекнең ачысын-төчесен татып, бергә үстек. Николай дәдәй дүрт ел диңгез флотында хезмәт итте, гомере буе шофер булды, Түбән Камада яшәде. Ни тотса, шул кулыннан килә иде. Өч бала үстерделәр. Оста гармунчы иде. Гомере генә кыска булды... Әнием турында яза башларга да тартынып торам. Аның күпме михнәтләр кичереп безне үстергәнен сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Кырык беренче елда, көннәр көзгә авышкач, Суслонгердагы әтидән хат килә. “Ачка үләбез. Килә алсагыз, сохари алып килегез”, дип яза ул. Авылдан анда берничә ир-ат була. Русча бер авыз сүз белмәгән, гомерләрендә районнан читкә чыкмаган алты-җиде хатын, капчык белән сохари күтәреп, Суслонгерга юлга кузгала. Ул чакта әни минем белән авыр йөкле була. Чаллы пристаненә кадәр 60 чакрымны җәяүләп үтеп, аннан пароходларга күчеп утыра-утыра, Алланың ярдәме белән барып җитеп, әтиләрнең лагерын табалар.

Әтиләр урманда эштә була. Кичкә кадәр аларны көтеп торырга туры килә. Менә тезелешеп кайтып килгән ир-атлар күренә. Барысы да бүрәнә күтәргәннәр. Эшләгән җирләреннән шулай бүрәнә күтәрттереп кайтаралар икән. Әти ябыккан, танымаслык булып үзгәргән. “Ашау коточкыч начар, ачтан ябыгып та, чирләп тә үлүчеләр бик күп. Сезне килә алырлар дип өметләнмәгән дә идек”, – дип рәхмәтләрен җиткергән әти. “Сохарины тапшырганда тирә-якны солдатлар сырып алды. Барысы да “бер кабарлык кына бирегез”, дип инәлә, хәтта, буш капчыкны әйләндереп селкегәч җиргә төшкән ипи валчыкларын бармак очларына җыеп каптылар”, – дип сөйләде әни без зуррак булгач. Шул ач, хәлсез солдатлар Ватанны саклап, ике кешегә бер мылтык белән немец автоматына каршы барырга тиеш бит әле, җитмәсә! Авыл хатыннары лагерь коймасы буенда төн кунып, кайтыр юлга чыгалар. Хатыннарын озатып, саубуллашырга да рөхсәт юк. Хәрби тәртип.

Миннән, кайчак, “сиңа ничә яшь, эш стажың күпме” – дип сорыйлар. Яшемне әйтәм, эшләгән елларым да яшәгән елларым кебек үк, тик ике айга гына кимрәк, дим. “Алай булмый”, – диләр. Була икән шул, дим. Менә мин кырык икенче елның 24 февралендә туганмын, ә шул ук елның 15 апрелендә инде әни мине төреп, шәл белән муенына асып, кара көзгә кадәр сыер көтүе көткән. Көтүче – минем беренче профессиям.

Язам да, фоторәсемгә карыйм. Фотога төшкәндә бит инде сугыш башланган булган, аның хәбәре генә авылга килеп җитмәгән.

Базардан кайткач, ашап-эчеп, йокларга яталар. Караңгы төндә, татлы йокыларын бүлеп, кемдер дөбер-дөбер ишек кага. Ачсалар, ут күршеләре Петр Симашов (Олимпия чемпионы Федор Симашовның әтисе) икән. Керә-керешкә: “Ион дәдәй, беттек, сугыш башланган” – дип, елап ук җибәрә.Ул чагында әле ул яңарак кына өйләнгән егет булган.

Таңда – башка тормыш: толлык, ятимлек, ачлык-ялангачлык, рәнҗетелешләр көтеп тора. Бәхетле, шатлыклы көннәрнең соңгысын алыштырып, каһәрле сугыш елларының беренче ачы көне туа...

Никифор ТУКМАЧЕВ Түбән Кама шәһәре.

Фотода: Ион Степанович Тукмачев, хатыны Федора, уллары Павел һәм Николай (Никифор үзе әле дөньяга килмәгән). 1941 ел, 22 июнь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: