Туганайлар

Симек

Симек Олы көннән соң җиденче кече атна көнне, тройсынга ике көн калгач, зур бәйрәм итеп үткәрелә

Күп кенә керәшен авылларында аньң Яфрак бәйрәме итеп үткәрү йоласы буларак саклануы да язны озатып, җәйне каршылау көне булуына ишарәли. Бу көнне авыл каен, өрәңге ботакларыннан, урман-кыр чәчәкләреннән яшеллеккә төренә.

Иске йола, гореф-гадәтләрне саклаган авылда, иртәнге якта зиратка барып кайткач, төштән соң кызлар кулъяулык, сөлге, төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән каенны күтәреп, урам буйлап җырлап йөргәннәр. Күңел ачу өчен билгеле бер йорт сайланган. Анда яшьләр ризыклар, колмактан коелган өй сырасы, әче бал алып киләләр. Яшьләр, шушы йорт ишегалдына кадап куелган каенны күтәреп, яңадан урманга яки чишмә буена төшеп уен оештыралар. Күмәк җыр, бию, такмак, саф һаваны яңгыратып, кич буе дәвам итә.

Симек көнне кызлар каен себеркесе бәйләп, аны агымсуга ташлаганнар. Кемнең себеркесе яр буена барып төртелә, ул бу елны кияүгә чыкмыйча утырып кала, кемнеке батса, ул я үлә, я аның сөйгәне бүтәнгә карый, ә йөзеп китсә, бу кызның сөйгәне аның турында уйлый, сагына, дип фараз кылына.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: