Туганайлар

Шыйлык

Шыйлык - яз көне карлар бетеп җир кипкәч, язгы чәчү алдыннан кырга чыгып үткәрелә торган йола. Шыйлык Казан арты, Түбән Кама тирәсендәге сөйләшләрдә билгеле, керәшен сөйләшләрендә бу йола турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар язып алынган. Чаллы ягы керәшеннәрендә шыйлык менә ничек үткәрелгән

Күп кенә авылларда шыйлык үткәрү өчен билгеләнеп куелган урын булган. Ул авыл башындарак тигез, матур урында, чирәмлектә яки кырдагы берәр чишмә яки күл буенда үткәрелгән. Шыйлык үткәрелә торган көнне иртә белән бәйрәмчә киенгән ир, гаилә башлыгы җилпучка чәчү орлыклары: тары, солы, арыш һ.б. куеп, шулай ук йәшел төскә буялган йомырка һәм сөт ашамлыклары: май, эремчек, сөзмә, катык алып кырга, шыйлык үтәсе урынга юнәлә. Алып килгән сөт ашамлыкларын бер кисмәккә салып, шунда йомыркаларны турап салгач, килгән кеше саен савытлар белән өләшеп биргәннәр. Ашаганнан соң ирләр тезелеп басып, кояшка таба карап "келәү итә", ягъни үзләренең теләкләрен әйтәләр һәм әкренләп таралышалар, өйләренә кайтып китәләр.  

Шыйлыкның икенче бүлеген хатын-кызлар дәвам иттерә. Төштән соң һәрбер: өйдән хатын-кызлар, карт әбиләр, яшь киленнәр бәйрәмчә матур итеп киенеп, шул ук урынга җыелышалар. Алар Шыйлык урынына зур табаклар белән сөттә пешкән тары яки ясмык боткасы алып барганнар. Шыйлыкның "башлыклары '" - олы яшьтәге картлар килеп, табакларны тотып тагын келәү итәләр. Шул вакытта яшь киленнәр башларын иеп (сөзелеп), картларны хөрмәтләп басып торалар. Шуннан соң хатын-кызлар җыелып утырып ашыйлар, туйганчы сөйләшеп, күңел ачып кайтып китәләр. Шыйлыкның эчтәлеге менә шуннан гыйбарәт. Шыйлык төрки сүз, сыйлык дигән сүздән үзгәртелгән, аның шул мәгънәсе Башкортстанның Бакалы районы керәшеннәрендә һәм Идел буендагы күрше халыкларда сакланган, мәсәлән, чуашларда шилек, шильак, мариларда шилык - ишегалдында зур итеп әзерләнгән табын яки туй мәҗлесен белдерә.

- Элеке әвәле үк буган инде ул, без бәләкәй чактук. Безне бабайлар аппралар ыйы, җилпүчкә ашшаулык җәйеп ике идей куйалар ыйы, табак белән сөзмә, шыйлыкка келәү иткән җиргә аппаралар ыйы – (т.кам.-крш.).

Ф.С.Баязитова "Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары"

Фото: из архива Геннадия Макарова

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: