Туганайлар

“Сезне җырактан җакын күңел белән кадер итәмен”, – дип башлый үзенең укучыларына язган хатларын Николай Ильминский

Николай Ильминскийның педагогика өлкәсендәге хезмәтләре әле ныклап өйрәнелмәгән. Баланы ана телендә тәрбияләргә кирәклек аның педагогик хезмәтләренең нигез ташын билгели. Николай Ильминский авылларга җибәрелгән керәшен укытучылары белән хатлар языша, әле башланып кына килгән эшнең кыенлыгын аңлап, яшь укытучыларга киңәшләрен, үгетләрен җиткерә. 1867 елның январенда Казан өязенә караган Апаз авылында керәшен мәктәбе...

Игнатларга, Борис белән Андрейга, барыгызга да күптән күп сәлам.

Сезнең әр кайсыгызның хатын укыдым, аннары Василий агай белән барып уйлашып киңәш итеп куйдым сүзне болай дип. Сез Борис белән Андрей Апазда торыгыз; инде карагыз да сак булыгыз, аң булыгыз, малайларны ару укытырга үзегезгә күтәреп алсагыз, хәлебез җитмәде дип кире кайтмагыз, чтобы сезнең берәр җөз малай булсын, илле-алтмыш кыз булсын. Менә мин сезгә нинди задача куштым. Әлегә уйнап әйтәм, чыннап әйтәем, инде Ходайга тапшырып, Ходайдан теләп эшкә тотыныгыз буган күңелдән. Ходай сезгә куәт бирер, яшь булсагыз да. Иң баштан чиркәүгә җөрегез, малайларны да җөртегез, ирексезләп түгел, үгетләп, аннары карт кешеләргә баш салыбрак киңәшләрен тыңлап, әгәр читен эш килгәндә, алардан акыл сорап торыгыз, үзегезнең көч җитмәс җирдә картларны инәлеп булыштырыгыз. Авылдагы картлар өйдәге нигез күк. Картларга миннән күптән-күп сәлам. Аннары малайларны укытыгыз җүннәп; җарлысын баеннан, кечесен олысыннан аермагыз; барысына да сүзегез бер булсын, җөзегез дә ачык булсын. Әгәр малайларның кайсысы ялгышса да ару сүз белән ачусыз көе әйтегез; сугу түгел, орышу да булмасын. Инде сезне Ходайга тапшырдык, Ходай сезгә саулык бирсен, акыл бирсен, куәт бирсен. Син Борис арчага (удмуртчага - ред.) әзрәк үзең өйрән тагы. Мөмкин булса тагы свящ. историядән, җә Евангелиядән кайсы төшләрен әкреннәп күчерче арчага; тик арчаның артыннан бик кума, укытучылыкны калдырма. Әгәр былтыргы ар малае сездән быел да укыса, син аңар куш үзе арча җазсын үзе күрсәткән нәстәләрне, иң элгәре әкиятсымакларны, аннары иманнарны күчерсен. "Эй Күктәге Атабыз"ны күчереп арча җырлатып кара, җә "Эй Ходай җарлыка"ны күчереп җырлатып кара, - ничек булыр; арлар җаратырлар ахыры.

Син Игнат кайт, сиңа без Василий агай белән урын җасыйбыз Кәвәлдә, җә бүтән бер җирдә. Сиңа күп җазмыймын, шуның өчен бер атнада күрешербез, шунда сөйләшербез. Син Игнат Апаздан китәр алдыннан священникка барып бәхиллек ал, картларга барып аларның да бәхиллекләрен алып кайт.

Ну инде барыгызга да сәлам, сау торыгыз.

19 ноябрь 1867 җыл

Үз җанымнан артык сөйгән дусым Андрейга күп сәлам диямен.

Хатыңны укып бик сөендем; тырыш, җөрәклегең басылмасын, малайларны ару укытып җакшыга өйрәт; карт кешеләргә кара, үгетләрен сора кирәк чагында. Аннары мин ишеттем, бик күп малайлар сездән җазуга өйрәнәселәре килүен киләдер, тик куркып школга керми; укыткан хакын түләтерләр, акча түләмәсәң укыган малайларны казенныйга алыныр дип куркалар имеш. Ул сүз чынмы, җалганмы? Ничек кенә булса да, син Спий бабайларга да, бүтән ару кешеләргә дә әйт, безнең керәшен малайларын тик укытып акыллы итеп чын денгә өйрәтәсебез килә, акчалары да кирәк түгел, хезмәтләре дә кирәк түгел. Ходай өчен дип тырышабыз, әллә Ходай сорау көнендә җавабыбызны җиңеләйтер керәшеннәрне Аның чын дөрес җулына салган өчен дибез. Бу сүзләрне картларга тыңнат.

Спий бабайларга, Чыбай бабайларга бүтән ару картларга күптән-күп сәлам әйтәмен. Сезнең авылда үткән кыштан малайларыңны укыттык, әле дә укыттырырга уебыз бар әйе. Тик без ишетәбез кайсыларның шунысы турысында шикләнгәннәрен. Укыткан акчасын түләтерләр, түләмәсәң, укыган малайларны казенныйга алырлар дип курка торган кешеләр бар имеш, шуннан куркып, балаларына школга барып укырга ирек бирмиләр имеш. Алай булса мин сезгә Алланың исеме хакына чын күңелдән әйтәмен, шундый курку буш, аның бер дә төбе җук. Акча да алмыйбыз, казенныйга да алдырмыйбыз; безнең күңелебез болай гына керәшен малайлары җазуга өйрәнсеннәр, акыллы булсыннар, чын Христос денен белсеннәр, кеше булсыннар, караңгыда утырганчы җактыда торсыннар дип кенә тырышабыз. Менә минем алдамыенча әйткән сүзем. Эй бабайлар сезгә туры килгән саен шуннан куркучыларга ул сүзне аңлатып бирчегез. Мин сезне күрмәсәм дә җырактын җакын күңел белән кадер итәмен; сез лә минем сүземә ышанчыгыз, Ходай өчен малайларның укуына булышыгыз, үгетегез, сүзегез белән, карт кешеләрнең сүзләре бик кадерле, бик тыңнаулы буладыр.

Инде сау булып торыгыз. Ходай сезгә саулык бирсен, озак гомер бирсен.

29 ноябрь 1869 җыл

Ошма авылындагы Калина агайларга, Миконор агайларга, торган ар картларына, жәшләренә дә бик күп сәлам әйтәмен.

Сезнең Борисны быелга Мәскәүгә җибәрдек. Аннан бүтән сезгә җибәреп малайларны укыттырырлык кешебез табылмады. Алай булса әгәр сезнең малайлар укытасыгыз килә торган булса, җә Апазга Андрей катына итегез, җә безнең Казанга китерегез. Ар балаларын укытырга Алла җүн бирсә, арның үзләреннән кеше булдырырга кирәк. Чура прихотыннан бер ар кызы безнең Казандагы школга килде, укыр, җакшы укып белсә, киләсе җылны аны әллә балаларны укытырга да куярбыз, сездә дә шулай булсын. Әр халык үзе өчен үзе тырышсын, керәшен дә, ар да; инде чуаш белән чирмеш үзе школ салып, балаларны үзләре укыталар, укытучылар да үз араларыннан. Тик күрегез, арлар өчен иң баштан укыла торган кнәгә букварне арча тел белән язасы. Ни өчен дисәң. Кечеләр татарча җүнләп аңларга җитешә алмыйлар, үз теленчә булса бик аңнаулы булыр ийе. Ничек кенә булса да, безнең уебыз сезгә җакшыны кыларга бар; булдырсак булдырмасак, Ходайдан ул. Тик сез безне алдалыйлар дип уйлый күрмәгез, бездән качмагыз. Мин үткән кышны Калиналарга сәлам җазгалаштырдым, Калиналар Казанга килгән чакларында мин начарга керергә дә тиешле күрмәгәннәр. Бик җәл. Мин ару кешеләргә бик рат.

Апаздагы Спий бабайларга, Иван Чыбайларга да бар ни кем Апазда тора, картларга карчыкларга торган ару кешеләргә, олыларга да кечеләргә дә ирләргә дә, хатыннарга да, җегетләргә дә кызларга, барыгызга да миннән бик күп сәлам, Ходай сезне күп җылга сау сәламәт сакласын ийе. Җөз җәшәсеннәр, күп ашасыннар дип телимен сезгә.

Мыннан соң әйтер сүзем бу: Андрей Васильичны быелны да тагын сезгә җибәрдек. Аны сез җаратканнарыгызны ишеттек; инде дә сезнең күңелгә ошаттырып аның үзен җибәрәбез. Сез аны кастәрләп тотогыз гел былтыргыча.

15 сентябрь 1868 җыл

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим