Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Үрәсбаш авылына нигез салучы кешеләр кайсы илдән килгәннәр?

Борынгы әби-бабаларыбыз туган авылларының ничек килеп чыкканы турында кызыклы һәм мавыктыргыч легендалар беләләр. Танылган тарихчы Максим Глухов бу легендаларны туплап барган. Без сезгә Үрәсбаш авылының ничек барклыкка килгәне турында легенда тәкъдим итәбез

«Безнең бу җакка Әзәк иленнән килгәннәр. Өч төрле калык килгән: Апаз иленнән, Әзәк иленнән. Бер төрлесен белмим, чирмешләр дә булган диләр. Бер төрлесе калмык*. Инде бик күп җыллар аңа...

Әйләнә тирәдә урман булган, чаңгы белән эзләп тапканнар, диләр. Пыраваславный диндә без. Минем ирем Ибан гирман сугышында үлде. Биатам Тимапий, аның атасы – Җәвернә (Гариил) бабай, аннары Макар бабай, аннары Җәкәү (Яков) буламы инде. Үзем җитмеш сигез җәштә, эшлим әле. Әле менә Питрау җитте, суган утыйм. Әле кердемдәген суган утап, җал итеп утырам...

Безнең багытта өстә итәкле күлмәк ийе, камзул киядерийек. Элек камзул ийе. Татарда да, керәшендә дә камзул инде. Сукканыйек бит элеке. Билдә дә суккан алҗапкыч ыйе, өстә дә суккан күлмәк ийе. Аякта чабатайы».

Запись: Владимирова Домна Михайловна, 1883 г. рожд., д. Урясбаш Кукморского района Татарстана, 1961 г.

*Информатор явно ошибается: калмыков в крае никогда не было. Очеивдно, имеются в виду степняки – ногайцы.

Источник: “Судьба гвардейцев Сеюмбеки” М. Глухов-Ногайбек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев