Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Үри Чаллысы тарихы

Үри Чаллысы авылы борынгы Ногай юлы өстенә нигезләнеп, Чаллы төбәгенең көнбатыш, биләмәләрен тәшкил иткән

Авылга нигез салучылар географик яктан бик уңайлы урын сайлаганнар, чөнки көньяк-көнчыгыштан Чаллы Шомбыт елгасы ага, ә аңар Таулар, Түбән оч, Бохар чишмәләре килеп кушыла. Авылны елга өсте тигезлегеннән 10-20 метр биеклегендәге үрләр (валлар) әйләндереп алган. Авыл акчакалларының әйтүенчә, авылның “Үри” дип аталуы да, бәлки табигый үрләр белән бәйледер. Дөрес, авыл атамасына карата башкача фикер йөртүчеләр дә бар. Үри авылыннан сугыш һәм хезмәт ветераннары гордеев Иван Кузьмич һәм Зиновьев Николай Исакович авыл атамасына карата мондый аңлатма бирделәр: “Таулар авылы белән хәзерге Үри авылы арасында Шомбыт елгасының сул ягында атау бар. Шушы атауга каяндыр байгурә Үринә исемле хатын килеп йорт сала һәм хезмәтчеләр сәүдәчелек белән шөгыльләнә башлый. Үринә тирә-яктагы авыллардан тире, йон, бал, балавыз, йомырка җыеп, Казан шәһәрендә саткан. Вакыт узу белән бай хатынның хезмәтчеләре дә үзләренә йорт төзи башлыйлар. Ә бу инде Үринә хезмәтенә Үри дип аталган авылның төзелүе була”.

Үри авылының төзелү вакыты билгеле түгел, ә кулда булган тарихи документлардан – 1724 елгы халык санын алу мәгълүматларыннан күренгәнчә, Үри Чаллысында 108 керәшен яшәве билгеле. Бу сан авылдагы ясак түләргә тиешле булган ир-ат җенесләрен генә күрсәтә. 1887 елгы “Список населённых мест Казанской губернии с кратким описанием их” дигән тарихи чыганактан күренгәнчә, Үри Чаллысында 110 хуҗалыкта 565 кеше яшәгән. Шулардан 293е ирләр, ә 302се хатын-кызлар. Шул исәптән 7 хуҗалык рус милләтеннән булган. Авыл халкының һәм хуҗалыклар санының артуы күзәтелә. Бу һөнәрчелекнең, кәсәбчелекнең үсүе, базарларның ишәюе һәм читкә китеп эшләүчеләрнең күбәя баруы, патша хөкүмәтенең 1861-70 елларда үткәрелгән либерал реформалар нәтиҗәсе булып тора. 1887 елгы документка таянып шуны әйтеп була, авылдан 22 ир кеше һәм 6 хатын-кыз даими рәвештә читкә китеп эшләгәннәр. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек, бакчачылык яшелчәчелек, умартачылык, һөнәрчелек, сәүдәчелек белән шөгыльләнгән. Тарихи документларда Үри Чаллысы авылында җиде ир кешенең даими рәвештә тегүчелек белән шәгыльләнүләре күрсәтелә. Хезмәт ветераны, укытучы-пенсионер Мещерякова-Сорокина анастасия Лазаревна истәлекләрендә гаиләсе белән 25 төрле һөнәр башкаручы Сапожников Ефим дәдәй искә алына. Ул тегермән, тимерчелек тоткан, аларны эшләткән, игенчелек, терлекчелек, итекчелек, тегүчелек һәм сату эшләре белән шөгыльләнгән.

Рәсми дәүләт кәгазьләрендә Үри Чаллысында 1736 елда авыл янындагы биек тау өстенә һәм 1771 елда яңадан агачтан чиркәүләр салыну турында әйтелә. Авылда 10 ир-ат һәм 12 хатын-кыз руханилар яшәгән. Әлбәттә, чиркәүләр XIX йөздә дә төзелгәннәр һәм алар янында мәктәпләр дә ачылган. 1869 елны шундый мәктәпләрнең берсендә Алан-Полян авылында туган шагыйрь-поп Яков Емельянович Емельяновның балаларга дәрес бирүләре билгеле. Авылда соңгы чиркәү бинасы 1892 елны төзелә һәм барлык чиркәүләр кебек. Казаклар Чаллысы, Иванай, Алан-Полян, Бирдебәк-Чаллысында яшәүче керәшеннәргә хезмәт итә. Бу елларның истәлеге булып авыл читендәге елга “Поп елгасы” дип йөртелә.

Советлар чорында авыл халкы, совет хөкүмәте карарлары нигезендә, күмәк хуҗалык төзү эшенә тартыла. Үри Чаллысында яшәүче игенчеләр күмәк хуҗалыкка карата бердәм фикердә булмыйлар. 1929-30 елларда күмәк хуҗалыкка тугыз гаилә генә керә. Ләкин 1930 елның көзенә ул да таркала. 1931-34 елларда совет органнары тырышлыгы белән Үри авылы халкы “правда” исемендәге күмәк хуҗалыкка берләшә. Аның беренче рәисе булып Чистай ягыннан килгән 30 меңенче Морозов була. Аннан соңгы елларда күмәк хуҗалык рәисләре булып Анисимов Гаврил, Ефимов Макар, Крюков Никифор һәм Иванов Николай эшләгәннәр.

Озак еллар агроном вазыйфасын башкарган, сугыш һәм хезмәт ветераны Зиновьев николай Исакович күмәк хуҗалыкта иген уңышын күтәрү өчен һәм туфрак эррозиясеннән саклану йөзеннән Виноградов Сергей, Шлыков Иван Андреевич җитәкчелегендәге урман полосалары звеноларының күркәм хезмәтләрен мактап искә төшерә. Ветеран авылда су тегермәнең бетерелүенә дә бик борчыла, чөнки кул белән чаба торган печәнлекләр, шифалы үләннәргә төренгән болыннар юкка чыккан, алар урынына тирән чокырлар, ерганаклар хасил булган.

Бөек Ватан сугышы үрилеләр өчен дә кайгы-хәсрәтсез генә узмый. Ватан азатлыгын яклап 168 ир-егет армия сафларына алына. Шуларның 73е сугыш кырларында мәңгегә ятып калганнар. Исән кайтканнарның да күбесе сугышта алган яралардан вафат булалар. Хәзер аларның дүртесе генә исән. Шулай, вакыт кешеләргә генә түгел, авыл тормышында да үзгәрешләр алып килә. Бүгенге көндә борынгы Үри Чаллысы (Богородское авылы), күршесендәге биш авыл белән берлектә, “Победа” исемендәге күмәк хуҗалыкны тәшкил итәләр. Авылның үзендә 20 терлекче сыер фермасында хезмәт итсәләр, ә механизаторлар иген үстерү белән шөгыльләнәләр. Базар мөнәсәбәтләре шартларында гаиләсе белән бергә Малов Николай фермер хуҗалыгы оештырып, аның өстенлеген исбатларга тырыша.

К. Ахунов, Балык Бистәсе районы “Туганйлар”, 2003 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев