Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Ретро-фото: 1979-1980 елларда фольклор бәйрәмдә чыгыш

Бу фотода кемнәрне таныйсыз?

“Туганайлар” редакциясе архивында сакланган фотоларны карап, кайберләрен сайтка да чыгарырга булдык. Максат – ул фотоларның кайчан һәм кайсы якта, нәрсә уңаеннан төшерелгәнен ачыклау. Ул фотолардагы кешеләрнең исем-фамилияләре, язмышлары да кызыксындыра. Халык тарихы фотоларда да саклана бит.

Кыскасы, барыгызны да бергәләп фотолар карарга чакырабыз. Ул фотоларны күргәч, бәлки, үзегезнең истәлекләрегезне дә уртаклашырсыз...

Ә хәзер, әйдәгез, 1979-1980 елларда төшерелгән шушы фотога күз салыйк (аның датасы гына язылган, башка мәгълүмат юк). Сәхнәнең арткы планындагы язудан аңлашылганча, бу фольклор бәйрәмдә чыгыш ясаган вакытта төшереп алынган. Кайсы як керәшеннәре икәне билгесез. Ул чагында әле өсләрендә гади күлмәк, алъяпкычлары да төрле чигешле. Арада крестиклы һәм тамбур чигүлеләре дә бар.

Безнең белән элемтәгә 8917 250 97 95 номеры аша (Ватсап) хәбәргә чыга аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев