Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Һәр ыруның – үз билгесе

Нәсел кушаматларының һәм ыру билгеләренең барлыкка килүе борынгы заманнарга ук барып тоташа.

Һәр ыруның — бер тамгасы. Әгәр дә кеше ырудан аерылып чыга икән, шул тамгага бераз нинди дә булса үзгәреш кертеп куя. Элек авылдагы һәрбер хуҗалыкта нинди эш коралы бар, барысына да тамга салганнар. Әйтик, авылда кайда да булса сука, тырма яки сәнәк аунап ятса, карыйлар да, «ә, фәлән кешенеке икән», диләр. Каян беләләрме? Чөнки аның кырыенда тамгасы була. Беркем дә кеше әйберенә тими, «сәнәгең шунда ята», дип, хуҗасына әйтәләр, ул аны барып ала.

Элек җирне һәр хуҗалыкка бүлеп биргәннәр. Җир янында тамга да булган. Шул җир тамгасына карап, аның кемнеке икәнен кеше белеп торган. Урмандагы агачларны да, салынган тамгасына карап, «фәлән кешегә билгеләнгән агач» икәнен белгәннәр. Элек авыл җирендә һәр хуҗалыкта имән капкалар булган. Аны бизәкләп, шундый матур итеп эшләгәннәр. Ә капканың һәркемгә күренеп торган урынында хуҗаның тамгасын сырлап куйганнар.

Тамгаларның тарихы бик борынгы заманнарга тоташа. Орхон-Енисей истәлекләре, рун язмалары дигәнне ишеткәнегез бардыр. Тамгалар моннан меңмең ярым, ике мең еллар элек барлыкка килгән әнә шул рун язмалары белән бәйле. Төркиләрдә генә түгел, безнең күрше фин-угорларда да шундый ук тамгалар булган. Алар аны «пус» дип әйтәләр. Тамгаларның һәрбер халыкта үз атамасы бар. Элек тамгалар, татарларда да, руслар да да булган, әмма иң озак сакланганы — керәшеннәрдә. Моның үз сәбәбе бар. Безнең керәшеннәр — бик консерватив халык.

Тамга, үзенә күрә, исәп-хисап өчен дә кирәк булган. Элек көтүче таягының бер ягында сыеры, кәҗә-сарыгы булган һәрбер кешенең тамгасы уелган. Ә таякның икенче ягында, тамга турысында, түләгәнлеккә билге куелган. Көтүче, шул таякка карап, терлекләрне көткән өчен кемнең түләгәнен, кемнең түләмәгәнен исәпләп барган. Көтүче таягы аның үзенчәлекле бухгалтериясе булган.

Хәзерге вакытта без Питрау җыеннарында, матур итеп, ыру тамгалары кулланабыз. Бу керәшеннәргә генә хас түгел, ул башкортларда һәм, шулай ук, Кавказ халыклары булган балкарлар, карачайларда да күзәтелә. Төрле җыеннарда гына түгел, хәтта, туйларда да әләм тотып, кияү тамгасы белән чыгалар. Кыз ягы да, матур итеп, үзләренең тамгалы әләмен тотып чыга. Нугайларның да үз тамгалары бар. Алар агачтанмы, сөяктәнме — үз ыру тамгасын ясап, фольклор бәйрәмнәрендә медальон итеп тагып куялар. «Мин — фәлән ыру вәкиле», — дип, шундый тамгалы бер билге белән йөрү дә үзеңнең тамырларыңны ныгыту дигән сүз.

Үзебезнең тамгаларны удмурт, татар, башкортныкы белән чагыштырып, уртаклыклары һәм аерымлыклары турында фикер йөртеп була. Бу — бик кыйммәтле тарихи материал. Керәшеннәр дә, башкалар кебек үк, күп компонентлы, анда кем генә юк. Шул ук вакытта, төрлелек булса да, безнең көйләребез дә, киемнәребез дә охшаш. Аларны сакларга, саклау гына түгел, кулланырга кирәк. Ул традицияләр безне тәрбия ли. Ничек итепме? Үз халкыңны, телеңне, хәтта үз-үзеңне яратырга өйрәтәләр. Ә инде син үзеңне яратсаң, халкыңны яратсаң, илеңне дә яратачаксың, ә илне ярату — югары нокта, дип уйлыйм.

Геннадий МАКАРОВ, сәнгать фәннәре кандидаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев