Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Питрәч керәшеннәре турында кызыклы фактлар

Питрәч керәшеннәренең мәдәнияте башка төркемнәр мәдәнияте белән аваздаш булса да, сөйләм телендә, өс киемнәрендә һәм җыруларында үзләренә генә хас булган үзенчәлекләре очрый

Казан артында төпләнеп яшәүче Мишә буе керәшеннәре төркеменең зур бер өлешен тәшкил итәләр. Этнографлар Мишә буе керәшеннәрен иң борынгы дип саный. Питрәч керәшеннәренең мәдәнияте башка төркемнәр мәдәнияте белән аваздаш булса да, сөйләм телендә, өс киемнәрендә һәм җыруларында үзләренә генә хас булган үзенчәлекләре очрый.

Безнең максат – бу үзенчәлекләрне барлау һәм киң катлам җәмәгатьчелекне Питрәч керәшеннәре мәдәнияте белән таныштыру.

Питрәч районында 10 керәшен авыл бар

Кибәч авылы – 326 кеше яши, мәктәп эшли. Кибәчнең горурлыгы – “Беләзек” керәшен фольклор коллективы. Кибәч авылы ил күләмендә данлыклы көрәшчеләр биргән авыл. СССР чемпионы булган Иван Баширов, күп тапкырлар батыр исеме алган Александр Золинны әйтеп узарга була.

Янсуар авыл җирлеге (Янсуар, Нырсуар, Талкыш, Райково (Никкилдем) – 264 кеше яши, “Мишә” фольклор ансамбле эшли. Янсуар авылы – шагыйрә, тәрҗемәче Луиза Янсуар (Шарова)ның туган җире.

Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге (Керәшен Сәрдәсе, Көлкәмәр, Иксуар) – 440 кеше яши, мәктәп, мәдәният йорты эшли. Керәшен Сәрдәсе авылында бик бай фондлы туган якны өйрәнү музее һәм керәшен телендә службалар алып барыла торган приход та эшләп тора. Әлеге авыл җирлегендә 3 үзешчән коллектив оештырылган: “Чулпы”, “Сәяр” һәм “Елмай” фольклор коллективлары. “Чулпы” һәм “Сәяр” халык ансамбле исемен йөртәләр.

Кәвәл авылы – 227 кеше яши, авыл клубында халык традицияләренә бик җаваплы караучы “Асыл тәңкә” фольклор ансамбле эшли.

Әлбәден авылы – 60 кеше яши. Брест крепостен ахыргача саклаган, сугышта батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы герое асыл карендәшебез Петр Гавриловның туган авылы.

Авылда данлыклы батырның тормышын, керәшен көнкүрешен чагылдырган Петр Гаврилов музее эшләп тора.

Фото: Наиля Зиганшина

Культурный центр имени Якова Емельянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев