Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Питрау җыены турында этнографик язма

Питрауның җолалары, сынаулары, юраулары, ышанулары

Урының кайсы рәттә?

Питрау 12 июльдә башлана һәм атна буе дәвам итә. Питрау көне – аеруча хөрмәт ителә торган Петр һәм Павел апостолларга аталып уздырылган чиркәү бәйрәме, әмма ул, исеме чиркәү белән бәйле булса да, күбрәк туганнар җыелыша торган авыл бәйрәме булып исәпләнә. Моны тарих та исбатлый.

Элекке заманнарда керәшен ырулары, туган-тумачалары, фин-угор, төрки халыклар кебек үк берләшеп, авылларда ил булып яшәгәннәр. Ел саен бер тапкыр, гадәттә җәй көннәрендә, җыен уздырганнар. Анда ел тәүлегендә узган эшләргә бәя бирелгән, киләчәккә яшәү планнары корылган. Борын заманнардан ук җыеннарда ыру-кабиләләрдәге уналты яшькә җиткән барлык ир-атлар катнашкан. Билгеләнгән көнне катнашучылар, илнең җыен үткәрү табагына җыелып килгәннәр һәм түгәрәк ясап утырышканнар. Илнең иң дәрәҗәле агасы, Тәңрегә теләкләрен әйтеп, җыенны башлап җибәргән. Беренче түгәрәктәге агайлар – абруйлы кешеләр – аякларын бөкләп, иркенләп утырган. Икенчесендә хуҗалыкларын сүз көче белән алып барган ирләр утырган, яисә тезләнеп торган. Өченче әйләнәдә күпчелек яшьләр, балалар, ярлылар һәм еш кына хатын-кызлар басып торганнар.

Мондый өч катлы түгәрәктә ил кешеләрен күрергә һәм ишетергә җайлырак булган. Ил тормышы турында сөйләшү, гадәттә, беренче әйләнәдә утыручылар арасында барган. Икенчедәгеләр тик кайбер вакыт төзәтмәләр һәм өстәмәләр керткәннәр. Өченчедәгеләре шыпырт кына тыңлап торганнар.

Җыеннарда ил тормышына кагылган барлык проблемалар, алдагы планнар турында фикер алышып, карар чыгарганнар. Шуннан җырчы-думбырачылар, гөсләчеләр элеккеге батырлар, данлыклы ата-бабалар турында үткән тарихка кагылышлы риваятьләр, тарихи җырулар башкарган.

 

Тустаган кемгә – җыру шуңа

Аннан соң алдан ук сөйләшеп куелган буенча, һәрбер ыру үз туганнарын, үзаралый чиратлап, рәт буенча өйдән өйгә кунак итеп йөртеш булган. Һәрбер өй хуҗасы ырудашларын хөрмәтләп мул табын әзерләгән, сыра, әчеткән умарта балы белән сыйлаган. Сый өстәлендә бер генә тустаган кулланганнар. Өй хуҗасы алдан ук һәрбер туганына үзенең мөнәсәбәтен белдергән җыр әзерләгән, тустаганны туганына җырлап биргән, туганы да җыр белән җавап биргән һәм эчеп куйган. Шуннан җыр алышу һәм тустаган күршесенә күчкән. Бу борынгы сый йоласы керәшеннәрдә хәзергә кадәр онытылмаган. Мәсәлән, күп кенә төбәкләрдә керәшеннәр кунак мәҗлесен һаман да «җыен» диләр.

Җыен пурмысы

Борынгы дәвердә җыеннар һәм туган-ырулык мөнәсәбәтләре көчле булган. Ырулар бергә җир биләгәннәр, бергә ауга йөргәннәр һәм хуҗалыклары да уртак булган. Җыен уздыру тәртибе Идел-Кама якларында ата-бабаларның ыру берләшмәләре белән килгән.

Үткән заманнардагы җыеннарның чагыштырмача тулы йолалары барлык керәшеннәрдә дә яхшы сакланган. Аларда патриархаль тормыш белән бәйле шактый күп йола, гореф-гадәтләр катламының эзләре бар. Һәрбер җыен территориясенең үзенә аерым билгеләнгән, шулай ук «җыен» дип аталган бәйрәм көне булган. Ул һәрвакытта да җәй көне уздырылган. Җыен бәйрәменең функцияләре күп булган. Беренчедән, ул – һәрбер ыру-нәселнең, туган-тумачаларның очрашып күрешү көне.  Бу бәйрәмдә олы яшьтәгеләр табын әзерләп рәт йөргәннәр. Яшьләр исә түгәрәк уеннарда уйнап, өйләнешер өчен үзләренә пар сайлаган.

Христианлык кабул иткәч керәшеннәр элеккеге җыен йолаларын һәм авылның престол бәйрәмнәрен, мәсәлән Питрау, яисә Торыйсын, Элҗен, Пыкрау көннәрен җыен белән берләштереп үткәрә башлаганнар, әмма бу яңа бәйрәм нәкъ элеккеге җыен вазифаларын да уңышлы итеп үтәгән.

 

Җола тәкәсе белән саташкан күке

Халык Питрау бәйрәмен җәй көненең чиге дип билгеләп хушлашкан. Аны печән өсте, урак өсте, көз башы дип каршылаган. Питрау җыенына туган-тумачалар, барлык ырулар бергә җыелган. Йола буенча, Питрау уразасын тәмамлап, авыз ачканнар. Аның өчен Питрау тәкәсе суйганнар, бер-берсенә рәт йөрешкәннәр, сый-хөрмәт күрсәткәннәр.

Питрау бик күңелле үткән. Махсус пешерелгән йола ризыкларыннан дурычмак саналган. Күке Питрау көнендә дурычмак белән тыгылган, диләр. Шуңа күрә, Питраудан соң саташып кычкыра башлаган. Дурычмакны мичтән чыгарганда, яшьләргә, кунак кызларына «Күке» исемле шаян такмаклар җырлап чыгарганнар.

Тагын да бер матур йола булган. Яңа кияүгә чыккан кыз һәм кияү Питрауга кыз ягына кунакка килә торган булган. Гадәт буенча, атасы, яңа гаиләдә печән чабуда катнашыр өчен, кызына атап, Питрау көнендә яңа сәнәк һәм тырма ясап бүләк иткән. Шуннан биешкәннәр, җырлашканнар.

 

Нәҗагай

Яшьләр өчен Питрау бәйрәменең үзәге түгәрәк уенында булган. Питрауда яшьләр өйләнешергә сүз куешкан. Пыкрауга инде туйга әзерләнә башлаганнар. Яшьләр төн буе түгәрәк уенда уйнаган, таң атканда «кояш сакларга» барганнар, кояшның төрле төсләргә кереп «уйнаганын» караганнар. Халык ышануы буенча, күктә матур, төрле төстәге каурыйлы Нәҗагай исемле кошлар очып йөри башлаган, диләр. Чынлап та, питраудан башлап, төнлә кояш нурлары балкып китеп уйный башлаган.  Аны халыкта «нәҗагай» яисә «аҗаган», «аҗдаган» да диләр. Шулай итеп, Питрау көненә  күк йөзе үзенең сөенечләрен җибәрә, имеш. Борынгы риваятьләр буенча, төнге кинәт яктырып китүләрне Нәҗагай исемле кошларның төрле төстәге курыйлары яктырып китә, дип белгәннәр һәм ашлыклар өлгерүгә оңгай килә, дип ышанганнар.

Керәшеннәрнең ышанулары буенча, изге Питер 12 июльдән соң яфракларга төкергән. Алар шуннан соң саргаеп кибә башлый. Шуңа күрә Питраудан соң шифалы үлән һәм үсемлекләр сабагын җыюдан туктый һәм  үлән тамырлары сихәт җыя башлый, диләр.

 

Славут әйтәм, тыңлагыз!

Көндезен балалар һәм үсмерләр өйдән өйгә славут әйтеп йөргәннәр. Славут ул халык иҗатының бер шигъри жанры, аны балалар күмәкләп такмак итеп көйләп башкарган. Славут әйткән өчен балаларны баллы камыр ризыклары белән сыйлаганнар. Славут такмакларын аерым кешеләр үзләре дә чыгарган. Хәзерге заманда чыккан славутның бер текстын китерәбез:

 

Сез, хуҗалар, торыгыз да тәрәз ачып карагыз;

Славутчылар килгән сезгә, славутларын тыңнагыз.

 

Күктә уйный нәҗагайлар,  пәриштәләр очалар.

Изге Питер чирүләре кичке күктән баралар;

 

Изге Питерне җырлыйбыз, апостыл дип данныйбыз.

Изге Павалны җырлыйбыз, апостыл дип данныйбыз.

 

Иманга терәк булганнар чиркәүгә җан атканнар,

Ходай сүзен өндәгәннәр күп азапка түзгәннәр.

 

Көтүчеләрнең бәйрәме Питер-Павал көнедер,

Балыкчыларның бәйрәме Питер-Павал көнедер.

 

Питер-Павал бәйрәмендә саулык телик әркемгә.

Ходайның нуры балкысын, җакты сипсен дөнҗәгә.

 

Питрау озату

Питрау көннәрендә уздырылган бу зур бәйрәм вакытында кичкә таба иң матур күлмәкләрен киеп, тәңкәле бизәкләрен тагып кызлар уен табагына җыелган, алар янына егетләр дә килгән. Түгәрәк уенны танылган оста җыручылар башлаган. Түгәрәк уенның үзенә хас аерым көе һәм аяк хәрәкәтләре булган.

Питрау уеныннан кайтканда, кызлар кырдан унике төрле чәчәк җыеп кайткан һәм кайткач, ырым буенча, шул чәчәкләрне мендәр астына салып: «Унике кырдан унике төрле чәчәк, унике җегет! Миңа язганы, төшемдә күренсен», – дип әйткәннәр һәм иртә белән күргән төшләрен юраганнар.

Питрау атнасы узгач кичке түгәрәк уеннар үткәрү дә тыелган. Тик печән чабу вакытында, урак уру вакытында яшьләр барыбер эш арасында, эш вакытында махсус йола җырлары башкарганнар, күтәренке күңел белән яшәгәннәр.

 

Геннадий Макаров,

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев