Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Пидәрдәге ыру исемнәре

"Керәшен тарихын өйрәнүне авылдагы тамга билгеләреннән, кушаматларны барлаудан башларга кирәк. Авылымдагы кушаматларны өйрәнгәннән соң, безнең тамырларыбыз бик борынгы катламнарга барып тоташканын аңладым", - дип яза Зәй районының Федоровка авылыннан энтузиаст эзләнүче Василий Васильев

Ананый (ананьи) ыруы
Авылыбызда Ананый Марҗасы, Ананый Супиясы, Ананый Үрие һәм башкалар бар. Ананыйлар ыруы Сарсаз-Багражда да яши. Урта Идел буйларында ике нәсел, ыру-тамыр - скифларның бабалары белән андронов сарматларның кушылуыннан килеп чыккан ыру дип фараз итеп була. Сарматларның борынгы тарихы безнең эрага кадәр 17 нче гасырдан башланып китә. Андронов культурасы үрнәкләре Көньяк Урал белән Енисей аралыгында таралса да, аларны Самара өлкәсендә дә очратырга була. Сармат ырулары Урта Урал белән Агыйдел бассейны аралыгында яшәгәннәр. Борынгы греклар, шулай ук Геродот та, сарматлар амазонкаларга өйләнүдән туган нәсел, дип санала. Амазонкалар грек һәм рим язма чыганаклары буенча билгеле. Башка язма чыганаклар буенча да амазонкалар яшәгән урын дип Кама бассейны күрсәтелә. Фра Мауро картасында Амазония Гиперборея тауларыннан ерак түгел Кама буенда бирелә. Гиперборея таулары дип, биеклеге 3000 метрга җиткән боз тауларын атаганнар. Бозы эрегәч, бу таулар юкка чыга. Венеция картографы Фра Мауроның 1459 нчы елда төзегән картасында Вятканың Камага койган урыны Амазония итеп бирелә. Бу, якынча, хәзерге Каракулино авылы яны булырга тиеш.
Ананьиларны удмурт, мари, өлешчә мордва халыкларының борынгы бабалары дип таныйлар. Күбесенчә, су, урман буйларында яшәгән су-урман кешеләре, суга табынучылар.
Ананьилар ыруы, угыр нәселләре белән кушылып, 500 еллык яшәү тарихында, әкренләп, көнчыгышка күченә. Идел һәм Зөя елгасы буйларыннан Урта һәм Түбән Кама бассейнына кадәр килеп җитә.
Өченче ревизия вакытында Усак Басты авылында 1761-1767нче елларда 9 ир-ат, дүртенче ревизиядә - 1784-1795 нче елларда 18 ир-ат теркәлгән. Бу авылның русча исеме Осиновка булуын истә тотыйк. Алар, Пидәр-Иванаевога күченеп, Мин-әй культурасын Осинск культурасы белән баетканнар. Пидәр авылында үлгән кешене сүндәрәләп, баш очына савыт белән су куеп күмү йоласы мари, удмурт, өлешчә мордва керәшеннәреннән кергән. Аларның табыну культы, алда әйтелгәнчә, су булган. Ананый ыруы әнә шундый борынгы тарихка ия.
Паскартлар (Пыскыйлар) ыруы
Авылыбызда карчыгы Машук әби белән Паскый Питере дигән кушаматлы кеше бар иде. Бабайлар аны Паскый дип түгел, элеккечә итеп, Паскарт Питере дип йөрттеләр. Паскарт кушаматы шулай ук бик борынгы заманнан килә.
Урта гасыр тарихчыларының һәм сәяхәтчеләренең язмаларын өйрәнгән галим А.Х.Халиков "Татарский народ и его предки" китабында "Magna Hungaria" (Великая Венгрия) дәүләтенең Кама аръягында, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында, Агыйдел, Ык, Зәй, Чишмә үзәнлекләре белән кискәләнгән җирендә урнашканлыгын күрсәтә.
Галим Р. Г. Кузеев үзенең хезмәтләрендә ("Merra Bascart eb esu Magna Hungaria") посол Гильома Рубрухның монголлар ставкасына килгәндәге юлъязмаларына таянуын әйтә. Гильома Рубрух: "Иделдән 12 көнлек юлдан соң төньяктан агучы Лик дип аталган зур елга буена - паскатирлар җиренә килеп җиттек. Көнбатыштан аларның җире Бөек Булгар иле белән чиктәш. Авыллары да, калалары да булмаган паскатирларның телләре - венгр теле. Алар - сарык асраучы күчмә халык", дип язып калдыра.
Энциклопедиядә 13-15 нче гасырларда Magna Hungaria дәүләтендә яшәгән утка табынучы угыр-башкорт несториан христианнар, кайбер чыганакларда басурман мусульманнар турында әйтелә.
Максим Глухов "Казанский ретролексион" дигән хезмәтендә: "Паскарт (Баскарт) - археологик эзләнүләр күрсәткәнчә, 13-15 нче гасырларда Көнбатыш Урал буйларында күчмә угорлар калдырган Чияле культурасына караган памятниклары белән билгеле ил", - дип яза.
Башкорт этнографы профессор Р. Г. Кузеев: "Венгрлар Түбән Камада якынча 1236 нчы елга кадәр, ягъни монгол басып алучылары куып чыгарганчыга кадәр яшәгәннәр", - дип яза. Безнең Пидәр тирәләренә дә шул чорларда килеп урнашканнар, күрәсең.
Тарихчы этнограф, Казан, Уфа, Оренбург экспедицияләрендә катнашкан Николай Рычков фикере буенча, паскарт ул - Көнбатыш Уралда Бөек Венгриядә яшәүче фин-угор халыкларына караган башкорт-киршин ыруы. Икенче төрле әйтсәк, башкорт керәшеннәре.
Йевейләр ыруы
Пидәрдә Йевей Зинасы, Йевей Бәчелие нәселе бар. Кытай географы Мо-Мао-цзай язып калдырган хезмәтләрне Ж. Бако дигән галим инглиз теленә күчерә. Аларны исә Дж. Колосон дигән галим эшкәртеп, 1957 нче елда яңа хезмәт бастыра. Әлеге хезмәттә 8 нче гасырда Идел буенда яшәгән халыклар хун нәселләре дип күрсәтелә. Алар арасында Хо-дея, хо-цзе (хазарлар), Бо-ху (барсиллар), Пи-цзень (печенеглар), Суба (сабирлар), Готи (готлар), йевей нәселләре бар. Тибет чыганаклары буенча хунь дип финнәрне атыйлар. Димәк, Йевейлар да фин-угор нәселе булып чыга.
Куныйлар ыруы (куннар)
Максим Глухов үзенең энциклопедиясендә (Историко-краеведческая энциклопедия) куннарны половцы дип күрсәтә. Шунда ук половцыларның шул ук команнар, куманнар, кубаннар икәнен яза.
Куннар Европа һәм Азиянең киң далаларында тормыш иткәннәр. Печенеглардан соң, Төньяк Кавказга, Кара диңгез буйларына барып чыгалар. Бродниклар (Хазар нәселләре) һәм Алтын Урда ногайлары белән казаклар килеп чыгуның башында торалар. 11-12 нче гасырларда көньяк рус князлекләре белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә, христианлыкны алалар. Татар-монгол яулары вакытында күпмедер өлеше Венгриягә күчә. Алар анда куннар буларак билгеле. Кайберләре инде 11 нче гасырда король Владислав вакытында ук күчеп китә. Хәзер дә Иске Австрия-Венгриянең төп халкы - куман нәселеннән - куннардан тора. Культура үзәге - Ким-Кун каласы. Диннәре - христиан дине. Куннарның күп өлеше, басып алучыларга буйсынып, Кара диңгез буендагы ногайлар белән кушыла. 14 нче гасырның икенче яртысында Туктамыш хан идарә иткәндә, Алтын Урданың Болгар Улусына күчерелеп, Казан ногайлары составына кертелә.
Курвалар ыруы
Безнең Пидәр авылында берәрсенә ачулары килсә, Ах син курва, дип әйтәләр иде. Каян килеп чыккан мондый сүз? Элек безнең якларда зур булмаган авыллар бик күп булган. Хәзерге Иске Бусеряк (удмурт керәшеннәре авылы) авылы белән янәшә, хәзерге Яңа Спас тирәсендә Курва, шунда ук Иске Сәвәләй дигән авыллар урнашкан. Аларның табыну культы - тавык - курья, курва булган. Аларны икенче төрле, куретлар дип тә йөрткәннәр. Югары Баграждан Пидәргә килен булып төшкәч, яшь киленнең түшен, удмурт керәшеннәре йоласы буенча, тавык белән тырнатканнар. Ялкау булмасын, җирдә гел тавык сыман тырманып яшәсен, семьясын җирдә эшләп туйдырсын, янәсе. Курет, курва, бессермен - удмурт керәшеннәре бу якларга гуннар белән килеп чыкканнар. Безнең эрага кадәр беренче гасырда, безнең эраның беренче гасырында гуннар белән куретлар бергәләп басып алу сугышлары алып баралар. Урта Азиядән көнбатышка, Европа уртасына кадәр, аннан Переней ярымутравына кадәр барып җитәләр. Төрле урыннарда ябышып калган атамалар алар узган юлны күрсәтә. Енисей елгасының кушылдыгы - Курейка инеше, Курск шәһәре, Карелиядә Курья инеше, Кавказда, Испаниянең Переней ярымутравында да бу атама булган урыннар очрый. Яңа Бусеряк - Новоспасскида удмурт керәшеннәре яшәгән урам Курский ряд дип атала.
Муганнар ыруы
Муган (мукан, мокан) Праскые бар иде. Баткак авылына кияүгә чыккач Баткак Праскые дип йөртә башладылар үзен. Ул минем әбием иде. Багряч - муханнар ыруыннан булган хан. Көньяк Сөн дәүләтен табагачлар басып алгач, Мугань хан үтерелә. Исән калган халык Гоби чүле аша төньякка - Алтайга китә. "Монда килгән халык - сөн варислары. Алар Алтайның көньягында терлекчелек һәм тимерчелек белән шөгыльләнеп яшәүче төрки кабиләләре белән кушыла", - дип яза Л. Н. Гумилев.
Иванаево (Федоровка) авылы керәшеннәре җырларында "Кояшлар да чыга ай Мартуннан Мартун таукайлары артыннан", - дип җырлана икән, бу - Азәрбайҗандагы тауларны искә алып сагыну дигән сүз (элек яшәгән җирләрен). Хәзер дә Мартун шәһәре бар. Грек географы Страбон каспий кабиләләренең Кавказ Албаниясенә, ягъни хәзерге Азәрбайҗанга караганлыгын яза.
Каспий диңгезенең атамалары төрле халыкларда төрлечә йөртелә. Болгар диңгезе, Албан диңгезе (албаннар), Авар диңгезе (аварлар), Төрекмән диңгезе, Хвалын диңгезе (руслар), Козгын диңгезе (төрекләр), Ефәк диңгезе, Мукан диңгезе (үтерелгән Мукан хан хөрмәтенә). Азәрбайҗанда Муган каласы да булган. Муганнар - шул тирәдә яшәгән кабиләләр. Бу сүз Муган даласы дигән топонимда да сакланган. Мукшылар ыруы
Пидәр авылыннан Ирнягә барганда, "Бабайлар атавы"н үтәргә кирәк. Икенче редуктның (саклану чокыры) сул ягында Усак Басты дигән мукшы авылының урыны кала. Язын үлән чыкканчы, бу урында чүлмәк, кирпеч ватыклары чәчелеп ятканы күренә.
Усак Басты авылының исеменә килгәндә исә, ул шулай ук бик борынгыдан килә. Әле кул пычкысы да булмаган заманда, берәү урманга барып, йөзьяшәр усак аудара. Икенче усак беренчесенә сөялә, өченчесе икенчесенә. Шул рәвешле, бишенче агачны да аударыйм, дигәндә, бер-берсенә өелгән агачлар, ишелеп китеп, бу кеше агач астында кала. Аның нәселе кешеләре соңыннан бу урынга авыл салалар.
Авылның барлыкка килү чоры турында ике төрле фикер яши: берәүләр аны монгол-татар яулары чоры белән, икенчеләре Кама аръягы линиясе төзелгән вакыт белән бәйли. Фин-угор халыкларыннан мукшылар килеп утырган (аларның табыну Алласы - Мокошь, исеме шуңа бәйле). Мордва керәшеннәре турында В. Д. Демин "Крушение русской империи" китабында болай яза: "Народ мордва ранее принадлежал семито-сарматам. В 1 тысячелетие по современному летоисчеслению, во время семито-сарматского нашествия этот народ пришел с юга в междуречье Дона и Оки, где и остался. Долгое время сохранил свою самобытность. Никон во время выбора вероисповедания встал на сторону семитской - греко-византийской церкви".
Гүбәннәр ыруы
Авылыбыздан ерак түгел урман эчендә "Иске Үзәк" дип аталган чокыр бар. Элегрәк чорда ул төштән чишмә агып яткан (хәзер инде ул чишмә юк). Менә шул чишмәдән әз генә өстәрәк берничә өйле генә Гүбән авылы булган. Икенче Кама аръягы линиясе төзелгәч, мари, чуаш, удмуртларны Сенат указы нигезендә бу урыннардан күчереп утырталар. Авыл картлары безнең авылны да әнә шул "Иске Үзәк"тән күчкән, диләр иде. Ул башта Иванаево, аннары, хәзергечә, Федоровка булып китә. Халык телендә Пидәр дип сакланган атама да элекке авыл исеме, күрәсең, чөнки Ышна чокыры янында ул исемне саклаган топонимнар бар.
Галим Ә. Булатов әйтүенчә, кыпчакларның варислары булган нугайларны мордва-ирзялар кубан - губан, губин, ягъни коман дип атаганнар. Галим М. Зәкиев команнарны Урта Идел буйларына болгарларга кадәр үк килеп утырганнар, дип күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев