Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Нәсел тамгаларыбызны белергә кирәк

Төрле елларда җыелган тамга үрнәкләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез

Безнең тарафтан җыелган тамга материалларының үзенчәлеге бар. Аларның күпчелек өлеше керәшен зиратларында җыелды. Мондый эшкә хәзер дә мөмкинлекләр бар, чөнки элек, ягъни 50-60 нчы елларга кадәрле куелган һәр качта пәке белән нәсел тамгасы куелган. Әмма безнең язмаларда ул тамгаларның махсус атамалары, мәсәлән, бөгалҗе, киләп агачы, казаяк, түтәл, өч борма h. б. кебекләре теркәлә алмады диярлек. Шуңа күрә тамга хуҗаларының исем-фамилияләре, нәсел кушаматлары күбесе теркәлмичә калды. Тамгаларның тик бер өлеше генә олырак яшьтәге кешеләрнең хәтере буенча язылып алынды. Телгә алынган кимчелекләр, әлбәттә, тәкъдим ителгән язмаларның кыйммәтлеген җуймый һәм алар тора-бара уникаль бер тарихи документлар дәрәҗәсен алыр.

Түбәндәге материаллар укучыларыбызга үзләренең нәсел тамгаларын табарга булышса яисә аларны табар өчен эзләү дәрте кабындырса, без бик шат булыр идек. Сезнең булышлыгыгыз белән, бәлки, әлеге мәгълүматларны тулыландырып та булыр иде, чөнки берәү генә яисә берничә кеше генә мондый җентекле эшне эшләрлек түгел бит. Әлегә кадәр алар зиратларда да бар, а бик тырышып эзләнсәң, сорашсаң, тамгаларны белүче авыл картларын да табып буладыр. Мондый эш мәктәпләрдәге тарих дәресләре өчен бигрәк тә кирәкле һәм саваплы булыр иде. Алдагы көндә исә барлык керәшен авылларының да ыру-нәсел һәм тамга карталарын төзергә мөмкинлек туар, дигән өмет бар.

Геннадий Макаров, фото автора

“Керәшен сүзе” гәҗитеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев