Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Нагайбәкләрнең дине турында

Оренбург краен өйрәнүче тарихчы Н.И.Рычков әйтүенчә, нагайбәкләр православие динен 1552 елдан соң, Иван Грозный Казан ханлыгын яулагач кабул итәләр

Кайбер галимнәр аларны Болгар ханлыгы вакытында ук христиан динен алганнар, дип раслый.

Нагайбәк крепосте төзелеп, 10 ел үткәннән соң, 1746 елда биредә Изге Троица чиркәве төзелә, 1758 елда Казан епархиясе башлыгы Гавриил Кременицкий анда килеп, приход эшләрен тәртиптә тотарга һәм гыйбадәт кылуларны нагайбәкләрнең туган телләрендә алып барырга чакыра, чөнки алар күбесе русча аңламый торган була. 1852 елда ук инде Арсида, ә 1858 елда Куликовода чиркәүләр ачыла. Ә 1859 елны Оренбург епархиясе оештырылгач, чиркәүләр төзү эше шактый киңәя.

1861-1882 елларда Остроленкада поход чиркәве эшләп килә. 1882 елның 18 январенда биредә агачтан төзелгән храмны изгеләндерү була. Поход чиркәве Фершампенуазга күчерелеп, анда өч елга якын эшли. Һәм 1885 елда биредә дә агачтан төзелгән чиркәү ачыла. Парижда 1888 елда агач Косьмодемиан чиркәве, Требийда 1893 елда Казанның Изге Ана исемендәге чиркәве эшли башлый.

Совет власте елларында барлык чиркәүләр дә ябыла. Аларның биналары клуб, амбар, склад, мастерской һәм башкалар итеп кулланылалар, соңрак күбесе сүтелә.

"Нагайбәкләр тарихыннан", "Туганайлар", 14 октябрь, 2004 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев