Туганайлар

Нагайбәкләрнең аш бирү җоласы

21 ноябрьне керәшеннәр Микайлу дип йөртәләр. Чиркәү бу көнне пәрештәләр башлыгы Архангел Михаилны искә ала. Ә менә Чиләбе өлкәсендә яшәүче карендәшләребез — нагайбәкләр аны “аш бирү” көне дип тә йөртәләр

Мәндәнең соңгы туе

Архангел Михаилга гына түгел, чиркәү җоласына да бәйле булмаган “аш бирү” турында Чибәркүл районының Папау түтиләре Евдокия Уряшева (1929 елгы), Полина Уряшева (1938), Мария Бигашева (1929) Нагайбәк районының Фершампенуаз авылыннан Анна Маметьева (1928) бик җентекләп сөйләделәр. Чибәркүл белән Нагайбәк арасы 300 чакрым тирәсе булып, элгәре бик еш аралашмасалар да, аш бирү җоласы ике якта да бертөрле дияргә була, шуңа күрә түтиләр сөйләгәнне үзем аңлаганча, үз сүзләрем белән укучыларыбызга да җиткерәсем килә.

Нагайбәкләрдә дә тугызын, кырыгын, елын уздырып, бу дөньядан күчкән мәндәне искә алалар – үле ашы уздыралар. Ә инде өч елдан соң аш бирү була. Күпләр аны мәндәнең соңгы туе дип атый, чөнки, сөйләүләре буенча, аш биргәннән соң алга таба зурлап искә алынмый. Хәленнән килгән һәркем үзенең бу дөньядан күчкән әти-әнисенә, якын туганнарына атап аш бирергә тиеш.

Аш бирү җоласы туган-тумача арасында алдан сөйләшенеп башлана. Иң элек, атап чалынасы сыерны, тананы яисә сарыкны тәрбияләп симертәләр. Чалынасы мал төзек санлы булырга тиеш, гарипләнгән, тамгаланган арык мал ярамый. Ни өчендер, үгезне дә яратмыйлар. Сөй-
ләүләре буенча, соңгы елларда тана һәм сыер чалалар икән.

Үз тәртибе бар

Чалучы кеше, ит тураучы, ишегалдындагы зур казаннарда ит пешерүче — барысы да алдан билгеләнә, алар, гадәттә, ир-атлар була. Аш бирү бары тик Микайлу көнне генә уза һәм аш бирәсе йортның капкасын иртүк ачып куялар. Чалынасы сыерның башын юып, ак бистәр белән мөгезләреннән бәйләп, алдан билгеләнгән урынга алып киләләр. Иманнар әйтеп, башын кояш чыгышына каратып, малны чалалар. Чалучыга бистәр бүләк ителә. Туналган итне балтасыз, бары пычаклар белән генә турап, сул ягын, ягъни сул як жанбашын кисәге белән зур казанга салалар. Аның янына чалынган сыерның һәр саныннан да берәр кисәк ит, үпкә-бавыр салына. Атап чалынган сыер ите янына якын туган-тумача кош-корт та суеп китерә икән. Күзикмәк, пироглар алдан пешерелә, ә аш биргән көнне иртүк таба исе чыгаралар – коймак пешерәләр.

Керәшеннәрдә эре мал суйгач, канын алып тәбә пешерү гадәте бар, әмма бу очракта корманнык малының канын алырга ярамый икән. Ырымы шул. Ит ишегалдында зур казаннарда пешә. Хатын-кызлар өй эчендә өстәлләр көйли. Төштән соң, булышучылардан тыш, барлык чакырылган ыру-карендәш җыела. Чакырылучылар барысы да “табак” белән киләләр. Элгәре коймак, ит, пироглар, конфетлар китерсәләр, инде хәзер күбрәк җиләк-җимеш алып киләләр икән.

Казаннарда ит пешкәч, өйдә көйләнгән табыннарда, үлгән мәндәне искә алып ашап-эчәләр. Хуҗалар истәлеккә бистәрләр, яулыклар һәм башка төрле әйберләр өләшәләр. Һәркем бүләкне “урынына барып җитсен” дип кабул итә.

Ырымы шулай

Төнге 12гә чаклы жанбаш сөяген “саклыйлар”. Урлаткан очракта, сатып алырга тиеш булалар. Алдан билгеләнгән кешеләр жанбаш сөяген чиста итеп итләрдән аералар, һәркем бу иттән өлеш алырга тиеш. Икенче көнне иртән сөякне үлгән мәндә яшәгән йортның чормасына элеп куялар яисә чиста суга агызалар. Калган сөякләрне дә кеше йөрми торган чиста җиргә күмәләр. Аңлатылмый торган ырымы шулай.

“Табак” белән килүчеләрнең савытларына ит һәм күчтәнәчләр салына, буш җибәрмиләр. Моннан тыш, аерым өч “табак” җыела һәм ярдәмчесез калганнарга, ятимнәргә өләшенә. Үле ашы икенче көнне дә дәвам итә.

Аш бирү, хуҗаларның җаена карап, өч елдан да, биш, жиде, тугыз елдан да бирелә ала икән.

Түтиләрне тыңлаганда, күп җирдә “ни өчен алай” дигән сорауны бирәм, әмма җавап бер генә – ата-бабадан калган җола, ырымы шул! Фершампенуаздагы Анна тути белән сөйләшкәндә генә: “...Гел болай булмагандыр инде. Ачлык елларда, сугыш вакытларында зурлап аш бирүләр булмады. Бик акыллы Татук карчык бар иде, ул һәрчак әйтә торганые – балалар, валчык ипиегез булмаганда да үлеләрне искә алыгыз, коры табаны канат белән майлап, исен чыгару да җитә тейәберсенгә (искә алуга). Менә шулай! Хәзер бит барлыкта яшибез”, – дип өстәде.

Кан чыгару

Безнең яктагы керәшеннәрдә мондый тейәберсен юк. Бездә дә үленең кырыгына, елына кан чыгаручылар бар. Әмма бу җола авылларда гына сакланып килә.

Чиркәүле җирләрдә, шәһәрдә яшәүчеләр кан чыгару җоласын үтәмиләр инде. Кукмара районының Село-Чура авылына баргач, Анна тути Алексеева да, Чиябаштагы чиркәүгә йөрүче түтиләр дә, инде хәзер табак белән йөрүләр бетеп бара, шәмнәр алып барабыз, күбрәк укыйбыз, чиркәү җоласын үтәргә тырышабыз, дип сөйләгәннәр иде. Үземнең күзәтүләр буенча шуны әйтә алам, чиркәүсез авыллардагы поминкалар – бер-берсен уздырырга тырышкан шаккаткыч үле туйлары! Гомер бакый чиркәү мондый “тризна“ларга каршы булган, мәҗүсилек белән көрәшкән, шуңа да карамастан, халыкта бүгенге тормышка яраклаштырылган шактый мәҗүси җолалар сакланып килә, чөнки борынгы бабаларыбыз табигатькә бәйләнеп, буйсынып, үз урынын, дәрәҗәсен белеп, аны хөрмәтләп яшәгән.Мәндәнең табигать белән бәйләнеше каннарында сакланып, бүгенгәчә килеп җиткән. Ә бәлки, җан тартмаса, кан тарта, дигән борынгылар сүзе бу очракта да күп сорауларга җавап булып торадыр!

Ничек кенә булса да керәшеннәрдә бүгенге көнгә кадәр сакланган корман чалулар (аш биргәндә, Питрау, Көҗмә-Демьян бәйрәмнәрендә кан чыгарулар) борынгы бабаларыбызның ел дәвамында табигатьтән риза-бәхиллек сорап, тау итеп, китерелгән корман чалу йолаларының заманына, вакытына яраклаштырылган варианты гына, минемчә.

Бу язмам һич кенә дә мәҗүсилекне кабат кайтарырга тырышу өчен түгел, ә уртак тарихыбызны өйрәнгәндә, авылларның һәм төбәкләрнең борынгыдан килгән җолаларын, гадәтләрен барлауның да файдасы зур булуына газета укучыларның игътибарын юнәлтәсе килү максатыннан әзерләнелде.

Валентина Максимова 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: