Туганайлар

Нагайбәк керәшеннәре - кемнәр алар?

Унсигезенче гасырның беренче чирегендә алар Өфө өязенең 25 авылында яшәгәннәр. Унсигезенче гасырда булган башкорт-татар восстаниесе вакытында патша хөкүмәтенә тyгрылыклы булып калганнары өчен, Минзәләдә һәм Ык буенда төзелгән берничә ныгытмага "казак хезмәтенә" билгеләнәләр

1736 елда Минзәләдән 64 чакрым ераклыкта урнашкан Нагайбәк авылы ныгытма (крепость) исемен ала һәм анда Өфө өязенең керәшеннәре тyплана. 1795 елда аларның Нагайбәк ныгытмасында, Бакалыда һәм тагын якын-тирәдәге 12 авылда яшәүләре билгеле. 1842 елда Нагайбәк ныгытмасы керәшен-казаклары Оренбург ryберниясенең Оренбург һәм Югары Урал өязләренә күчереләләр. Алар моңа кадәр Герман сугышында Берлин, Кассель шәhәpләpe өчен сугышкан, французлар белән сугышта Арси-сюр-Об, Фершампенуазе-на-Марне янындагы бәрелешләрдә һәм Париж өчен барган яуларда катнашкан булалар. Шуңа күрә император Николай I Указы белән Югары Урал өязенә күчерелгән керәшен казакларының крепость һәм станицаларына Россия армиясенең җиңүләре хөрмәтенә һәм батыр сугышчыларны зурлап, Кассель, Остроленка, Фершампенуаз, Париж, Треббия исемнәре бирелә.

1897 елдагы халык санын алу нәтиҗәләре күрсәтүенчә, бу вакытта Оренбург епархиясендә 12000 нагайбәк яшәгән.

Бүгенге көндә керәшеннәр алты авылда яши. Район үзәге Фершампенуазда урнашкан. Париж - иң зур керәшен авылы. Районда шулай ук руслар, казахлар, мордвалар яши, халыкның 40% - нагайбәкләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: