Туганайлар

Нагайбак музейлары

Нагайбаклар яшәгән дүрт авылның һәрберсенең музее кайбер шәһәр музейларына да үрнәк булырлык

Тарих-этнография музейлары үткәннәр белән бүгенгене тоташтырып торучы 'күпер' булып тора. Шуңа күрә бу күпер төзелгәндә үк ныклы фундамент белән төзелергә тиештер. Үз халыкларын яраткан, тарихларын белгән һәм өйрәнү ачышларын алга таба да дәвам итүче кешеләр төзесә генә бу күперләр ныклы була. Нагайбак авылларындагы музейлар менә шундыйлар тарафыннан төзелгән дә инде. Дүрт авылның берсеннән-берсе баерак, кызыклырак авыл музейларын күргәч, бу фикернең дөреслегенә тагын бер кат ышанасың.

Нагайбаклар яшәгән дүрт авылның һәрберсенең музее кайбер шәһәр музейларына да үрнәк булырлык. Бу музейлар һәммәсе элеккеге хәлле казак йортларына урнашкан. Карагайдан төзелгән бу нык йортлар үзләре үк архитектура үрнәге булырлык. Париж музее казак милеген тулысы белән үз эченә алган. Ишегалдындагы таш келәте дә, читән-коймалары да, коесы да, путбал-базы да, урыс капкасы да нәкъ элеккечә сакланган. Ә инде бу музей йортларының эченә килеп кергәч, вакыт тукталып калган кебек... Өйалды сайгакларын шыгырдатып эре-эре атлап казак кайтып керер йорт тирәсендә кайнашкан хуҗа хатын алъяпкычларына кулларын сөртә-сөртә пичтән чүлмәкләрдәге ризыкларны чыгарырга ухватка ябышыр, 'әле мин дә бар монда' дигәндәй, тавышка уянган сабый да бишектән аваз бирер, шоннык, бигрәк аз йокладың бит әле, дип сабый тавышын ишеткән әбисе казлар куып йөргән җиреннән кабаланып кайтып керер кебек. Менә шулай вакытны 'туктатып', бер мәл бар нәрсәне дә 'җанландырып', күрә алырлык итеп эшләгәннәр музей хезмәткәрләре. Иң куандырганы шул: бу музейларда әйберләр бик күп һәм яхшы сакланган көе. Аларның барысын да авыл кешеләре үзләре бушка китергәннәр. Ә инде музей хезмәткәрләре җыелган экспонатларның һәммәсен барлап, кадерләп тиешенчә урнаштырганнар. Нагайбак хатын-кызларының осталыкларын, булганлыкларын беләсең килсә, шушы музейларга кереп чыгу да җитә. Чиккән бистәрләре, суккан тастымаллары, паласлары үзләре үк күпне сөйлиләр. Казак хезмәтеннән кайтып керә алмаган ирләрнең үз куллары белән ясаган йорт кирәк-яракларын күргәч, кайлардан вакыт тапканнардыр, дип гаҗәпкә каласың. Ни гаҗәп, бу музейларның берсендә дә 'кагылырга ярамый' дигән язма юк. Экскурсиягә килгән балалар кызыксынган һәр әйберне дә тотып карый һәм төрледән-төрле мәгълүмат ала алалар. Күп эскпонатлар хәзер кулланылыштан чыккан. Шуңа күрә өлкәннәрне чакырып балалар өчен аңлатмалы музей дәресләре оештыралар икән. Музей экспонатларын алып, күчмә күргәзмәләрдә катнашу да нагайбаклар культурасын башка халыкларга танытуда зур роль уйный. Нагайбакларны өйрәнүчеләрне дә, кунакларны да алар шушы ук музейларда кабул итәләр. Бу нагайбак культурасын тирәнтен аңларга зур ярдәм итә. Ә аларга кунаклар бик еш килә. Районның культура бүлеге 'Нагайбакларның мәдәни мирасын саклау үзәге'н ачып, нагайбаклар җиренә туристлар өчен махсус программалы маршрутлар төзегән. Без күргән дүрт авыл музеенда да үз эшләренә бирелгән, махсус белемле, нагайбакча да, русча да бик яхшы итеп сөйли алучы хезмәткәрләр эшли. Аларның берсеннән дә аһ-зар ишетелмәде. Ә бу инде район администрациясенең культура бүлеге белән бер теләктә булып, бар проблемаларны да бергә чишкәнлекләрен күрсәтә. Авыл тарихын, аның кешеләрен беләсең килсә, рәхим ит, музейга кил. Кызыксынган бар соравыңа да җавап табып була. 1842 елдан бүгенгәчә булган нагайбаклар тарихын җентекләп өйрәнеп, бөртекләп җыеп, табылган кадәресен кадерләп саклыйлар биредә. Эзләнүләр, өйрәнүләр әле дәвам итә, музей фондлары бүгенгәчә баетылып, яңартылып тора.

Нагайбак район үзәгендә халык һөнәрләре өйрәтү үзәге дә ачылган. Нагайбак хатын-кызларының кул эшләрен, бигрәк тә туку һөнәрен бүгенге буынга кайтару өстендә эшлиләр. Үзәктә теләге булган һәр бала нинди дә булса кул эшенә өйрәнә ала. Бу күренеш буыннар бәйләнешенең бер җебе.

Валентина МАКСИМОВА

30.01.2009

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: