Туганайлар

Мөслим районы Яңа Усы авылы керәшеннәре казаклар сословиесеннән

Ә без, керәшеннәр, Идел буе болгарларыннан башланабыз. Кубрат ханның улы Батыр 615-635 елларда Константинопольгә барган һәм анда христианлыкны кабул иткән дигән мәгълүмат бар

Яңа Усы авылы табигатьнең бик матур почмагында урнашкан. Көнчыгыштан – таулар өстендәге урман, саф чишмә суларына бай Казанчы елгасы – аның бизәкләре. Керәшен кече этник төркеменең милли традицияләрен саклаган Яңа Усы авылы ХVIII гасырдан билгеле.

Яңа Усы авылы керәшеннәре тарихы 
1715 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Казан “юлы” территориясе тирәсендә, аерым алганда Арча “юлы”ның Кама арты чикләрендә (булачак Минзәлә өязе районы), керәшен авыллары булган. 1750 елларда Ахман, Бакалы, Балыклы, Зияш, Илек, Кәчтәй, Киләй, Маты, Ногайбак ныгытмасы, Яңа Юзеевка, Иске Умер, Иске Усы (хәзерге Яңа Усының төньяк-көнчыгыш чигендә), Шарашлы авылларында казаклар сословиесеннән булган керәшеннәр яшәгән. Кайбер галимнәр фикеренчә, Казан татар-христианнары (яки керәшеннәр) христианлыкны Болгар чорында ук алган булырга мөмкин. Алар Кама елгасының уң як ярына күченә. 
1795 елгы бишенче ревизия материалларыннан күренгәнчә, Иске Усы авылында 57 иске керәшен-казак исәпләнә. Шул ук елны Иске Усы авылына терәлеп үк торучы Яңа Усы авылына Минзәлә кантоныннан иске керәшеннәр күченә. 1796нчы елның 4 мартында Урта Урмады авылыннан 12 гаилә күченеп килә. 1834нче елда 39 йортта керәшеннәр яши. 1842нче елга казаклар сословиесе ашыгыч рәвештә яңа Оренбург линиясенә һәм Чиләбе өлкәсенә күченә. 
1870 елда Усы авылында 145 ихата исәпләнә, шуларның якынча 80ендә – керәшеннәр, 40ында – руслар, 16 ихатада марилар “черемис”лар яши. 
“Список поселенных мест 1877” белешмәлегеннән күренгәнчә, Яңа Усы авылында 966 дәүләт крестьяны яшәгән. Халыкның төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек булган. Авылда 4 су тегермәне эшләгән. Шулай ук умартачылык, чабата үрү, чана ясау, олаучылык, балта эше, экипажлар ясау киң таралган була. Бу чорда авыл общинасының җир кишәрлеге 2828 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елда халык санын алу мәгълүматлары буенча 342 ихатада 1500 керәшен яши. Аларның милләте ихата карталарына да язылган була. Дәүләт сәясәтенең кырыс җилләре алдагы халык санын алуда бу этносны санга сукмый. 1990 елларга кадәр керәшен милләте күренми, халыкның хокуклары кысыла, “Чиркәүдә чукындырылган” белән тиңләштерелә. (ред.)

Керәшен мәдәнияте
Керәшеннәр үзләрен үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре булган аерым халык дип исәпли. Иң мөһиме: аларны инану, иман берләштерә. Алар бу җирдә меңнәрчә еллар яши һәм тормыш рәвешен саклап калырга омтыла. Авыл халкы аларның этник төркеме болгарлардан ук башлана дип исәпли. Киемдәге чигү үрнәкләребез, орнаментлар Дунай арты болгарларныкына охшаш. Ә без, керәшеннәр, Идел буе болгарларыннан башланабыз. Кубрат ханның улы Батыр 615-635 елларда Константинопольгә барган һәм анда христианлыкны кабул иткән дигән мәгълүмат бар. Димәк, керәшеннәр русларга кадәр 400 ел элек православие кабул иткән. Явыз Иван Идел буе халкын чукындырганга кадәр үк Куликово сугышында Дмитрий Донской гаскәрендә керәшеннәрнең атлы отряды булган. Бу отряд белән Семен Мелик җитәкчелек иткән. Алар Мамай гаскәрен беренче булып кабул иткән һәм барысы да үлгән. 
Керәшеннәр теле – төрки халыкларның иң борынгы теле. Ул чиста сакланган. Керәшеннәрнең мәдәнияте үзенчәлекле. Ул православие тәэсирендә дә формалашкан. Керәшеннәрнең календарь бәйрәмнәре табигать, авыл хуҗалыгы эшләре циклы белән бәйле һәм мәҗүсилеккә хас борынгы мәдәният элементларын саклаган. Нардуган (Яңа ел), Әкәмәт (Святки), Качману (Крещение), Торыйсын/Жапрак бәйрәме (Троица), Майчабу (Масленица), Олы Көн (Пасха), Питрау (Петров день), Пыкрау (Покров день), Элжен (Ильин день), – дин тыелган булуга карамастан, асылын саклаган бәйрәмнәр. Халык аларга борынгы әби-бабаларыбыздан калган изге әйбергә караган кебек карый, ядкарь итеп саклый. 


Галина Романова, керәшеннәрнең район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.

muslumirc.ru

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: