Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Мәктәпләр тарихыннан

Астан Елга, Березовая Поляна, Зур Арташ, Урманчы (Берсут) авылы мәктәпләре турында

Текәнеш төбәгендәге Астан Елга (Куючки) авылы инде бүген юк. Урынында берән-сәрән алма агачлары гына калган. Ә бит ул заманында тормыш гөрләп торган авыл булган. 1898 елда анда земство мәктәбе дә ачылган. Ул бер класслы мәктәп булып, анда керәшен балалары укыган. Укытучылары: Марфа һәм Мария Матвеевна Юдина, Тимофей Степанович булганлыклары мәгълүм.

Җөридән ерак түгел генә, Нократ буеның ямьле бер почмагына урнашкан Березовая Поляна (Самодуровка, Прунка) да шундый ук язмышка дучар булган авыл. Әле 20 ел элек кенә биредә тормыш кайный иде. Әлеге авыл урынында бүген алмагачлар гына шау чәчәккә күмелеп утыра.

Березовая Полянада 1897 елның октябрендә бер класслы грамота мәктәбе ачыла. Ул катнаш мәктәп була. Анда руслар да, керәшеннәр дә укыган. Астан Елга мәктәбендә, Березовая Полянада да мәктәпкә малайлар белән беррәттән кызлар йөргән. 1909 елдан ул чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә. Беренче укытучысы – 1876 елны Казанда псаломчы гаиләсендә туган, 1824 елны псаломчылар мәктәбен тәмамлаган Михаил Александрович Листов. Аннан соң Лаеш өязенең Иванай (хәзерге Балык Бистәсе районы) авылында туган, Казан Үзәк керәшен мәктәбен тәмамлаган Григорий Кириллов белем бирә.

Зур Арташ авылындагы керәшеннәренең бер класслы, катнаш туганлык мәктәбе 1866 елда ачылган. Ул дин әһеле акчасына төзелгән шәхси йортта урнашкан була. 1898 елда ир һәм кыз балалар аерым-аерым укый торган ике мөстәкыйль мәктәпкә бүленә.

Ир балалар мәктәбе – бер класслы, өч (кече, урта һәм өлкән яшьтәгеләр өчен) бүлекле. Шулай ук шәхси йортта урнашкан. 1909 елның 21 октябреннән ул земство мәктәбе итеп үзгәртелә. Бу – мәктәп күпмедер дәрәҗәдә земство хисабыннан финансланган, дигән сүз.

Мәктәптә укулар 15-25 сентябрьләрдә башланган, уку елы 29 апрельдә төгәлләнгән. Уку көннәренең саны 160 булган.

Укытучылары: Степан Павлов, Елизавета Павлова (кызларны укыткан), С.К. Кузьмин (1878-1889), Осип Афанасьев (1887 елның октябреннән, Казан Үзәк керәшен мәктәбен тәмамлаган), Василий Иванович Гаврилов (1894 елдан, Казан Үзәк керәшен мәктәбен тәмамлаган), Василий Тимофеевич Тимофеев (1904 елның икенче яртысына чаклы), Яков Дмитриев (1904 елдан), Василий Филиппович Антонов (Владимир авылыннан).

Зур Арташ авылындагы хатын-кызлар мәктәбе 1898 елның 1 октябрендә ачыла. Бер класслы, ике бүлекле (кечкенәләр һәм өлкәннәр) була. Укулар 17 сентябрьдә башланган, 29 апрельдә төгәлләнгән. Ул – өяздәге керәшеннәрнең бердәнбер хатын-кызлар мәктәбе. Укытучылары: Елена Ивановна Гаврилова (мәктәп ачылган көннән), Феврония Тимофеевна Васильева, Елена Ивановна Карпова, (1902 елдан), Пелагея Никитична Белугина (1902 елдан), Александра Адриановна Федорова (1909 елның 1 декабреннән).

Урманчы (Берсут) авылында керәшеннәр өчен катнаш, бер класслы земство мәктәбе 1868 елны эшли башлый. Ул чиркәү йортында урнашкан була. Мәктәпнең беренче укытучысы – Федор Иванович Фомин. 1870 елның 28 сентябреннән Федор Тимофеевич Предпеченский укыта башлый. 1876-1882 елларда Тихонравов, аннан соң Григорий Яковлев, 1885 елның 23 ноябреннән Иван Калачев укыта. Ул – дворяннардан, Тверь губернасында училище тәмамлаган. Әлеге мәктәптә шулай ук чыгышы белән крестьяннардан булган Екатерина Маклакова, Казан земство укытучылар семинариясен тәмамлаган Покровское авылы крестьяны Екатерина Фомина, Чистай хатын-кызлар прогимназиясен тәмамлаган Надежда Савельева да укытканнар.

1836 елдан Мамадышта өяз халык училищесы эшли башлый. 1877 елда ул өч класслы шәһәр ирләр училищесы итеп үзгәртелә. Әлеге училище Халык мәгарифе министрлыгы акчасына тотылган. 1899 елның 1 июленнән 4 класслы училище итеп үзгәртелә. 1849 елда Мамадышта хатын-кызлар өчен шәхси мәктәп тә ачыла. 1867 елдан ул земтво һәм шәһәр җәмәгатьчелеге тарафыннан финанслана, кызлар халык училищесы дип атала башлый. 1899 елны училище ике класслы итеп үзгәртелә. 1909 елның 7 августында аңа прогимназия, 1912 елны гимназия статусы бирелә.

Руслар белән беррәттән аларда да керәшен балалары укыган.

Н. Михайлов, "Туганайлар" 11 март, 2004 ел, № 5(33)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев