Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Минәй чишмәсе Аязын сагына

Ямьле Баграж буйларыннан Китте башым ирексез… (Халык жыры)

Татарстанның халык язучысы, драматург, публицист Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 январенда Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Аязга 2 яшь тирәсендә әти-әнисе Мирсәет белән Мөгаттәрәне Сарман районына кергән Югары Баграж авылы мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Мирсәет абыйның бертуганы Мәхүн Сәхапович ул елларда Сарман районы мәгариф бүлегендә өлкән инспектор була. Шуңа да карамастан, Мирсәет үзенә эшкә керәшен авылы Багражны сайлый. 17 елдан артык вакытын шушы авыл мәктәбенә багышлый, завуч була, биология, ботаника дәресләре укыта. Авыл Сарман районыннан Зәй районына күчкәч тә, кире китмиләр, шунда төпләнеп калалар.

Югары Баграж әле дә балачак, яшьлек еллары биредә узган улын – Аяз Гыйләҗевне сагына.  “Минем иң җылы, иң кадерле хәтирәләрем, җир шарының шушы кечкенә ноктасы белән бәйле. Югары Баграж минем туган авылым, – дип искә ала ул. – Минем бала чакларым, яшьлегем нәкъ менә шушы авылда, шат күңелле, кунакчыл, кешелекле, гадел, эчкерсез күңелле керәшеннәр белән үтте. Яше дә, карты да безгә зур хөрмәт белән карыйлар иде. Яшьлек чакларым сугыш алды һәм сугыш арты елларына туры килде. Шул еллар истәлеге минем өчен аерата газиз һәм кадерле. “Берәү”, “Дүртәү” повестьларында мин бу истәлекләрнең бер өлешен язарга тырышып карадым.  “Язгы караваннар”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” исемле кечкенәрәк күләмдә ике повесть яздым. Бу минем авылдашларыма, якты шәхесләргә, Югары Баграж кешеләренә, Зәй буйларына бурычымны кайтаруым гына. Әсәргә геройлар тормыштагы үз исемнәре белән кермәсәләр дә, географик һәм биографик дөреслеккә ябышып ятмасам да, бу әсәр минем янәшәмдә яшәгән гүзәл авылдашларым турында”.

Кечкенә Аязның язучы булып формалашуының башлангычы да яшьлек елларына туры килә. Үзенең иң беренче язмаларын да ул туган авылы Багражга багышлый. 1967 елда Казан типографиясендә, 14 мең экземпляр тираж белән басылып чыккан, 310 биттән торган, “Тәрәзәләр” дип аталган китабындагы “Балачак сукмаклары” дигән язмасын, авылда кулдан-кулга йөртеп, кат-кат укыган чаклар хәзер дә хәтердә. Баграж авылы халкының узган гасырның 30-40 нчы елларын үз эченә алган тарихы, авылга беренче трактор, машина кайту, авыл халкының көн дә шул тракторны этеп кабызуы, кушаматлар әлифбасы – тагын ниләр генә юк иде ул язмада...

Чынлап та, туган як кеше өчен ата-анасы кебек үк кадерле. Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпи китә, шунда теле ачыла, тәүге сүзен әйтә. Торган саен туган якның гүзәллеген күбрәк аңлыйсың, кешеләрен, байлыкларын күз алдына ачыграк китерәсең. Кеше, кайда гына булса да, иң беренче чиратта әти-әнисен, туган ягын искә ала, алар белән бәйләнешле истәлекләрне искә төшерә, яңарта. Аяз Гыйляҗев тә балачагы, яшьлеге узган Югары Баграж авылына үзенең әсәрләрен, шигырьләренен багышлый:

 

Минем авылым тырыш,

Бераз кырыс, бераз тупас,

Әммә эшлекле.

 

Дәүләтара эшләр хәл иткәндә,

Тиеш түгел читтә калырга,

Тиеш түгел минем авылда!

 

Авылыбызның мәктәп музеенда Аяз Гыйләҗевнең үзенең авылдашы, укытучысы Михаил Николаевич Урамовка язган хаты саклана. Бераз үпкәләберәк тә, шул ук вакытта сөенеп тә, авылны, яшьтәшләрен сагынуы турында сөйли ул. Хат 1986 елның 9 февралендә язылган.

“…Югары Баграж мине тәмәм онытты. Мин ул авылның урам тыкрыкларын, Имәнле урамын, Кәҗәбаш урамын, Аракы чишмәләрен әсәрләремә кертеп мәңгеләштердем. Баграж ягы керәшеннәренә гомерем буе рәхмәт укыдым, аларны олыладым. Кайсы гына әсәремне алсаң да, Баграж җире, Баграж басулары, Баграж кешеләре. Яза башласам, романымда Баграж керәшеннәренең гореф-гадәтләре. Байтак кешеләрне үз исемнәре белән кертәм (телсез Демьян, Паулый карчык, Демьян хатыны Думна, һәм башкалар)…

…Гомерем буе Багражны сагынам. Ә Баграж мине онытты. Баграждан бер хат та юк. Үпкәләмим, буыннар алышына, тапкыр һәм сабыр керәшеннәр юк хәзер. Сагынам мин аларны, бик сагынам: Үртәми дәдәйләрнең өй эчен, Макар дәдәй белән Ипис түтиләрне...Сезнең Иванны.

Багражда еш булам, машина белән кайтып Аракы чишмәсенә туктап суын эчәм, Чүке чокыры буйлап барып, урман авызындагы наратлыкта яшьлегемне сагынам.

Соңгы кайтуымда Югары очның картларын, карчыкларын җыеп, борынгы җырлар җырлап утырдым. Сергей Павловичларда тукталган идем. Аның хатыны Чуар Аннасы, искиткеч хәтерле, ачык йөзле, ачык зиһенле хатын - бик күп борынгы җырлар белән куандырды. Шофер Гөргерие дә бар иде. Аның исемен яхшы сүз белән повестьтә ядъкарь иткән идем…

…Мин керәшен авылында үстем. Баграж керәшеннәренең йола җырлары, үзенчәлекле телләре, күңел юмартлылыклары, бәйрәмнәре, туйлары, Нардуган уеннары, кырау куулар, йөзек салышлар! Никадәрле мәгънә, тапкырлык, җорлык бар иде аларда...  Авылым картлары: Сәвәләй Питере! Аучы һәм әкиятче, тере бүре тотып кайтып, безне шаккатырган гаярь кеше. Үртәми дәдәй, Кара Федор, Аксак Ибан, мәктәп завучы Җәпүш дәдәй, Җаграп, озын Микайла, нинди кешеләр булгансыз сез? Түкмәт Пумасы, Чыпчык Пауалы, Чыжык Бәчелие, Канун Ладимере, Җәмәк Андрие, классташым Җәкәү. Күбегез сугыш кырларында ятып калды... Мин күрдем бит сезнең гомерне! Мин сезнең язмышка шаһит. Кара мунчалар безгә кызыл почмак булды, яңа ел тирәләрендә яшьләр җыелып йөзек салышалар иде. “Йөзек миндә, җыр кемдә?” Йөзек чыгарганда кабатланмас сүзләр әйтелә. Ә солдатка китү җырлары?

 

Баграж суы борма-борма,

Бер бормасы зирексез.

Ямьле Баграж буйларыннан

Китә башым ирексез…

 

Кая китте минем дуслар, яшьтәшләр, Әтәч Ибан (Муханов), Әлүшкәләр? Югалдылар, ишетелгәннәре дә юк. Димәк, алар безнең як кешеләре булудан туктаганнар, милләтләрен, телләрен югалтканнар. Югары очның Васюкова Софья, аның апасы Феона минем әни белән бергә балалар тәрбияләгәннәр. Сезнең җәмәгатегезне дә бик хәтерлим. Сагынам, Багражны сагынам!”

Хатында Аракы чишмәсен сагынып искә алса да, авылдашлар өчен истәлек ташын Минәй чишмәсенә куйдырган Аяз абый. “Кадерле әти-әнием Мирсәет белән Мөгаттәрәне озак еллар сыендырган Баграж халкына рәхмәт йөзеннән куйдырдым бу ташны. Аяз Гыйләҗев, 1988 ел”, дигән язу да яздырган. Бу чишмә бездән 3 чакрым ераклыкта урнашкан Урта Баграж авылында.

1963 елда Аяз Гыйләҗев Урта Багражда йорт салдыра. Югары Багражда 17 ел гомер иткән әти-әнисе Урта Баграждагы яңа йортка күчә. Мирсәет абый белән Мөгаттәрә апа Урта Багражда да балалар укытуны дәвам итәләр.

Авыл тирәли чишмәләр күп булса да, Сарык тавы астыннан аккан Минәй чишмәсен сайлаган Аяз абый. Тау итәгендә заманында колхозның бай алма, яшелчә бакчасы булган. Шул бакчада алма, кыяр кимереп үскән Аяз абый үз әсәрләрендә ул тауны, күрәсең, шунын өчен дә “Кыяр тавы” дип атагандыр...

Баграж мәктәп музее материаллары белән таныштырган, шушы мәктәпкә 40 елдан артык эшен белем бирүгә багышлаган укытучым Роза Гатиевна Меньшиковага зур рәхмәтемне белдерәм.

 

Михаил Тукранов, Югары Баграж

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев