Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Меценатлар, сез кайда?

Керәшен этнография музейларының бүгенге хәле нинди? Аларның киләчәге бармы?

Кызганычка каршы, керәшен музейлары дип җәелә алмыйбыз, чөнки бүгенге көндә Татарстанда "керәшен музее" дип аталган, Питрәч районы музееның бүлекчәсе булып статусы алган бердәнбер музей бар - ул Керәшен Сәрдәсе авылы музее. Калган музейлар барысы да диярлек мәктәпләрдә, алары да статуссыз, мәктәп күләмендә генә музей дип аталучы - борынгы әйберләр, авыл тарихы турында материаллар тупланган класс бүлмәләре. Шуңа да карамастан, шушы кечкенә генә авыл мәктәпләрендә үзәк музейларда да булмаган сирәк экспонатларны очратып була. Белгәнебезчә, бу мәктәп "музейларын" вакытларын да, акчаларын да жәлләмәүче, "музей чире" йоккан укытучылар яшәтә, алар саклый. Элегрәк аларга "музей түгәрәге" дигән исем астында азмы-күпме түләнгән булса, хәзер оптимизация кизүе шушы түгәрәкләрне дә кыскартып, музейларның бугазына баскан.

Бүгенге кризисны, акча юклыкны сылтау итеп, музейлар проб-лемасын берничек тә кичектереп торырга ярамый, чөнки вакыт мәрхәмәтсез, иртәгә соң булачак. Инде без керәшеннәргә генә хас булган агач архитектураны югалттык. Таш, кирпечтән төзелгән архитектура үрнәкләре дә бүген инде бетәм-бетәм дәрәҗәсендә. Ич югы, калган кадәресен фотоларга төшереп калырга иде.

Ныклап алынсак, әле күп нәрсәләргә өлгерергә дә була. Хәзер компьютер заманасы. Керәшен музейлары сайты ачып була. Бу чит халыклар өчен генә түгел, үзебез өченгә дә кирәк. Чөнки суккан белән чиккән алъяпкычларны да аера алмаучы буын үсеп килә. Ә инде түгәрәк яулыклар, ука җиләннәр, сүрәкәләр, дәвәтләр турында әйтеп тә торасы юк. Бүгенге "музейларның" иң зур проблемасы - бина. Керәшен Сәрдәсе музее капиталь ремонт сорый. Мәктәпләрнең кечкенә генә подсобкаларында урнашкан "музейларны" зуррак бүлмәләргә чыгарырга, тиешле ремонт ясарга кирәк. Икенче проблема: тупланган материалларны тиешенчә урнаштыру һәм саклау өчен, махсус витриналар һәм шкафлар кирәк. Шундый проблемаларга да карамастан, әле музейлар ачыла тора. Мисал өчен, Менделеев районы Бөрешле авылында, Түбән Кама шәһәре керәшен үзәгендә, Зәй районы Сарсаз-Баграж культура йортында яңа музей бүлмәләре ачылды. Озак һәм нәтиҗәле эшләп ятучы Янсуар, Иске Гришкин, Сарсаз-Баграж мәктәп музейларын билгеләп үтәргә кирәк. Бу мәктәпләр җыйган экспонатлардан зур музейлар да көнләшерлек.

Бүгенге көндә ниләр эшләргә була соң?

Иң элек Казан дәүләт музее фондында сакланган әйберләрне барлап, керәшеннәргә багышланган бүлек ачу мәсьәләсен күтәрергә. Барлык керәшен авылларындагы мәктәп музейларын барлап, алардагы кызыклы, уникаль экспонатларның гына түгел, ә бар булган җыелманың сан буенча исемлеген алырга, фотоларга төшерергә, тарихын язарга. Бу, беренчедән, берничә экземплярда булган экспонатларны үзара алмашу мөмкинлеге бирсә, икенчедән, Казан керәшен үзәгендә җыеласы музей өчен дә экспонатлар булдырачак.

Икенче тәкъдим. Җирле керәшен оешмалары авыллардагы мәктәп, клуб музейларын күз уңында тотып, ич югы елга бер тапкыр музейлар көнендә музей җитәкчеләрен искә алсыннар иде.

Өченче тәкъдим. Музейлар склад булып кына калмасыннар иде. Алар эшләргә тиеш. Мөмкинлек табып, барлык музей җитәкчеләрен бергә җыеп, эшлекле очрашулар оештырасы иде. Галимәбез Татьяна Дунаева керәшеннәрне өйрәнүчеләргә бик кирәкле зур бүләк - "Кряшеноведение" библиографик белешмәсен чыгарды. Музейларда сакланучы, керәшеннәрнең кулланышта булган борынгы әйберләре турында да шундый белешмә-альбом чыкса, алай гына да түгел, керәшеннәрне һәрьяклап күрсәткән этнографик альбом эшләп калдырсак, оныкларыбыз рәхмәтле булыр иде. Яхшымы, начармы, кечкенәме, зурмы - этнография музейлары бар әле. Ә менә танылган кешеләребез - язучылар, артистлар онытылып баралар. Әллә ни тирән кермичә, Ямаш Игәнәйне искә алу да җитә... Исемебезне барлаганда, җисемебезне дә онытмасак иде. Музейлар буенча карендәшләребез нагайбаклардан үрнәк алырга була. Париж музеена бер генә кереп чыгу да нагайбакларның кем, нинди булуларына җавап бирә. Үз тарихыбызны үзебез барлыйк, үзебез кадерлик! Гомер бакый, мәктәпләрне, музейларны меценатлар үз канаты астында тоткан. Ә бүген бармы андыйлар? Кайсыгызның кулы җылы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: керәшен музейлары