Туганайлар

Май базары, Май чабу, Чуман озату...

Түбән Кама шәһәрендә гомер кичергән педагог Петр Ибаев истәлекләреннән

Сугыш чорына кадәр  Зәй районының Түбән Биш авылындагы Май базары барлык керәшеннәрне үзенә җыйган.

Май базары һәр елны атнакич (пәнҗешәмбе) көнне башлана. Бу көтеп алынган көнне янәшә-тирә авыллардан товарларын төяп, сатучылар, яшьләр, яңарак кына өйләнешкән парлар – сүрәкә-чигәчеләрен таккан, заманы өчен асыл киемнән киленнәр һәм аларның кияүләре – кошевой чанага җигелгән, дугалары бизәлгән көр атларда базарга киләләр.  Монда юртак атларда килүчеләр дә күп була. Ат юырту көндезге унбердә башлана.

Май базары зурлыгының чамасы юк. Гармун тавышы, җыру-бию, түгәрәк уеннары тынмый. Егетләр кызларына, Май базары истәлеге итеп, көзге, балдак, беләзек кебек бизәнү әйбере алып бирәләр.

Май базары таралгач, керәшен авылларында татар атнасы (җомга), атна арты (шимбә) көннәрендә Май чабалар. Май чабу ул – халыкның күңел ачуы. Җигүле атларны  бистәрләр, җиз кыңгырау-шөлдерләр белән бизәп йөриләр. Төрле уеннар уйнала. Урамда пешерелгән коймак, көлчә, күмер өстендә кыздырылган  ит, баллы-җимешле чәй белән сыйланалар. Чаңгы яки чәнәшкә белән таудан шуалар. Халык бу бәйрәмне, еш кына, Катайса йөрү, Кәтәчә чабу дип тә атый. Мәрхүм Петр Ибаев истәлекләреннән күренгәнчә, аларның Җәйләү авылында (элекке Чаллы районы) Май чабу татар атнасы көнне башлана. Анда атларга кыңгырау тагып, дугасына чигүле бистәрләр элеп, гармун көенә җырлашып, урам буйлап йөриләр. Икенче көнне  Май чабарга  күрше Борды, Әхмәт, Кадер авылларына баралар.

Атна көнне Чуман озату була. Анысы да узган гасырның илленче елларына кадәр бәйрәм ителгән.

Чуман озату өчен, шимбә  көнне авыл уртасындагы иркенрәк урынны кардан  тазартып, түгәрәк ясыйлар. Ат арбасы күчәрен кисеп, түгәрәк уртасында вертикаль рәвештә җиргә күмеп, кичтән су сибеп катыралар. Иртәгәсен шул күчәргә арба тәгәрмәче киертеп, тәгәрмәчкә озын нык колга беркетәләр.  Колганың икенче очына тирес ташый торган чана-чуман тагалар. Тәгәрмәчне күсәкләр белән әйләндерәләр, ә чуман түгәрәк буенча шуа.  Чуманга утырып, күбесенчә ятып, карусельдәге шикелле әйләнәләр.  Бу уенда яшьләр дә, олылар да катнаша. Чуманда әйләнүнең төп максаты – чанадан егылмыйча озаграк шуу.  Чанада утыручы егетләрне һәм кызларны зур тизлек белән әйләндерәләр.  Күбесе егылып кала. Җайсызрак егылып елаучылар да булгалый. Кичен бу урынга  яше-карты җыела. Уен була.

Күп авылларда саламнан карачкы ясап,  бәйрәм ахырында аны бүсеп ташлыйлар. Ә кайбер авылларда  бәйрәм Чуман озату йоласы белән тәмамлана. Яшьләр юан таякка иске тәгәрмәч кигезеп, иске чана алып басуга чыгалар. Аларны шунда яндыралар һәм Май чабу уеннары шуның белән төгәлләнә. Болардан тыш, бер атна дәвамында  Май чабу бәйрәме элек туйлар үткәрү чоры булып та исәпләнгән...

Фото: Түбән Биш мәдәният йорты

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: