Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Ләке музее үз халкын яратучы патриотлар тәрбияли

Музейлар – искелек калдыгы түгел, ә киләчәкне төзү өчен ныклы фундамент

В.Тимофеевның тууына 185 ел тулу уңаеннан Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә уздырылган фәнни-практик конференция материалы.

Баланың туган якны яратуы, ул үскән саен, Ватан белән горурлану хисенә әверелә бара. Хәзерге укучыны чын патриот итеп тәрбияләү өчен җәмгыять, мәгариф системасы һәм гаилә шушы уңдырышлы туфракка тәрбия орлыкларын вакытында салырга тиеш. Бу бик әһәмиятле, чөнки укучыларыбызның бүген алган тәрбиясе – дәүләтебезнең киләчәге. Кесә телефоны, компьютер белән яхшы таныш, интернет челтәреннән оста файдаланучы XXI гасыр укучысын нәрсә белән булса да шаккатыру бик кыен. Шушы чорда укучыларда гражданлык хисләре, патриотлык, этномәдәни кыйммәтләр тәрбияләүдә музей педагогикасын куллану – отышлы алымнарның берсе.

Балалар милли җанлы булып үссеннәр, үз милләте белән горурлансыннар дисәк, һәр гаиләдә балаларга сабый чактан ук халыкның милли мирасын өйрәтү мөһим. 60 яшьлек юбилее уңаеннан, мәрхүм авылдашыбыз, публицист, шагыйрь Ямаш ага Игәнәйне (Ананий Нестерович Малов) искә алу кичәсендә Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев: “Өйдә керәшен җырулары яңгырасын, керәшен йолалары тотылсын. Шулай булганда гына без бай, нык халык булып яшәячәкбез”, – дигән иде. Чыннан да, керәшеннәрнең үзләренә генә хас җыр-такмаклары, биюләре, сынамыш-юрамалары, гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, үзгә сый-ризыклары бар. Аннан тыш, үзенчәлекле киемнәре, бизәнү әйберләре дә игътибарга лаек.

Экспонатларны берәмләп җыйганнар

Патриотик һәм мәдәни хисләр тәрбияләүне туган як тарихын, авыл топонимикасын, ономастикасын, аның тарихи шәхесләрен өйрәнүдән башларга кирәк дип саныйм. Укучыларда шушы сыйфатларны формалаштыруда мәктәбебездә оештырылган “Туган якны өйрәнү” музееның әһәмияте зур. Мәктәп музее авыл, мәктәп тарихы, күренекле якташлары- бызның тормыш юлы белән таныштыра.

Мәктәптә ике дистә елга якын эшләп килә торган музейның фонды артык бай булмаса да, бүгенге көндә 1300дән артык экспонат тупланды. Музей активы белән бергә, без авылыбыз һәм мәктәбебез тарихын өйрәнү, музей бүлмәсен баету, төп фондны туплау һәм барлауны максат итеп куйдык. Музейда сирәк очрый торган әйберләр шактый. Балаларның игътибарын, бигрәк тә, җиз самовыр, эш кораллары, борынгы акчалар, әбиләребезнең кул эше, хатын-кызлар һәм ирләрнең милли киемнәре җәлеп итә. Истәлекләрне саклаган әти-әниләр музейга аларны бик теләп бирәләр, экспонатлар туплау эше дәвам итә, теге яки бу әйберне кайчан кем тапшырганы язып куела.

Мәктәп бинасының бер бүлмәсенә урнашкан музейдагы эш берничә юнәлештә алып барыла: авыл тарихы, мәктәп тарихы, сугышчан Дан залы, Ямаш Игәнәйнең тормышы һәм иҗаты.

Авыл тарихы юнәлешенә кагылышлы бик күп экспонатлар тупланды. Ләке өлкәннәре үзләренең борынгыдан сакланып килгән авыл хуҗалыгы коралларын бирәләр. Күптән түгел Григорий Комиссаров тимер мич, чуен, җеп чорнау җайланмасы тапшырды. Ульяна Сахуриева – тәрәзә пәрдәләре, берничә чигелгән сөлге, ә Евдокия Кузьмина йорт кирәк-яраклары китерде. Биредә әби-бабаларыбыздан калган туку станогының бик күп элементлары: соса, тәрәшле тарагы, тәбәлдерек, киләп агачы; йорт кирәк-ярагыннан каба, орчык, күмер чүлмәге, кыскыч, табагач,
ухват, кирпеч калыбы, төрле размердагы итек калыплары, урак, шөшле, кул тегермәне, ярма ташы, гөбе һәм башкалар бар. Музейда патефон, магнитофон, граммафон, үлчәүләр дә урын алды. Керосин лампаларының берничә төрлесе, җиз самовыр, таш коштабак, ипи калае, агач кашыклар, чигелгән сөлгеләр, карават япмасы; тукылган ашъяулыклар саклана.

Иң кадерлесе – музеебыз түрендәге керәшен хатын-кызларының алача күлмәге, алъяпкыч. Соңгы елларда “Айбагыр” балалар фольклор ансамбле өчен тегелгән сәхнә киемнәренең өлгесе элеккеләр үрнәгендә ясалган. Болар белән укучыларны таныштыру бик кирәк нәрсә. Балалар үз әби-бабаларының нинди киемнәр киюләрен, нинди эш кораллары кулланганлыкларын белергә омтылалар. Элекке көнкүрешне өйрәнү – хәзерге тормышта яшәргә өйрәнү дигән сүз ул. Юкка гына “үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, димиләр. Бу уңайдан, 2021 елда илкүләм зур вакыйга булды: халык саны алынды. Авылыбыз кешеләренең күбесе үзен керәшен дип яздырды, бу дөрес дип уйлыйм, чөнки барлык кеше үз тамырының кая барып тоташканын белергә, үз милләтенең вәкиле булырга хаклы.

Каләм белән язылганны балта белән юнып булмый

Музей материалларын файдаланып, укучылар берничә ел инде районда һәм республикада үтә торган фәнни-практик, эзләнү-тикшеренү конференцияләрендә катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Алар тарафыннан “Ләке авылы тарихы”, “Мин халыкның бәйрәмнәрен барлыйм”, “Керәшеннәр матбугаты”, “Язикәү – зур диңгезнең бер тамчысы гына... (бетеп баручы авыллар тарихы)”, “Ләке авылы керәшеннәренең сөйләм үзенчәлекләре”, “Ямаш Игәнәй иҗатында милләт мәсьәләсенең чагылышы”, “К.Булатованың “Келәү” җыентыгына кертелгән әсәрләрендә кушаматлар, аларның килеп чыгу тарихы” дигән темаларга фәнни эшләр эшләнде.

Музейда керәшен газеталары турында да мәгълүмат саклана. “Первая газета для кряшен “Сугыш хабярляре” (“Военный вестник”) начинает издаваться в 1915 году в Вятке. В дальнейшем возникают у кряшен газеты: “Дус” (Друг”) в Уфе (1916), “Керяшен” в Казани (1917), “Хабярляр” (Известия”) в Мензелинске (1918), “Кызыл солдат” (“Красноармеец”) как орган политотдела Красной Армии (1919), “Алга таба” (Вперед) в Елабуге (1919), “Кызыл алям” (“Красное знамя”) в Казани (1919), “Киняш” (“Совет”) в Казани (1922)”. “Киңәш” газетасының соңгы саны 1929 елның 30 декабрендә чыга һәм ул шуннан соң яшәүдән туктый. XX гасырның соңгы елларыннан булган 1993 елны Ямаш Игәнәй тырышлыгы белән керәшеннәрнең үз газеталары янәдән чыга башлый. Ул “Керәшен сүзе” дип атала. Аның беренче редакторы да шагыйрь Ямаш Игәнәй үзе була, басмада керәшен дөньясы яңалыклары яктыртыла. 2002 елдан “Туганайлар” чыга. Газеталарның төпләмәләре музеебызда урын алган, укучылар андагы материаллар белән кызыксыналар, дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә файдаланалар.

Авыл язмышы – халык тарихы

Музейның бер почмагын мәктәп тарихы белән бәйләдек. Монда Ләке авылындагы иң беренче мәктәп, беренче укытучыларның фотолары урын алган. Ләке мәктәбен тәмамлап, укытучы һөнәрен сайлаган авылдашларыбызның фотоларыннан ясалган стенд бар. Биредә Клара Булатова, Нина Кудряшова (Комиссарова), лаеклы ялга чыкканчы туган мәктәбендә укучыларга белем биргән Клара Кузнецова, Петр Петров, хәзерге көндә мәгариф системасында эшләүче яшь белгечләребез Галина Краснова, Татьяна Малова һәм башкаларның рәсемнәре урын алган. Мәктәп директорларының фотосурәтләреннән ясалган стенд, төрле елларда мәктәп тәмамлаган укучыларның альбомнары да зур кызыксыну уята.

Музей эшенең бер өлеше авылыбыз шагыйре, публицист, дистәләгән китап авторы Ямаш Игәнәй тормышы белән бәйле. Биредә аның шәхси әйберләре, китаплары, кулъязмалары, аудиоязмалары, мактау кәгазьләре, грамоталары, дипломнары саклана. Болар – музеебыз өчен бик кыйммәтле истәлекләр. Аларны, шагыйрьнең вафатыннан соң, хатыны Роза ханым Зимина тапшырды. Ямаш Игәнәйнең эш өстәлендә – язу машинкасы, телефон аппараты, тәлинкә, калак, бокал, дистәләгән күзлеге, М.Җәлил статуэткасы, кул сәгате тора. Болар балаларда авылдашыбыз белән горурлану хисләре уята.

Музейның сугышчан Дан бүлегендәге экспонатлар арасында фронттан килгән хатлар, сугыш еллары фоторәсемнәре, фронтовик якташларыбызның хатирәләре саклана. Стеналарда – сугыш хронологиясе, яу кырында ятып калганнар исемлеге, сугыш чорындагы иң югары бүләкләрнең рәсемнәре урын алган.

Татарстандагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 2021 елны татар теле укытучылары арасында оештырылган конкурста катнашып, грант оттым. Ә грант акчасын музейны бизәүгә, андагы стендларны яңартуга тоттым. Ләке мәктәбенең генә түгел, районыбызның горурлыгы булган музей эшенә авылдашлар белән барыбыз да үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Туган төбәгебезнең үткәнен һәм бүгенгесен ачык күзалларга ярдәм итә торган музей, чын мәгънәсендә, укучыларга өстәмә белем алу чыганагы, һәр укытучыга менә дигән иҗат лабораториясе булып тора.

Милләткә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү нәкъ менә гаиләдә башланып, балалар бакчасында, мәктәптә дәвам итсә һәм аның үзәгендә музейлар торса, яшь буынга тәрбия бирүнең нәтиҗәле булуы бәхәссез.

Дилүзә ИЛЬИНА,
Сарман районы Ләке мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев