Туганайлар

Әлбәден авылының үткәне

Керәшен авылы Әлбәден (1091) Мишә елгасы буенда, Ногай сәүдә юлының уң ягында, шәһәрдән 50 чакрым, волость идарәсеннән 2 чакрым ераклыкта урнашкан

Волостьта 17 авыл, 10 авылда - руслар, 1сендә - руслар һәм керәшеннәр, 6 авылда татарлар яшәгән. 

Авылга XVII гасыр уртасында нигез салынган. Әлбәден авылына халыкның бер өлеше Зур Селенгуш авылыннан күчеп килә. Соңрак Әлбәден авылында яшәүче морзалар Янсуар авылына күчәләр, русларның зур өлеше помещик Сафайлов белән узган гасыр башында Пустые Бутырки авылына күчерелә, һәм 60нчы елларда берничә хуҗалык Иске Карабаян авылына күчәләр.

Авылның төньяк ягында борынгы зират була. Бу зиратта бер крестьян әвенгә чокыр казый башлагач, бер өем кеше сөякләре чыга.

Авыл ике чакрым ераклыктагы Селенгуш авылы приходына караган. 

Кыш көнне керәшеннәр Казанга печән сатарга йөргәннәр. Аларның кайберләре умартачылык белән шөгыльләнгән. Әлбәден авылының иске керәшеннәре Зур һәм Кече Селенгуш авыллары татарлары белән бергә бер авыл җәмгыятенә; ә авылда яшәүче руслар аерым - Әлбәден рус җәмгыятенә караганнар.

Авылда 1868 елда Братсво Свят.Гурия мәктәбе ачыла һәм ул өяздә иң яхшы мәктәпләр рәтендә була.

"Списокъ населенныхъ месть Казанской губернiи, съ краткимъ описанiемъ ихъ. Лаишевскiй уездъ" китабыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: