Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

"Куян Сандыр"

Ничек кенә сәер тоелмасын, керәшен авылларында кушаматсыз кеше юктыр, мөгаен. Моның сәбәбе - керәшеннәрнең исемнәре бер төрле булудандыр

Мәсәлән, алар үзләре дә көлеп, кайчак болай диләр: "Олы Ибан да Кече Ибан, бер өй эчендә өч Ибан". Чыннан да, бер авылда унбишәр Иван, унар Микулай, унар-унбишәр Мария, Анна, Ниналар җыела. Берәр Иван турында сүз чыкса, үзеннән-үзе: "Кайсы Иван?" дигән сорау туа. Монда, әлбәттә, кушамат ярдәмгә килә.

Кушаматлар күбесенчә хайван, кош, җәнлек төрләреннән алына (Айгыр, Үгез, Сарык, Кама, Тәкә, Песнәк, Ябалак, Бүре, Аю, Куян, Төлке һәм башкалар). Шулай ук кешенең холык-фигыленә, физик җитешсезлекләренә, авылның кайсы урынында яшәвенә һәм башка аерым билгеләренә карап та бирелә (Кайнар, Кыдрач, Хәлсез, Кылый һәм башкалар).

Кушаматларның күбесе буыннан-буынга күчә бара. Хәтта кушаматлы гаиләләргә күчкән киленнәр дә шул кушаматнф алырга мәҗбур була. Еллар, гасырлар буена кушаматлы яшәу керәшеннәрдә аның өчен бернинди оят, үчлек хисе калдырмаган. Ул аны үзенең төп исеме белән аерылыгысыз итеп кабул иткән.

Иван Глухов, Зәй, “Керәшен сүзе” газетасының 1998 елда чыккан №7 санныннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев