Туганайлар

Куян авылы

Авылда кушамат алу бик җиңел. Сүзеңне абайламыйчарак әйтсәң дә, берәр мутлык эшләп күренсә дә, кушамат тагарга гына торалар.

Безнең авылдан хәтта район вәкилләре дә кушаматсыз китмәде. Ак чәчле, кәпрәебрәк торган гәүдәле райком бюросы әгъзасы безгә еш килә иде. Ул, эшеннән риза булмаган шикелле, куян кебек гел борынын җыергалап торыр иде. Килгәннең икенче көненда үк аңа "Ак куян" кушаматы тактылар.

Икенче бер вәкил, үзе әллә ни оста белгеч булмаса да, күп "белә" торган кеше иде. Тыгылмаган җире булмады, өстәвенә, кыек атып туры тидерергә маташкан чаклары да булды. Мондый гадәтләре бер күзенең бераз кылыйлыгына бик тә ятып торыр иде. Шуңа күрә аңа шундук "Кылый" кушаматы ябышты.

Өченче берәү безгә еш кына жалоба тикшерергә килгәләде. Килгән саен: "Бездән бернәрсәне дә яшереп кала алмыйсыз, безнең колаклар озын", - дия иде. Тапкыр авыл халкы аңа тиз генә "Озын колак" кушаматы такты. Шундый көлке хәлләрдән соң, авылыбызга вәкилләр килми башлады. Аңа карап авыл халкы ямансулап тормады, шаярасын шаяртты, көләрдәеннән көлде, әмма әйтәсен туры әйтте.

Бер елны безгә күрше авылдан тәбәнәгрәк буйлы, елтыр күзле, түгәрәк, кабартма йөзле, бик хәрәкәтчән кыз килен булып төште. Тотынды бу бала ташырга - ел саен бер бала, Куяндай үрчеде болар: ун ел да тулмагандыр, өйдә сигез бала чыр-чу килә башлады. Балалары матурлар, томрап торган тазалар, куян балалары кебек йомшаклар, акыллылар. Шунда күрше бер хатын, әллә бераз көнләшүдән, әллә чын-чынлап исе китүдән: "Куян балалары сез!" - дип әйтеп куймасынмы! Шуннан аларны "куянныкылар" дип йөртә башлыйлар.

Элегрәк бездә колхоз рәисе булып үзсүзле, кире адәм эшләде. Кеше белән сөйләшкәндә, маңгай астыннан усал итеп карап торыр иде. Озак та эшләмәде, шул кыяфәте өчен "Бүре" кушаматы алды.

Бервакыт "Бүре", колхоз төзүчеләрен җыеп, зур бәрәңге базы казырга әмер бирә. Төзүчеләр арасында бераз куркаклыгы, мактанчыклыгы белән даны чыккан Фатыйх та була. Башта боларның эшләре авыр бара – таш чыга.

Фатыйх сүгенә, зарлана: -"Тапты баз казытыр урын, үзе монда булса, күрсәтер идем мин аңа". Ә бу вакытта эшләрен карарга дип, "Бүре" үзе дә килгән була һәм Фатыйхның әйткәннәрен ишетеп тора. Шыр җибәрә бу.

Шулай да, кышын ак куян сорыга әйләнгәндәй, шундук хәйләгә керешә, аны күрмәгәнгә салышып, сүгүен мактауга күчерә. "Маладис безнең рәис, баз казытыр өчен менә дигән урын тапкан - кузгалмаган каты җир", - дип рәисне мактый.

Урман аланында агач төбенә басып: "Китерегез бирегә бүрене, мин аны хәзер тотып ашыйм", дип мактанган батыр куян әкиятен тыңлап үскән авылдашлар дәррәу көлешеп алалар. Шуннан берсе: "Менә безнең Фатыйх чып-чын "Куян Патих" инде", - дип яра да сала. Шул көннән башлап ул "Куян Патих"булып кала.

Авылыбызда шулай - "куяннар" бик нык үрчеп киткәч, килгән-киткәннәр, нәсел-ырулар үзара"куянлашып" беткәч, авылыбызның төп исеменең кирәге калмады - хәзер аны Куян авылы дип йөртәләр.

И.Глухов

"Туганайлар" газетасының 2009 елда чыккан №19 саныннан алынды

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: