Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Кубызчы Иван бабай яки Сәвәләй думбыралары

Геннадий Макаров – Виталий Агаповның бабасы һәм милли уен кораллары турында.

Зәй районының Баграждан ерак түгел Сәвәләй дигән борынгы керәшен авылы бар. Бу авылда 1970 елларга кадәр оста куллы Чиркас Иваны (Черкасов Иван, 1900 елда туган) исемле кешенең даны киң таралыш тапкан. Ул оста пич чыгаручы Пичнек Иван буларак түгел, 6орынгы риваятьләр белүче һәм оста уенчы буларак танылган иде. Шуңа күрә аны якташлары Кубызчы Иван дип тә йөрткәннәр. Кубызчы Иван агач остасы да иде. Яшь чагында ул сату өчен гөслә, думбыралар кубызлар (скрипкалар) да эшләгән. Күпчелек заказлар аңа сызгычлы кубыз ясауга килгән. Гөслә ясауга заказлар бик сирәк булган, чөнки 6у якларда гөслә традицияләре инде акрынлап а сүнүгә таба барган.

Музыка кораллары серләрен белгән бу Сәвәләй карты турында мин 1971 елда Төги авылында ишеткән идем. Төгигә Кубызчы Иван үзенең энесе Казаков Алексейга кунакка килә торган була. Төги авылының өлкән буын кешеләре әле һаман да аның Жапрак бәйрәмендә искитәрлек моңлы һәм шул ук вакытта ут чәчә торган көйләрен кубыз һәм думбырада уйнавын хәтерләп сагыналар, аның талантын хөрмәт белән искә алалар. Ул вакыттагы 6орынгы керәшен биюләреннән «Аяк ышкып бию» көйләре, Төгиләрнең яраткан һәм җанга үтеп кергән «Урам көйләре»нең чыңнары Кубызчы Иван дәдәй башкаруында бигрәк күркәм иде, дип сөйлиләр.

Безгә бу танылган халык остасы белән 1976 елда гына очрашырга насыйп булды. Аның янына Сәвәләй авылына без туган якны өйрәнү энтузиасты Дамир Михайлович Васильев белән бергә килдек. Кубызчы Иван бабай гади генә авыл өендә карчыгы белән яши иде. Хуҗаларга да, өйгә дә картайганлык зәхмәте ярыйсы гына кагылганлыгы сизелеп тора. Иван бабай үзен начар сизсә дә, безнең килү максатын белгәч, күзгә күренеп терелеп киткән сыман булды һәм үзенең кыллы уен кораллары ясау шөгыле турында сөйләде.

Ул ясаган думбыра һәм кубыз халык арасында танылган балалайка һәм скрипкалар өлгеләренең кабатланышы булуы ачыкланды. Фабрикада эшләнелгән балалайкаларга караганда, ул ясаган думбыраларның сабы озынрак булган. Бу фактны Иван бабай аңарда уйнарга җайлырак булырга тиешлелек белән аңлатты. Думбыра сабындагы пәрдәләрне эчәгедән бәйләп кую традициясен белсә дә, ул думбыраларының пәрдәләрен агачтан яисә тимер чыбыктан уеп беркетә торган булган. Хәзерге татар телендәге музыкаль белем әдәбиятында пәрдә төшенчәсе урынына «лад», «ладки» дигән алынмалар кулланалар. Иван бабай исә сап бүлемнәрен «пәрдә» төшенчәсе белән бик табигый итеп атады. Бу факт исә керәшеннәрнең кыллы уен кораллары сәнгатендәге традицияләр сакланышын өйрәнү өчен бик мөһим. Пәрдәләр саны төрлечә булганлыгын әйтә. Думбыра кылларын ул сарык эчәгесеннән эшләгән. Тик соңрак тимер кыллар модасы чыга. Алар көчлерәк һәм яңгыравыклырак булганга күрә, эчәге һәм тегәрҗеп кыллар кулланылмый башлый. Заказчылар теләге буенча ул өч тимер кыллы думбыралар ясый, тик өченче кылның икенчесен кабатлаганга күрә, аның «кирәксезлеге» турында әйтә, чөнки борынгы керәшен думбыраларында ике генә кыл булган. Думбыра карынын өрәңге агачыннан өчпочмаклы итеп эшләгән. Аскы өлешен кайнар суда бөгеп һәм өч - биш өлештән җилемләп җыйган.

Сәвәләй халкы үзләренең билгеле авылдашларын, танылган һәм талантлы музыкант Туртай Иван исемле думбырачыларын да онытмыйлар. Бу уенчы да үзе ясаган чын керәшен думбырасында уйнап дан казанган булган. Үкенечкә, Туртай Иван (1921 - 1945) Беек Ватан сугышыннан кайтмый.

Зәй районының Төги авылында исә танылган плотник, пич чыгару остасы Волков Иван ясаган думбыралар популяр булалар. Бу оста тумышы белән хәзерге Түбән Кама районының Троицкий авылыннан. Тирә-яктагы авылларда аны оста думбырачы буларак та яхшы беләләр. Төги кешеләре хәтере буенча, аның думбыралары өрәңге агачыннан ясалганнар. Дум6ыраларының карыны фабрика балалайкаларыннан күпкә кечерәк, сабы озынрак булса да, тавышы, ишеткән кешеләр таныклавы буенча, моңлырак һәм яңгыравыклырак булган. Күренә ки, Волковның думбыралары фабрика балалайкаларының үзенчәлекле кабатланышы булса да, ул иске керәшен думбыраларының кайбер үзенчәлекләрен саклый алган.


Фотода:  Башкортстанның Бакалы районы Яңа Балыклы авылы кешесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев