Кряшен Казысы ауылында узгарылган нардуган турысында

Жаҥа тормош ӧчӧн кӧряшне кӧчяйтергя киряк
Безнен Кряшен Казысы ауылында жыл сайын нардуганны бик шяб уздыралар. Беренче кӧннюк кичкя таба урамда кейенеб чыгыучылар кюреня башлыйлар. Аларнын тамак жарыб «у-ур-тагы-ы-ым у-ур так» диб кычкырыуларыннан бӧтӧн ауыл гӧр киля. Ике-ӧч кӧннян суҥ нардуган бигеряктя шябяйя. Тӧрлӧчя кылмышланыб, ӓкямятлянеб кейенеб чыгалар. Жя айыу тотоб, эт жигеб, жя ӱлгян кешелярне кютяреб, атлар жасаб, кешнятеб чыгалар. Бездян башка бютян былай нардуганны жараткан ауыл жуктыр! Ӓӱяледян кала килгян бяйрям.
Жяшляр-кызлар гына тӧгӧл, оло кешеляр дя нардуганга чыгыуны бик сӧйяляр. Кӧн сайын ӧч-дюрт рят кейенеб, тӧрлӧчя ӓкямятлянеб чыгыучылар бар. Кӧндӧз дя ак сакал-мыйык жабыштырыб, картлар булыб тайакка таяныб, алар беряӱгя дя ӱзлярен танытмыйчын, урам буйлата жӧрӧйляр. Нардуганда, кунак кызы бар кешенеҥ ӧйӧндя рят бетя инде. Бер жулы ике-ӧч ӓртил нардуганчылар кереб тыгылалар, узар хӓл дя булмый. Бейешеӱ, акырышыу, котороулар берсе дя калмый. Бигеряк тя жяшляр арасында хулиганнык алыб уза. Шунныктан да кайсы карчыклар нардуганны «шайтан уйыны» дейляр.
Жӧзӧк салыу жоласы да бар. Аныҥ ӧчӧн жяшляр бер ӧй сатыб алалар. Шулай Кач манган кӧнгя кадяр бездя нардуганны гӧр итеб ӱткяряляр. Ӓӱяледян бирле шулай булган. Тик казер инде, илдя жаҥа тормош торгозган чорда, ӓӱяле заманнан калган жолаларга, мындый ӓкямятляргя урын булмаска тейеш. Без казер элгяреге искелекнеҥ нигезен кубтарыб, аныҥ урнына короч нигездян жаҥа тормош короб барабыз. Алай булгач, бу нардуган да безгя жулдаш тӧгӧл. Аны икенче жулга, аҥ-белемчя кюҥел ачыу жулына бастырырга киряк. Искелеккя карышы кӧряш ачыб, бютянняргя кючергеч кюрсятеӱ бурычлары ауыл комсомолларына жӧкляня. Комсомол ячейкасы мында алдан ӓзерлянеб, нардуган эчендя спектаклляр куйыу, тӧрлӧ уйыннар жасау, жяшляр арасында беседалар ӱткяреӱ эшен ӱз ӧстӧня алырга тейеш. Жяшляр арасында тярбия эшлярен кӧчяйтеб, аларны ӓшяке гӧрӧфлярдян биздерергя киряк.
«Ай-ай»
Киҥяш газиты (№ 48) 29 декабрь 1928 жыл
Бу фотода Теләче районы Югары Мирәтәк авылы яшьләре
Геннадий Макаров
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 08:25Корт чакканнан соң табибка мөрәҗәгать итәргә кирәкме? Бал корты чакканнан соң табибка мөрәҗәгать итәргә кирәкме-юкмы? Бу хакта “РИА Новости” агентлыгына Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш балалар анестезиологы-реаниматологы Дмитрий Новиков сөйләгән.10700
-
28 май 2022 - 07:58Зичәбашлылар Ксенофонт Антоновны авылыбыз хәзинәсе диләр Зәй районының Зичәбаш авылында гомер итүче 94 яшьлек Ксенофонт Константиновичның зиһене бик яхшы, тирә-юньдәге вакыйгалар, илдә, дөньядагы яңалыклар белән кызыксынып тора9800
-
28 май 2022 - 07:10Баграж түтиләре сөйләсә сөйли инде Зәй районының Урта Баграж түтиләре кич утырганда яшьлек елларын искә төшереп кызык хәлләр сөйләп утырдылар9500
-
28 май 2022 - 07:00Нина Фадеева: “Нәнәем май аенда гел кычытканлы аш пешерә иде” Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә балаларга белем бирүче Нина Фадеева бала чагындагы истәлекләре белән бүлеште14002
-
28 май 2022 - 06:50В храм села Никифорово передали икону Николая Чудотворца В церемонии вручения иконы принял участие глава района Анатолий Иванов8800
-
28 май 2022 - 06:48Богатыревлы чаклар сагындыра Татарстанның атказанган артисты Анатолий Степанович Богатыревның тууына – 80 ел8700
-
28 май 2022 - 06:46Николай Дунаев хатирәләре Артистлык каян килә дигәндә, каннан, урысча әйтсәк, геннардыр, мөгаен. Безнең керәшен халкы җырга, уенга оста11901
-
28 май 2022 - 06:22Патриотик тәрбия максатыннан Россиядәге мәктәпләргә дәүләт символикасы сатып алу өчен, ил бюджетыннан 1 миллиард сумга якын акча биреләчәк8300
-
28 май 2022 - 06:06О книге «Тюлячи-Субаш – родные истоки» Данная статья включает в себя информацию о работе краеведа-любителя Степанова Анатолия Дмитриевича и его семьи над книгой, посвященной эпохе становления, развития и новейшей истории кряшенского села Субаш Тюлячинского района Республики Татарстан через призму человеческих судеб9401
-
27 май 2022 - 14:21В музее села Париж прошел субботник в рамках благоустройства территории Сотрудники музея скосили траву, которая быстро разрослась после проливных майских дождей17100
-
27 май 2022 - 14:16В Дуртмунчинском сельском поселении посетили на дому старожил деревни Зычебаш, сел Дурт-Мунча и Кабан-Бастрык Мероприятие призвано обратить внимание к людям, чье детство выпало на военное и послевоенное время21000
-
27 май 2022 - 13:49Роспотребнадзор: Республикада битлек режимын гамәлдән чыгару планлаштырылмый Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте16300
-
27 май 2022 - 13:38Комик Геннадий Акатьев выступил на стендапе в Йошкар-Оле Он является резидентом Stand Up Club Kazan и резидентом татарского Stand Up «Стендапханэ» на ТНВ18600
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
27 май 2022 - 11:39Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелүгә – 15 ел15 ел элек, 27 майда Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы үзенең беренче оештыру конференциясен уздырды21300
-
26 май 2022 - 08:15Григорий Родионовның гаиләсе турындагы истәлекләре 2021 елның 6 сентябрендә Татарстанның халык язучысы Григорий Родионов арабыздан китте. Аның зур мирасы - шигырьләре, хезмәтләре безгә истәлек булып калды27300
-
26 май 2022 - 09:33Пенсия, МРОТ арта 1 июньнән Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсия акчасы, яшәү минимумы һәм хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) арта27100
-
26 май 2022 - 15:41“Туганайлар”га язылучыларга – изге кенәгәләр 2022 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар “Жаҥа Законъ” (Новый Зовет), “Иманнар княгясе”, “Псалтирь” һәм Андрей Критский язган “Оло Канон” кенәгәләре иясе була ала24400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика