Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Колышчы чиркәве

Колышчы – Берсут елгасы буенда урнашкан авылларның берсе.

19нчы гасыр башларында бирегә урыслар күчеп килә. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, чиркәү авылда 17нче йөздә төзелгән һәм ул Мамадыш төбәгендә иң беренче чиркәүләрдән булган дип фаразлана. Берсут бакыр заводы хуҗасы Артемий Маленков аны завод территориясенә күчерә. Колышчы кешеләре башта гыйбадәт кылырга урыс авылларына йөргәннәр, аннары – Урманчыга.

Авылда икенче чиркәү 1914 елда төзелә башлап, 1916 елда файдалануга тапшырыла. Аны Тау Иле авылы (районның урыс авылы) осталары төзи. Нарат һәм чыршы бүрәнәләрен Берсут урманнарыннан ташыйлар. Аны ачуга Казаннан зур дин әһелләре килә.

Кызганчыка каршы, чиркәүнең гомере кыска була. 30нчы елларда ул дингә ышанучылардан тартып алына һәм ябыла. Чиркәүнең соңгы әтекәе Михаил репрессия корбанына әверелә. Лагерьларда сәламәтлеге какшаган Михаил әтекәй азат ителгәч, озак яшәми, туган авылы – Чия башында вафат була.

Н.Михайлов, Мамадыш районы.

Фото: sobory.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев