Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Керәшеннәрнең үз гәҗите

"Сугыш хабярляре" ("Военные известия") хәрби газетасы - керәшеннәр өчен чыккан беренче вакытлы матбугат ул

1915 елның февраленнән 1917елның декабренә кадәр Вятка шәһәрендә керәшен телендә 40лап номеры чыга. Вятка  губернасы губернаторы А.Г.Чернявский боерыгы буенча керәшеннәрне Беренче Бөтендөнья сугышы фронтларында барган хәрби хәрәкәтләр белән таныштыру максатыннан оештырыла. Шулай ук ул удмурт ("Войнаысь ивор") һәм мари ("Война увер") телләрендә дә чыккан. Газетаның оештыручысы һәм редакторы Казан духовная академиясен тәмамлаган, Вятка буе урыс булмаган халыкларның миссионерлык курслары җитәкчесе П.П. Глезденев була.

1915 ел ахырында губерна земствосы газетаны финанслауны туктата һәм Глезденев аны үзенең шәхси акчасына чыгара башлый. Д.Григорьев, Г.Даулей, Н.Егоров, Р.Лопухин, Г.Романов, В.Соловьев газета белән хезмәттәшлек итәләр. Газета "Дус" керәшен газетасы редакциясе белән дә тыгыз элемтәдә тора.

Газета "җиңгәнчегә кадәр сугышырга" дигән лозунгка таянып, төп игътибарны Россия һәм союзниклар гаскәрләренең фронттагы уңышларына юнәлдерә. Рус армиясенең уңышсызлыкларын, солдатларның массакүләм дезертирлыгын, приказларга буйсынмавын һәм икенче як белән дуслашуын редакция большевикларның җимерү эшчәнлеге белән аңлата. Глезденев газетаны миссионерлык идеяләрен, "дин, патша һәм Туган ил өчен" лозунгларын пропагандалау өчен куллана.

1916 елдан "Сугыш хябярляре" битләрендә урыс булмаган җирле халык тормышы, кооперация турындагы материаллар, авыл хуҗалыгын алып бару һәм санитария буенча киңәшләр бирелә. Газета маериалларында Россияне конституцион-республика юлы белән үстерүгә юнәлдерелгән Февраль революциясенә  һәм демократик үзгәртеп коруларга яхшы мөнәсәбәт белдерелә. Газета битләрендә Вакытлы хөкүмәт, эшче һәм солдат депутатлары Советының эшчәнлеге регуляр рәвештә яктыртыла, Сайлау һәм җирле үзидарә органнарының, иң элек өяз земстволарының хокуклары артуы җентекләп тикшерелә. Газета Вятка губернасы политик оешмасыннан кандидатлар белән таныштырып, Учредительное собраниегә сайлау алды кампаниясендә актив катнаша. "Сугыш хабярляре" битләрендә Идел буе аз санлы халык вәкилләренең съезды турында тулы мәгълүмат бирелә. 1917 елның 1 сентябрь санында Россияне федератив демократик республикага үзгәртергә тәгъдим ителгән август Съездының дүрт эшче комиссиясенең карарлары басыла. 

Редакция керәшеннәренең һәм мөселман татарларының этник тарихын аерып карау ягында була. Вятка губернасы Советының 1нче Съездыннан соң, газетада рәсми рәвештә крайда Совет власте урнашу турында игълан ителә, газета "Хабяр җөртүче" дип үзгәртелә. Газета консерватив-монарх юнәлештән самодержавияне бәреп төшерүне яклауга, Совет властена лояль мөнәсәбәткә күчә. 

Т.М. Насыров тарих фәннәре кандидаты, доцент

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев