Туганайлар

Керәшеннәрнең кием-салым һәм бизәнү әйберләре

XIX гасырның икенче яртысында керәшеннәрнең күпчелеге өйдә җитештерелгән тукымалардан тегелгән кием кигәннәр

Кием-салымнар арасында сакланып калган борынгы киемнәрдән  иң күзгә ташланганы — баш киемнәре. Yзенчәлекләр, күбрәк хатын-кыз баш киемнәрендә чагыла. Кызларның баш киемнәре яшь киленнәрнекеннән һәм өлкән хатын-кызларныкыннан аерылып  тора.

Одежда татар-кряшен

Одежда татар-кряшен. Ак калфак

Одежда татар-кряшен

Одежда татар-кряшен

Калпак

Ак калпак, калпак — ак мамык җептән озын итеп бәйләнә, очында чугы да була. Яшь кызлар башларына калфак киеп, аның өстеннән укачачак бәйләгәннәр. Ак калфак керәшеннәрнең элек киң таралган баш киеме булган. Ул кулланылыштан  күптән түгел генә төшеп калган. Чистай, Минзәлә, Алабуга өязләре керәшеннәрендә әле XX йөз башларында да ак калфаклар кигәннәр (Воробьев, 1953, 276).

Хәзерге вакытта керәшен ак калфаклар сакланмаган, әмма Казан арты төбәгендә, Мишә буе авылларында керәшен кызлары әле илленче елларга кадәр кичке уеннарга чигүле калфаклар киеп чыкканнар. Халык җырларында исә "ак калпак" сүзе дә еш кулланыла:

  • Эзәй буйларыннан эз киткән,
    Ак калпакай кигән кыз киткән.
    Ак калпакайы сызмалы,
    Без Йакты Күл (ав. ис.) кызлары.
    • Ак калпагың кисәнә,
      Чугын артка чөй сәнә.
      Эчеңдәге җаның ничек,
      Безне шулай күрсәнә (борынгы җыр).

 

Такыйа, такийа

Такыйа, такийа — кызлар баш киеме, аны Лаеш районы Ташкирмән  авылында яшәүче керәшеннәр һәм тау ягы керәшеннәре әле дә хәтерлиләр, сөйләп күрсәтәләр.

Такыя — баш киеме мәгънәсендә әдәби әсәрләрдә дә кулланы­ла: Хәтфә калфаклар, чигелгән кәләпүшләр, укалы такыялар — һәммәсе Казаннан килеп, Мәскәүдә сатыладыр (Ш. Мөхәммәдев).

Кашбау

Кашбау — очлы итеп тегелгән баш киеме. Аның аскы өлешенә эрерәк, ә өскә таба ваграк тәңкәләр тезелгән була. Мисал: Балык тәңкәсе күwек җалтырап тора кашбау тәңкәсе. Kaшбay>кaш+бay сүзләреннән ясалган, ягъни каш өстенә кадәр төшеп тора торган бизәнү әйбере. Мондый баш киеме электә Казан татарларында киң таралган булган (Риттих, 1975, 59; Будагов, 1971, 16). Шу­лай ук татар-мишәрләрнең ләмбрә (кашпау—ТТДС, 1969, 235) һәм темников (кашбау — Мухамедова, 1959, 228) төркемнәрендә, башкортларда (кашмау — Руденко, 1955, 190) һәм чувашларда (хушпу — Паллас, 1770, 137), бисермәннәрдә (кашпу — Белицер — 1971, 190—191) дә бар. Димәк, кашбау кайчандыр Идел буе төрки халыкларында киң таралган баш киеме булган дип нәтиҗә ясарга  нигез бар.

Кашбау, кашмау сүзләре әдәби әсәрләрдә, язучылар телендә:

  • Зәңгәр күлдә яшел төнбоек,
    Чәчкәсеннән кашбау ишәрмен (М. Җәлил).

Баш бәйләү

Яшь киленнәрнең баш киемнәре икенчерәк төрле булган. Туй вакытында "баш бәйләтү" дигән йоланы башкарганда, яшь киленнең  кыз чакта кия торган баш киемнәрен салдырып, киленнәр кия торган баш киемнәрен киерткәннәр.

Керәшеннәрдә бу эшне кыйаматлык әни башкара торган бул­ган. Кызлар баш киеме: калпак-чачак, маңгай укаларны салды­рып, хатыннар баш киеме: мәләнчек, сүрәкә, чигәчә һ.б. киертелгән. 

Мәләнчек — тәңкәле һәм укалы һәртөрле баш киемнәре астына  киеп калдырала торган чепчик формасындагы баш киеме. Ми­сал: Мәләнчек кийеп, баш бәйләп куй, чәчләр күренеп тормасын. Казан арты керәшеннәрдә бу сүзнең мәләчлек / мәрәчлек вариантлары  кулланыла.
Чигәчә<чигә+чә, чигә турысына тәңкәләр тезелгән баш киеме.   Чигәчәсе матур буган,  тәңкәләр йалтырап тора.  Кызыл бәйгүчле ди чигәчәсен. Казан арты керәшеннәре сөйләшендә чигәчә сүзе урынына җилкәлек сүзе кулланыла.
Сүрәкә — мәләнчек һәм чигәчә өстеннән киелә торган баш киеме.  Ул укалар белән чигеп, биек итеп тегелгән була. Тантаналы вакыйгалар (бәйрәм, туй һ.б.) уңае белән гадәттә олы яшьтәге хатын-кызлар кигәннәр. Сүрәкә чигүчеләр авылда кадерле һәм дәрәҗәле кешеләр булып исәпләнгәннәр.
Сүрәкә сүзе халык җырларында да еш кулланыла:

  • Сүрәкәләр чиктем киргесез,
    Киреп чиккәннәргә биргесез.
    Сайлап җәрне мин сөймәдем,
    Сайлап сөйгәннәргә биргесез.
    • Сүрәкәләр чиктем бизәкләп,
      Дүрт ти почмакайын пичәтләп.
      Әйтәсе сүземне әйтми калдым,
      Алдагы көнемне исәпләп.

Сүрәкә канаты — сүрәкәнең арткы ягына беркетелеп, аркага төшеп тора, кулдан сугып эшләнгән яки ефәк материядән тегелгән була. Ул Алабуга районы керәшеннәрендө чукул дип атала.
— Сүрәкә канаты артка асылынган, ычы итәкле буладырыйы, кыругум җаннары тасмалы буладырыйы. Аның эстеннән катыннар  җаулыгы бәйли җәш киленнәр, чуклы ак җаулык — чст.-крш.
Керәшеннәрдәге сүрәкә формасында булган баш киеме русларда (сорока — Фасмер, 1971, 46) һәм мариларда (сорака) бар.
Чукул — сурәкә, маңгай ука һәм маңгай тәңкәнең арткы өлешенә беркетелгән материя, Алабуга районы керәшеннәрендә шулай атала. Ул арканы каплап тора, очына, гадәттә, челтәр тотылган була. Мисал: Чукулы җепәктән теккән Дарҗаның, аныкыя сорагыз. Казан арты, Чистай керәшеннәрдә шул ук мәгънәдә сүрәкә канаты дигән сүз кулланыла.
Башкортстанның Шаран районы Базгыя авылында шундый ук мәгънәдә качмык сүзен кулланалар: Качмык сәленеп тора аркада, бәк матур булаларыйы кызлар элгәре.

Яулык һәм бөркәнчекләр

Хәзерге вакытта хатын-кызларның баш киемнәреннән почмаклап бәйләгән яулык төп кулланылышта тора. Электә исә хатын кыз баш киемнәре, кием булу белән бергә, күп төрле детальләрдән торган үзенчәлекле бизәнү әйберләре та хезмәт иткән. 

Түгәрәк җаулык — кара ефәк җеп белән чигелгән, кырыйларына ука тотылган, маңгай турысына тәңкәләр тезеп эшләнгән баш киеме. Аны яшь киленнәр кия. Түгәрәк яулык дип аталса да, бу баш киеме дүрт почмаклы, аның уртасына күпертеп чигелгән эре кара бизәкләр төшерелгән.

  • Түгәрәк җаулык тектем мин,
    Түгәрәк күзем түнтәреп.
    Син икәнен белгән булсам,
    Карарыйм күземне күтәреп.


Ак җаулык — олырак хатын-кызлар бәйли торган баш киеме. Ак яулык дип аталса да, аның ике башы күпертеп чигелгән, сөлгесыман итеп сугылган озын ак тукымадан ясалган, аны иң өстән чалмасыман итеп чорнап куйганнар. Этнограф Ю. Г. Мухаметшин хезмәтләреннән күренгәнчә (1977, 121), керәшеннәрдәге ак җау­лык, формасы һәм чигү үрнәкләре, ягыннан, чувашлардагы сурпан тутри һәм пус тутри дигән баш киеменә бик охшаш.
Чистай керәшеннәрендә шундый баш киеме катыннар җаулыгы дип атала һәм аның формасы да икенчерәк төрле: Катыннар җаулыгы чуклы була.
Дарай җаулык — өстән бөркәнә торган чәчәкле ефәк яулык, Ул гадәттә кызыл төстәге ефәктән була. Мәсәлән: Марҗыйның сөйгән җегете дарай җаулык бүләк итеп биргән.
Тастар җаулык — яшь киленнәр бөркәнә торган яулык (Тау ягы керәшеннәрендә).
—  Тастар җаулык эшләгән алты атна, үзе сугып, башларын тегеп (чигеп) нәгышлаган.
Күшәгә — киндердән тегелгән бизәкле яулык. Ул сүз казан арты төбәгендә, төньяк районнарда: Балтач, Малмыж керәшеннәре сөйләшeндә очрый. Кәбинәт җаулык, кәминәт җаулык — чәчәкле ефәк яулык, аны кәбенгә кергәндә бөркәнгәннәр.

Бөркәнчек

Бөркәнчек — аны туйда яшь киленнәр бөркәнә, ак киндepдән яки кызыл шакмаклы алачадан тегелгән була (кызыл бөркәнчек дип тә әйтәләр).

  • Имәннәр сайгак имерек,
    Җүкәләр сайгак җимерек.
    Атлар җигеп, бөркәнчек салып,
    Кыз алырга килдек җилдереп.

Бү сүз тау ягы керәшеннәрендә (бөркәнчек), касыйм татарлары сөйләшендә (бер 'инче'), себер татарларының төмән сөйләшендә (пөргәнцек), чуваш телендә (пургенчек) дә шул ук мәгънәдә кулланыла.

Өс киемнәре һәм  бизәнү әйберләре

Керәшен хатын-кызларының баш киемнәре генә түгел, күлмәк яки җилән өстеннән киелә торган бизәнү әйберләре дә бик үзенчәлекле итеп, тәңкәләр тезеп эшләнгән. Керәшеннәрнең өс киемнәрендә берникадәр рус йогынтысы да сизелә, шулай ук ма­ри, мордва, чувашлар белән дә уртак һәм охшаш яклар табыла.

Мыйтумар, кәсилә, кәситә

Мыйтумар, бут'умар, буйтмар, буйдымар — өч-дүрт рәт тәңкә тезеп ясалган, бер иңбашыннан икенче як култык астына киелә торган укалы киң тасма, хәситә. Мисал: Мыйтумарны сүттем, тәңкәсен кызыма биреп җибәрдем мин. Күлмәг өстеннән мыйту­мар кийеп, жалык та җолок җөрөрләр ийе кызлар элгәре. Мый­тумар, бутумар сүзе Алабуга районы керәшеннәрендә кулланыла, шулай ук Мамадыш районы Керәшен Пакшин авылында буйдымар вариантында сакланып калган.
Казан арты керәшеннәрендә мыйтумар сүзе урынына кәсилә/ кәситә сүзләре кулланыла.

  • Кәсилә ди бауларың көмеш буса,
    Саласың да кимәс муйныңнан.
    Сөйгән дә җәрләрең матур буса,
    Чыгарасың кимәс куйныңнан.

 

Сакал, түшлек

Сакал — тәңкәләр тезеп ясалган изү. Ул күлмәк өстеннән киелгән. Сакал шундый бизәнү әйберсе буларак Алабуга районы керәшеннәрендә, казан арты төбәгендәге Керәшен Пакшин, Yрәчбаш, Дүсмәт авылларында билгеле. Мисал: Сакал күп кешедә бумады элек, сакалга тәңкә күп кирәк тезәргә.
Казан арты керәшеннәрендә шушы мәгънәдә изү, түшлек сүзләре кулланыла:

  • Базарларга барып тәңкә алдым,
    Кәсиләгә түгел, түшлеккә.
    Кызыгыз өчен борлокмагыз,
    Кызыгызны тотарбыз кешлеккә.

Мун'җака, тамакса

Мун'җака, тамакса — тар гына материя кисәгенә мәрҗән һәм бөтен тәңкәләр тезеп ясалган, муенга киелеп, арттан бәйләп куела торган бизәнү әйбере. Мисал: Ашка-сыуга барганда да бәйләмийем кәзер мун'җаканы (Кылыччы). Әвәле кызлар чакта мун'җакасын, чәчүремнәр җасарга чым мәрҗән таба алмый интегә торган ыйык (Кылбагыш).

  • Муйнымдагы мун'җакамның
    Җиде бөтөн икэн тәңкәсе.
    Кызыбызны сезгә бирәбез,
    Инде син булырсың аның әнкәсе.

Җака чылбыры — муенга киелә торган бизәнү әйбере, ул кыйммәтле ташлар белән, чылбыр рәвешендә биш тармаклы итеп эшләнгән була. Җака чылбыры бигрәк тә керәшеннәрдә, Казан һәм Урал татарларында киң таралган булган. Шуңа охшаган бизәнү әйберсе башкортларда табыла: теркәмә һырга, сылбырлы каптырма һәм ул башка күрше халыклар — чуваш, мари, удмуртларга  да хас булган (Татары, 1967, 154).

Сырга

Сырга — алка. Ул хатын-кызларның бизәнү әйберләре арасында киң кулланылышта булган. Аларны олы сырга, кечти cыpга дип аерып йөрткәннәр. Сырга — борынгы төрки сүз, башка төpки халыклардан башкорт телендә һырга, алтай телләрендә сырга ызырга, якут телендә—ытырга вариантларында кулланыла. Ка­зан арты керәшеннәрендә сыргага ефәк тасма беркетелеп, ул билгә кадәр төшеп, бер сыргадан икенчесенә тоташкан була һәм аны сырга бавы дип атыйлар.

  • Сырга ди бауларың билдәндер,
    Киемчеләр печеп лә биргәндер.
    Бу кашларың белән бу күзеңне
    Бер ходаем сиңа биргәндер.

 

Ука  җилән

Ука җилән, җилән — якалары һәм изүләре укалар белән чигеп эшләнгән өске кием, хатын-кызларның җәйге киеме буларак ул киң кулланылышта булган, аны ука-җилән дип тә атап йөрт­кәннәр. Шундый җиләннәрне безге Алабуга районының Иске Бигәш һәм Иске Yтәгән авылларында күрергә туры килде. Мисал: Укалы җиләнне бәйрәм-нардуганнарда гына кийәр ийек аны.

Әрмәк, чуба, бәрән кабы, чикмән...

Әрмәк — кара төстәге мамык-җеп материядән билле итеп бөреп тегелгән өске кием. Шундый ук кием русларда (армяк) һәм Урта Идел буендагы угро-фин халыкларында, шулай ук Себердәге төрки халыкларда да билгеле.

  • Кырмаҗиннар алдым җиләнгә,
    Көмеш инә кирәк җөйләргә.
    Җакшы әдәмнәр килгән тыңнарга,
    Габрат (гыйбрәт) җыру кирәк җырларга.

Чуба — ак киндердән тегелгән өске кием. Мисал: Чубаны җылы багытта кийәсен инде, калын бумый ул.
Чуба сүзенең төрле фонетик вариантлары, мәсәлән, чуwа — казан арты, чыба — мордва-каратай, чоба — гәйнә, минзәлә сөйләшләрендә билгеле. Халат формасындагы шундый ук исемдәге кием башка халыкларда булган: мордва-каратайларда (Бeлицep, 1973, 86), башкортларда (Руденко, 1955, 159), алтай халыкла­рында (Потапов, 1951, 29-30).
Бәрән кабы (тун) — бәрән тиресеннән тегелгән тун. Мисал: Бәрән кабы тузган инде минем, җаңа тун тегәргә сарыклар җук кәзер.
Чипкән/чикмән — өйдә сугып эшләнгән туладан тегелгән өске кием. Мисаллар: Пелис чалбар кигән, чикмәне озын гына (Керәшен Шуран). Тула чипкән кидек үзебез тегеп, озон чипкән (Кабан-Бастрык).


Алҗапкыч, күлмәк

Алҗапкыч сүзе сирәк очракларда өлкән кешеләр сөйләмендә алчүперәк формасында да кулланыла. Мисаллар: Бәчүкә түтинең алчүперәген күрсәттем боларга (Толабай). Сандыкта кейем күп: күлмәкләр, ыштаннар, алчүперәк, чиккәннәр, чалбарлар, бөйстәрләр, әзәрләр, бүрекләр, җаулыклар (Керәшен Сәрдә). Алчеприк, алчепрәк сүзләре татар теленең нократ, гәй сөйләшләрендә дә кулланыла.
Бизәкләрнең формасы ягыннан алъяпкычлар түбәндәгечә аталып йөртеләләр: алмалы алҗапкыч, чуптарлы алҗапкыч, чүпләмле алҗапкыч.
Казан арты керәшеннәре сөйләшендә сирәк кенә алгапыс ва­рианты да очрый.

  • Алгапысы айлы-айлы,
    Сөйләгән сүзе җайлы.

Калталы күлмәк — бала итәкле күлмәк.
—  Йәш килен калталы күлмәк кийә. Калта диләр,  менә күлмәкнең итәгенә бөреп куйалар кечти итәк, калталы күлмәк була. Калталы күлмәкләр кийеп, аның өстеннән ука-җилән кийәр ийек — т. кам.-крш.
Минчәт (күлмәге (т.-я.-крш.) —чиркәүдә никахлашканда  киелә торган күлмәк.
—  Ике итәкле күлмәк кигән, запун бәләгән. Минчәт күлмәкләрен үлгенче сакли, үлгәндә шаның белән, минчәт күлмәге белән күмәләр.

Аяк киемнәре

Чарык яки  чәрик башмакны, күннән тегелгән баулы аяк киемен, әле бүгенге көндә дә хәтерлиләр.

  • Ишәле (ав. ис.) урамын йөри-йөри,
    Чуклы чәригеме туздырдым.
    Чуклы чәригеме туздырмадым,
    Йәшлек дәwереме уздырдым.

 

Ф.С.Баязитова. “Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты” китабыннан. Казан-1997

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: