Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Керәшеннәрнең фольклорыннан: табышмаклар

Казан керәшен педагогия техникумы хәзерлек төркеме тыңлаучысы Васса [Тихоновна] Николаеваның “Табышмаклар” дип исемләнгән иншасы (ТАССРның Мамадыш кантоны Шемортбаш волостеның Дүртиле-Субаш авылы) (1921 ел)

1) Минем көчегем юлда калды (төкерек);

2) Мөгри-мөгри мөгезен күккә йөгри (төтен);

3) Тәбәнәк күктән кар ява (он иләү);

4) Дүрт татар бер төшкә атар (сыер савуы);

5) Җир астында кызыл әтәч (чөгендер);

6) Кечкенә генә бөкре бөтен кырны кистерә (урак);

7) Бер тычканда ике йорым (чабата киндерәләре);

8) Анасы мескен эчта утыра, атасы мескен тышта утыра, кызы чибәр кунакка йөри (анасы - эчке морҗа, атасы - тышкы морҗа, кызы - ут),

9) Авылы бар, төтене юк (зират);

10) Ти, дисә тими, тимә, дисә тия (иреннәр - губы);

11) Ишектән керә, түргә барып утыра (суык);

12) Аяксыз-кулсыз агачка менә (әче камыр);

13) Аяксыз-кулсыз капка ача (җил);

14) Аяксыз-кулсыз күлмәк кия (түшәк);

15) Анасы сузылган, балалары төзелгән (матча белән түшәмнәр);

16) Ак кигән, башы түшәмгә тигән (мич);

17) Бер мичкәдә ике төрле аракы (күкәй);

18) Олы абзарның көтүен кече абзарга яптым (мич тарту);

19) Кырга бара бөрчә күк, кырдан кайма көлчә күк (шалкан);

20) Җиз абзарда җизни аты кешни (кыңгырау);

21) Караңгыда килен елый (умарта кортлары),

22) Акылы бар, җаны юк (үлчәү - весы)

Чыганак: ЧДГФИ МА. 1 булек. Н.В.Никольский фонды. 309 сак. бер. 523-524 6.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев