Туганайлар

Керәшеннәрнең аш-сулары

Элгәреге керәшеннәрнең үзләренә генә хас булган аш-сулардан берничәсе

Керәшеннәрдә традицион булган ит ашамлыкларының берсе – үпкә-бавыр тәбәсе.  Аны түбәндәгечә әзерлиләр: табага терлекнең түш мае катламын салып, аның өстенә   йөрәк, бөер, үпкә һәм бавырны турап, суган кушып салалар да, өстен тагын бер кат түш мае катламы белән каплап, пичтә пешерәләр.

Кан тәбәсе. Терлекне суйган вакытта канын берәр савытка җыеп алып, иләктән сөзәләр, тоз һәм он салып болгаталар. Аннан соң табага түш мае катламын җәеп, канны, үпкә-бавырны турап салып, өстен табак яки  таба белән каплап, пичтә пешерәләр.

Дерелдәвек. Мал-туар аякларыннан һәм башларыннан пешерелә.

Тутырма. Олы терлек эчәгесе эченә ит белән ярма  тутырып пешерелә. 

Каклаган ит-куырдак. Тозлаган итне пичтә киптереп әзерләгән ризык.

Керәшеннәрнең ашау-эчүендә сөт ашамлыклары да зур урын алып тора.

Каймак. Ул ике төрле юл белән әзерләнә: беренчесе, балчык чүлмәккә салып сөтне берәр тәүлек салкын урында тоткач, куерган өстен җыеп алалар (сөт өсте); икенчесе, яңа сауган сөткә сөт өсте салып кайнаталар да, кар базына (яки суыткычка) төшереп куялар. Аннан соң өскә утырган катламны агач кашык белән ипләп кенә җыеп алалар. Бу инде “кайнаган каймак” була.

Катык. Өсте алынып, кайнатып, иске катык яисә әче ипи белән әчетелгән сөт.

Айран. Май язганнан соң калган сыеклык.

Турта. Тоз салып ак майны эреткәннән һәм чиста майны җыеп алганнан соң калган өлеше.

Әйрән. Катыкка салкын су салып болгатылган эчемлек.

Сөзмә. Әчегән сөттән ясалган эремчек (әмма ул кайантып  ясалмый).

Угыз сөте. Сыер бозаулагач та берничә сауган сөтне кайнатып ясалган ашамлык.

Керәшеннәрдә ашлар зур урын алып тора: токмачлы аш, чумарлы аш (әче чумар, борчак чумары), умач ашы, өйрә (тары ярмасы белән бәрәңге шулпасы), шти, борчак, арпа, солы шулпалары, кәбестә ашы, окрошка (ачыткычка ит, күкәй, яшелчә турап ясалган салкын аш) һәм  эремчек, бәрәңге, үпкә-бавыр пилмәннәре.

Оннан һәм төрле ярмалардан да төрле ризык әзерләнелә: ботка, боламык (он һәм су болгатып), талкан, солы, борчак кесәлләре. 

Икмәк ризыгының гына да ничәмә-ничә төре бар: төче һәм әче күмәч, көлчә, тәбикмәк,   дурчмак, кыстыбый, күзикмәк, чөгендер тәкәсе, эчәк бөккәне, шишара, чәй төше һәм башкалар.

Эчемлекләрдән: чәй, әйрән, ачыткы, сыра, кумышка, әчегән бал.

 

Язма Түбән Камада гомер кичергән ветеран укытучы Петр Ибаев архивыннан алынды.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: