Туганайлар

Керәшеннәрдә беренче шкул

Урыс булмаган халыкларны үз ана телләрендә укыту максатыннан 1863-64 нче уку елында Казанда ачылган беренче керәшен шкулына 145 ел тулды. Бу мәктәп тарихыбызда зур эз калдырган, әле бүген дә эшләп ятучы керәшен авыл мәктәпләренең чишмә башы булган

Казан керәшен шкулы тарихы танылган мәгърифәтче һәм миссионер Василий Тимофеевич Тимофеев (1836-1893) исеме белән тыгыз бәйләнгән. Ул Мамадыш районы Чиябаш авылында туа. Аны 1863 елны Казан Духовная Академия профессоры Николай Ильминский татар теле буенча практик уроклар алып баручы итеп Духовная Академиянең миссионерлар бүлегенә урнаштыра. Бу вакытта Тимофеев хатыны белән Академия янындагы яртысы җир астында булган бәләкәй генә йортта яши. 1863/64 уку елында ул Чиябаштан өч керәшен малаен һәм бер керәшен кызын алып килеп укыта башлый. Василий Тимофеев чын керәшен шкулы оештыра, уку-укыту туган телдә алып барыла. Бу башлангычны Н.И.Ильминский, Е.А. Малов һәм башкалар хуплап кабул итәләр. 1864/65 уку елында шкул официаль теркәлеп эшли башлый, анда 15 бала укый. 1865/66 уку елында шкул академия янындагы бер этажлы йортка күчә.

1866 елда шкулда Халык Мәгариф министры граф Д.А.Толстой була. Шуннан соң Үзәк керәшен шкулының хәле нык яхшырып китә. Шкул министрлыктан елына бер мең сум акча ала башлый (моңа кадәр ул бары тик хәйрия акчалары хисабына эшли).

1867 елны Василий Тимофеевка священник саны бирелә. 1866 елда шәһәр Думасы шкул өчен Арча кырында зур участок бүлеп бирә. Һәм монда купец-подрядчик С.А.Арефьев үз хисабына ике этажлы агач йорт төзетә. 1867/68 уку елында шкул шушы йортка күченә (соңыннан монда кызлар бүлеге урнаша).

1868 елны шкулда император Александр II нең улы бөек князь Алексей Александрович, 1869 елны - наследник бөек князь Александр Александрович - булачак император Александр III, 1870 елны - Александр II нең энесе, либераль карашлы күренекле дәүләт эшлеклесе, бөек князь Константин Николаевичлар була.

1870-1871 елларда кирпечтән ике этажлы төп корпус төзелә. Анда дирекция, класслар, малайлар өчен общежитие, ата-аналарга кунып чыгу өчен бүлмә урнаша. Төзелеш өчен Халык Мәгариф Министрлыгы - 10000 сум, университет профессорлары - 4000 сум, духовная академия -1200 сум, бөек княгиня Мария Федоровна (булачак императрица) - 1450 сум акча бирәләр. Чиркәү өчен бөтен кирәк-яракны купец П.В.Щетинкин булдыра. Проект авторы - укыту округы архитекторы В.К.Бечко-Друзин була. 1871/72 уку елында бу корпуста дәресләр башлана. Казан кодрәтләр кылучы изге Гурий хөрмәтенә ачылган шкул чиркәве архиепископ Антоний тарафыннан 12 декабрьдә аруландырыла. 1871 елның 28 августында шкулда император Александр II була. Аның белән очрашу өчен шкулга барлык укучыларның ата-аналары һәм башка бик күп керәшеннәр килә. Бу вакыйга истәлеге итеп соңрак шкулда мемориаль такта куела. 1872-1874 елларда шкул бинасында вакытлыча укытучылар семинариясе урнаша, шул вакытта шкул комплексының соңгы бинасы - ике этажлы агач йорт төзелә.

Кызганычка каршы, хәзерге вакытта барлык агач корпуслар да җимерелгән, 1921 елны чиркәү таратыла, соңрак чаңы төшерелә. Шкулның төп кирпеч корпусы гына сакланып калган, 1932-1933 елларда аңа өченче этаж, бинаның формасын үзгәртеп, янкорма өстәп төзелә.

Үзәк керәшен шкулы тулы булмаган урта белем бирүче уку йорты була. Анда казна хисабына яки аз гына хак түләп, күпчелек керәшен авылларында ачылган Изге Гурий Туганлыгының башлангыч мәктәбен һәм миссионерлык мәктәпләрен тәмамлаган укучылар алына. Уку 4 ел дәвам итә, урта белем алу өчен укытучылар семинариясенең югары классларында укырга кирәк була. 1874 елдан мәктәпнең кызлар укыту бүлеге ачыла. Үзәк керәшен шкулы керәшеннәргә аң-белем бирүдә зур роль уйный.

1913 елга шкулның 896 укучысы - укытучы, 242 кеше - дин эшлеклесе, шул исәптән 50 ләп кеше - священник була, күпләр югары белем дә ала.

Шкулны оештыручы Василий Тимофеев үлгәннән соң, 1895 елдан 1918 елга, ягъни мәктәп ябылганчыга кадәр мәктәп җитәкчесе булып Тимофей Егорович Егоров (1856-1927) тора. Ул хәзерге Лаеш районы Янсуар авылында туа, Үзәк керәшен шкулында һәм Казан укытучылар семинариясендә укый. Тимофей Егоровның хатыны Василий Тимофеевның кызы Пелагия Васильевна кызлар бүлеге белән җитәкчелек итә. Купец Павел Васильевич Щетинкин мәктәпкә гел ярдәм күрсәтеп тора. Шкулның даны еракларга тарала, анда укырга теләүчеләр күп була, укырга кергәндә конкурслар зур була. Шкулда укып чыгучылар арасында священниклар һәм укытучылар гына түгел, ә күренекле галимнәр, культура эшлеклеләре дә була: мәсәлән, танылган шагыйрь, священник Яков Емельянов (1848-1893), педагог Роман Даулей (1879-1952), тарихчы һәм педагог Василий Горохов (1891-1960), шагыйрь, публицист һәм миссионер священник Давид Григорьев-Саврушевский (1976-1939), удмурт мәгърифәтчесе Иван Михеев (1876-1937), язучы Дарья Аппакова (1898-1948) һәм башка бик күпләр. Казан Үзәк керәшен мәктәбен бетерүчеләр арасында Брест крепостеның легендар саклаучысы, Советлар Союзы Герое майор Петр Гаврилов (1900-1979), Бөек Ватан сугышы полководецы генерал Алексей Яковлев һәм Севастополь оборонасы герое генерал Петр Новиковлар да бар.

13.11.2009

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: