Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

“Керәшен җорты” сезне көтә

Узган елның ноябрь азагында Чаллы шәһәре этнографик-мәдәни керәшен җәмгыяте үзенең 20 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте. Шушы истәлекле датага туры китереп, "Чишмә" халык-лар культурасы үзәгендәге керәшен җәмгыяте бүлмәсен "Керәшен җорты" музее итеп эшләп, халыкка тагы бер куаныч ясадылар.

Гүя монда тормыш тукталмаган...

Керәшеннәрнең үткәнен, тормыш-көнкүрешен чагылдырган бу музей, чыннан да, авыл өен хәтерләтә - капкадан иң элек ишек алдына үтәсең, аннары йортка аяк басасың - монда да шулай. Агач бүрәнәләре, бизәкләп эшләнгән тәрәзә кашагалары, өй кыегы, коймаларына кадәр авылча.

Йорт эченә кергәч, үткәнгә кайткандай буласың: тонык кына яктылык сирпүче куыклы лампа, ап- ак пич. Пич авызында чуен чүлмәкләр, ухваты да янәшәдә генә. Пич башына кәрзинле зур сыра бүтиле менеп кунаклаган. Ишек катындагы чаршау артында ястык-мендәрләре кабартылган, чыбылдыгы эленгән агач карават, түшәмгә эленгән сиртмәдә кабыктан эшләнгән бишек тирбәлә. Идәндә - суккан паласлар, стенада чигүле япмалар, суккан күлмәкләр, бистәрләр, күкеле сәгать, көзге. Тәрәзәләргә тишекләп чигелгән пәрдәләр эленгән. Уртада агач өстәл. Суккан ашъяулык өстендә җиз самовар утыра. Җеп эрләү өчен тәгәрмәчле чыгыр, күмер үтүге, бизмән, көндәлек тормышта кулланылган башка күп төрле элеккеге эш кораллары - барысы да борынгы әйберләр. Түр почмакка, керәшен чигеше төшерелгән яулык астына тәре куелган. Биредә музейларда була торган салкынлык түгел, киресенчә, җылылык, ниндидер бер җанлылык тоясың. Әйтерсең, монда тормыш тукталмаган - менә хуҗа кеше кайтып керер дә, итек, бияләйләрен салып, пич алдындагы ярган утын өстенә киптерергә куяр, самоварын яңартып җибәрер. Чәй кайнаган арада, берәр кул эшенә тотыныр кебек. Тагын бер игътибарга лаек үзенчәлек бар, бу - керәшеннәрдән чыккан Советлар Союзы Геройларының фотолары. Әйтерсең, бу кешеләр дә кайчандыр бу йортта яшәгәннәр, шушыннан чыгып киткәннәр. Ә иске гармун, гүя, әле дә аларның кайтуын көтә...

Сандык төпләреннән музейга

Музей өчен экспонатлар - 2001-02 елларда, җәмгыятькә бу бүлмәне биргәч, әкренләп җыела башлый - кемдер үзе алып килә, кайсыберсен барып алалар. Җәмгыятьнең элеккеге җитәкчесе Николай Ипеев һәм "Карендәшләр" фольклор ансамбле җырчылары Валентина Харитонова белән Надежда Сырышева авылларга чыгып, өйдән-өйгә кереп, әйберләр җыеп йөргәннәрен әле дә хәтерлиләрдер. Буш кул белән кайтмыйлар билгеле: ярма ташы, жилпуч, кер тагарагы, шалтыравык, ухват һәм шуның ише башка күптөрле әйберләр, Тукай районы Борды авылы музее бүләк итеп биргән экспонатлар да бар.

"Керәшен җортын" киендерү, экспонатлар табуда күп кешенең көче керде, ди музей җитәкчесе Светлана Загидуллина. Һәр әйбернең кайдан, кем алып килүе, ничәнче елларда кулланышта булганлыгы турында мәгълүматлар компьютерга кертеләчәк, әлегә журналга теркәлеп барыла. Суккан бистәрләр арасында иң борынгысы Начтук түти Асанованың 1893 елда ерак әбисе килен булып төшкәндәге бирнә бистәре икән. Бишекне дә, анда ятучы курчак-баланы да Начтук әби киендергән, тәре яулыгын да ул тегеп, чиккән. Әле дә "Карендәшләр"ансамбленә йөрүче 71 яшьлек Райка түти Асанова исә, үзенең кияүгә чыккандагы сандыгын бөтен бирнәсе - чигүле бистәрләре, тәрәзә пәрдәләре, чигешле карават кыры, мендәр тышлары, ишек чаршаулары белән бергә алып килгән. Борынгы сиртмә дә аныкы. Ничәмә-ничә буынны күргән, күн каешы әле дә исән бу сиртмәдә кайчандыр Райка түтинең ире Миша дәдәй тирбәлеп үскән бишек асылган булган. Иң элгәрге әйберләрдән булган - чыбылдык, чыгыр, күмер үтүге, чуен, кринкә (сөт савыты), төрле зурлыктагы шешәләр - Надежда Сырышеваның Менделеев районы Иске Гришкин авылында гомер кичергән әнисе Наталҗадан калган. Кылыч, җон һәм сүс кабаларын да шушы авыл кешесе Тарасов Петр бүләк иткән.

Светлана үзе дә туган төбәге Минзәлә районы Түбән Юшады авылына кайтып, өй, мунча түбәләрен актарып кабык бишек, гер, ит тарттыргыч, кадак (үлчәү), стена көзгесе ише нәрсәләр табып ала. Көзгене аның бабасы - балта остасы да, пич чыгаручы да булган Питрәй Иваны үз куллары белән ясаган. Шулай ук әбисе Праскидан калган бирнә бистәре дә, әнисе Глафира Ивановна чиккән өстәл кыры, чаршау һәм башкалар да музейга күчә.

"Керәшен җорты" идеясе кемнеке?

Әлеге сорауны шушы музейны булдыруда башлап йөрүче Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агаповка бирдем. Кыска итеп "Минеке" димичә, җавапны ерактан башлады ул:

- Ике ел ярым элек егетләр җәмгыятьне җитәкләүне сорадылар. Кайсыдыр оешмага, кемгәдер бәйле булырга яратмасам да, сүзләрен аяк астына саласы килмәүдән ике елга гына дип алынган идем. Юбилей уңаеннан алда зур мероприятиеләр уздыру бурычы туды. Шундый чакта китеп бару бер дә матур булмас иде. Җәмгыятьнең күрсәтер эше булырга тиеш. Ансамблең, менә дигән бәйрәмнәрең булса да, 20 ел буе җәмгыять булып торып та, шушындый музеең булмау - дөрес түгел. Моның өчен, әлбәттә, күп йөрергә, эзләнергә, табарга туры килә. "Без тегендә, монда булдык" дип кенә әйтүдән бер мәгънә юк - һәр эшнең нәтиҗәсе, документлаштырылган язулары булырга тиеш. Кайсыдыр авылга баргансың икән - менә аның тормышы, язмышы. Анда шушындый җырлар җырлана, йолалар саклана, дип алып күрсәтерлек хезмәт кирәк. Безгә Республика керәшен җәмгыяте, регионнар белән тыгыз элемтәдә булырга, оешмасы эшен киңәйтергә кирәк, дип уйлыйм. Чөнки Чаллыда кругозор, потенциал зур. Бары әз генә селкетеп, җанландырып җибәрү кирәк. Мин селкетүче-катализатор булып алынганмын икән инде, кул кушырып утырмаска тиеш. Ә идеягә килгәндә - ул минеке, идея гына түгел, чыгымнарның да байтак өлеше үземә туры килде. Уртага салып сөйләшкәннән соң, идарә членнары - өч Александр (Саша) Высоцкий, Аппаков, Кондратьев идеяне хуплап чыктылар. Әлбәттә, бераз гына каршы килүчеләр дә, ышанмаучылар да булды.

Йорт салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы...

"Керәшен җорты" музее ачылган икән, дигән хәбәр чаллылылар арасында тиз таралды һәм зур кызыксыну уятты. Җирле телевидение күрсәткән сюжеттан соң музейга килеп, аны үз күзләре белән күреп китәргә теләүчеләр тагы да артты.

- Шунысы кызыклы: керәшен кешесе генә түгел - украин, мордва, мари, чуаш, башкорт, грузин - барысы да кереп карый йортны. Композициядә, экспонатларда алар үзләренең тормыш-көнкүрешенә якын элементлар, уртаклыклар табалар, "Туган җирләргә, балачакка кайткан шикелле булдык" дип, хис-кичерешләре белән уртаклашалар.

Чыннан да, мондый музей булдыру уен эш түгел. Йорт салудан бер дә ким түгел, акча ягы да кирәк бит әле.

- Гомумән алганда, без башкарган эшләр бик авыр барды дип әйтә алмыйм, чөнки егетләр бу эшнең кирәклеген аңлап, чын күнелдән, бөтен көчләрен биреп тырыштылар. Барысы 300 меңләп акча тотылды бу ремонт эшләрендә. Мин, әлбәттә, кемнең күпме көч куйганын тиененә хәтле әйтеп бирә алам, әмма ул бүгенге көндә минем өчен әһәмиятле түгел. Ә менә бүгенге көндә костюмнар кую, репетицияләр бүлмәсе ремонтланып, музеебыз чын мәгънәсендә аякка басу минем өчен зур сөенеч. Форсаттан файдаланып, мин, тагын бер тапкыр, Высоцкий Александр Валентиновичка, Аппаков Александр Михайловичка, Кондратьев Александр Ефримовичка зур рәхмәт әйтер идем, - ди Виталий Васильевич.

- Музейдагы өстәлне бабагыз - Печник Иван үз куллары белән ясаган. Бабагызга ошаптыр инде, сезнең дә кулдан килмәгән эш юк...

- Куыклы лампаны да электрныкы итеп үзгәрттем, токка тоташтыргач пилтә янган шикелле генә яктылык биреп тора. Пичне, костюмерныйдагы шкафларны үзем ясадым.

Кул белә, теләк бар. Үземнең янга берәр егет чакырам да - эшлибез бергә.

- "Керәшен җорты" композициясен милли киеменнән булган манекен-курчаклар белән тулыландырырга уйламыйсызмы?

- Сүндәрәгә "балалар" менгерергә, пар әби белән бабай манекенын борынгы керәшен киемнәренә киендереп өстәл артына утыртырга дигән уй бар барын. Аерым төбәкнең киемнәреннән булган курчаклар да куясы килә. Бу экспозиция тулысы белән керәшеннәрнең үткәнен, тормыш-көнкүрешен чагылдырырга, һәрбер экспонат бер-берсе белән үрелеп барырга тиеш. Ишек алдына "уфалла" арбасы, кое куясы бар. Йорт эчендә геройлар фотоларыннан тыш, үткәнне чагылдырган иске фотолар да, бүгенге көн ветераннарын, артистлар, язучыларның фотоларын да рамга тезеп куячакбыз. Бу иртәрәк кирәк иде, әлбәттә. Исемебезне барлаганда, җисемебезне онытырга ярамый. Инде күп кенә күренекле кешеләребез арабызда юк.

"Булдымы? - булды"га түгел, булсынга

Яңабаштан этнография музейлары ачу мөмкинлеге әкренләп бетеп бара торган заманда яшибез. Шушындый "Булдымы? - булды"га түгел, булсынга, дип йөрүче, яңа уйлар, идеяләр белән янып яшәүчеләрнең, җәмгыять башында торган җитәкчеләребезнең эшләренә карап башкалар да уянсыннар, акча юклыкны сылтау итеп, музейлар проблемасын берничек тә кичектерергә ярамаганны аңласыннар иде. Үз тарихыбызны үзебез барлап, үзебез кадерләмәсәк - кем кадерләр соң?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев