Туганайлар

Керәшен укытучылары мәктәбе

Керәшеннәрнең үз араларыннан укытучылар әзерләү максатыннан, 1863 нче елның ноябрь аенда Казанда дүрт еллык Керәшен укытучылары мәктәбе ачыла

Ачылган вакытта монда барлыгы 30 малай һәм 1 кыз укуга алына. Ә биш елдан соң укучылар саны 117 га җитә. Мәктәптә укыту нигездә татар телендә алып барыла, рус теле, аерым фән буларак, ана теленә нигезләнеп өйрәтелә. Анда атнага 32 сәгать дәрес бирелә. Дәресләрнең сәгатьләп бүленеше түбәндәгечә; закон божий (татар телендә) — 6 сәгать, славян язуын уку 3 сәгать, туган тел — 4 сәгать, рус теле — 6 сәгать, язу (рус һәм татар телендә) — 6 сәгать, җыр (рус һәм татар телендә) – 3 сәгать, хисап (татар телендә) — 3 сәгать, гимнастика —1 сәгать. Казанда мәктәп ячылып озак та үтми, урыннарда аның филиаллары ачыла башлый. 1884 нче елга Мамадыш өязендәге 33 керәшен авылында, Лаеш өязендәге 11 керәшен авылында, Чистай өязендәге 10 керәшен авылында мәктәп ачыла. Мәктәпләрнең барсында да укытучы булып Казан керәшен мәктәбен бетергән укытучылар билгеләнә. 1863-1913 нче еллар арасында — 50 ел эчендә — бу мәктәптә барлыгы 6339 кеше укыган. Шулар арасыннан 4454 ир-ат, 1885 хатын-кыз булган. Ирләрнең 636 сы, кызларның 260 ы укытучы һөнәрен сайлаган. Мәктәпне бетергән 167 кеше — поп, 45 кеше — дьячок, 30 кеше дьякон булып эшләгән. Мәктәп шул дәвердә барлык керәшеннәр өчен бердәнбер культура үзәге вазифасын башкарган.

Мәктәп нәшерлек эше белән дә шөгыльләнә: керәшен мәгариф системасын дәреслекләр һәм дини китаплар белән таэмин итә.

Керәшен укытучылары мәктәбенә нигез салучы кеше —Василий Тимофеевич Тимофеев (1836-1896). Ул 1836 нчы елда Мамадыш районындагы Никифорово (Чиябаш) авылында туган. Казандагы Духовная академияда миссионерлык курсларын бетергәннән соң, шунда ук татар теле укытучысы итеп калдырыла. Анда күпмедер эшләгәннән соң, священник дәрәҗәсенә күтәрелә. Татар теле укытучысы буларак, керәшеннәр өчен кириллицага нигезләнгән әлифба төзи, балаларны ана телендә укыту буенча үз педагогик системасын тәкъдим итә. Аның ярдәме белән керәшен мәктәбендә беренче тапкыр дини йолалар ана телендә үткәрелә башлый. Укытучысы Н.И.Ильминский белән берлектә ул керәшен укучылары өчен русчадан берничә уку китабын һәм “Дин сабакларын” тәрҗемә итә.

Шушы мәктәп 1918 нче елда Керәшен укытучылары семинариясе итеп үзгәртелә һәм 1922 нче елга хәтле эшли. Ә 1922-1930 нчы елларда тагын исеме алышына. Аны Керәшен педагогия техникумы итеп үзгәртәләр.

Николай Максимов, филологии фәннәре кандидаты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: