Туганайлар

Керәшен шкулы, тарихың нинди?

Бүген яңа уку елы башланды. Тик Мамадыш районының Колышчы авылы мәктәбе менә бишенче елын инде балаларны каршыламый. Башлангыч мәктәп 2014 елда, укучылар саны аз булу сәбәпле, ябылган.

Бүген бу тарихи бинада клуб һәм медпункт урнашкан. Клуб эчендә, авылдашлар инициативасы  буенча оештырылган  этнографик музей да бар. Балалар тавышыннан гөрләп тормаса да, бу бинаның Белем көненә турыдан-туры катнашы бар. Быел Колышчы мәктәбе үзенең 150 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Архив документларыннан күренгәнчә, 1869 елның 12 августында Изге Синод Указы белән, Казан Епархиясе мәктәпләре өчен казнадан 4000 сум акча бүлеп бирелә. Шуның 1000 сумы “в распоряжение братчика Н.И. Ильминского, для заведения 20 школ в тех крещено-татарских селениях, где найдено будетъ ноебходимымъ...” Шулай итеп, керәшен авылларында шкуллар саны күпкә арта. Акчаның бер өлеше 1869 елның икенче яртыеллыгы өчен эшләп килүче шкулларга тотылса, зур өлеше яңа мәктәпләр ачуга китә.

Мамадыш өязендә Ерыкса, Отар, Три Сосны, Колышчы,  Шомыртбаш,  Елыш;  Лаеш  өязендә Ташкирмән, Казиле, Кәвәл, Иске Карабаян, Яңа сала;  Чистай  өязендә  Никиткино,  Чурабатыр, Спас,  Баран;  Тәтеш  өязендә  Маҗар,  Тәрбит авылларында яңа мәктәпләр торгызыла. 20 священникка хезмәт хакы билгеләнә.

150  ел  эчендә  әлеге  мәктәпләрнең язмышы  нинди  булган?  Бүгенге  көнгә кадәр аларның кайсысы сакланган? Авылларның кайберләре бетү алдында тора, ә кайсы-берсе инде бөтенләй дә җир йөзеннән юкка чыккан. Бәлки, бу авыллар, мәктәпләр турында укучыларыбызда  ниндидер  мәгълүматлар бардыр?

Сүзебез 150 еллык тарихлы Колышчы мәктәбе  турында.  Әйдәгез  әле,  тарих  битләренә  күз  салыйк.  Колышчы мәктәбе турында тарихи истәлекләр белән ветеран журналист Валентина Максимова бүлеште.

1869 жылны Колошчыда ачылган мяктяб бер класслы, ике жыллык була. Укырга, жазарга, рус теле, арифметика, православие каноннары ӧйрятеля.

1888 жылдан ике класслы, 4 дюрт жыллык земское училище итеб узгяртеля.

1905 жылны ауылда бюгенгячя сакланган шкул бинасы тӧзеля. Архив документларыннан кюренгянчя, 1910-11 жылларда ауылда мяктяб жяшендя (9-14 жяшкячя) 133 малай, 139 кыз бала жяшягян. Шулардан 72 малай, 27 кыз даими жӧрӧб шкулда укыганнар.

Кулга  1900-1915  жылларда  Урманчы  чиркяӱендя  жазылып барылган метрика княгяляре элякте. Ӱзе бер тарих. Метрика  княгяляреннян  ауыл  мяктябе  укытучыларнын, мяктябтя Закон Божий укытыб жоргян священникларнын исемняре ачыкланды. Болар Семен Алексеев (1869- 97), Роман Степанов (1887-1909), Андрей Елесиев (1888-?), Семен Гаврилов (1888-98), Яков Иванов (1912-?), Михаил Леонтьев (1913-?), Петр Субботин (1915-?), Иван  Усачев (1920-21),  Алексей Комиссаров (1932-36), Анастасия Степанова (1938-40),  Василий Шадрин (1948-72).

145 жыл буена эшлягян чорда кемняр гня укыб чыкмаган да, кайларга гна таралмаганнар, ниндей гня профессияляр сайламаганнар. Укытыучылар бигряктя 30 жылларга чаклы кюб булган.

Берничясен гня искя алыб ӱтясем киля.

Максим Матвеевич Усачев. 1885 елда Колошчыда тыуган, 1905 жылны  Казан  Кряшен  укытыучылар  мяктябен  бетергян.  Семипалатинск ӧлкясеня укытыучы итеб жибяреля. 1931 жылны Мамадыш районы Сякиняс мяктябеня кайта, 1937 жылдан 1939 жылга чаклы Мамадыш районынын Рус Кирмянендя мяктяб директоры була. География, тарих укыта. Тырыш кызмятляре ӧчӧн Ленин ордены белян бюлякляня. Пенсиягя чыккач, тыуган
ауылына кайта, 76 жяшендя ӱля. Исян калган 3 баласы да жугары белемне укытыучылар булалар.

Тагын берсе -  Ленин ордены кавалеры Алексий Николаевич Шалафаев. Башта Мамадыш районы, соҥыннан Тюбян Кама районы ауылларында укытыучы булыб эшли.

Легендар укытыучыларнын ӧчӧнчӧсе – Колошчы ауылы укытыучысы Иван Матвеевич Усачев. Ул Ленин орденын ӱзенен кряшенлеге аркасында гна алмый кала. Кандидатурасын, милли мясяляне сябяп итеб, Ӱзяк партоешма уздырмаган.  Ул бар гомерен балаларга багышлаган. Ӱзенеҥ ӓтисен кюб укыучы, бик грамоталы кеше итеб искя алыб жазган. Сигез жяшендя ауылнын дюрт жыллык шкулына укырга керя, аннары Кряшен мяктябе. 1898 жылны укытыучы булыб Владимир ауылына киля. Алга таба Мамадыш районынын тӧрлӧ ауыл мяктябляреня кючереб жӧртяляр. 1936 жылны ТАССР укытыучыларынын I съездына делегат булыб бара. Соҥгы жылларын Колошчы мяктябендя эшляб жалга чыга. Балалары барысы да жугары белемле. Укытыучылар, бер улы хярби хӧняр сайлый.

Колышчыда тыуыб, башлангыч белемне ауылда алган, аннары жыугары укыу жортларында укыб чыккан врачлар, укытыучылар, очыучылар, хярбиляр, тӧзеӱчелярнен барысында санаб бетереб булмый. Ӱзляре жыугары белемле кешеляр балаларында укытканнар. Жыугары белем алган кеше ауылга ӓйлянеб кайтмаган. Илгя таралганнар. Кайчандыр, шкул салынган жылларда 60 жортло булган ауыл бӧгӧн дя 60 жортло. Биредя 158 кеше жяшей. 15 укыучы баланы сары автобус кюрше ауылга жӧртя.


Валентина МАКСИМОВА, Колошчы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: