Туганайлар

Керәшен киеме элементларының атамаларына аңлатма

Элек киң кулланышта булган, хәзер сирәк очрый торган керәшен костюмы атамаларын Валентина Максимова тәкъди итә

Тукымалар. Кием-салым

Сарпинка – төрле төстәге фабрика җитештергән мамык җепләрдән өйдә суккан тукыма.

Киҗе – мамыктан җегерләнгән җеп.

Әдрәс – Урта Азиядән кайтарылган ярым ефәк чуар тукыма.

Бикасаб – Урта Азиядән кайтартылган чуар киҗе тукыма.

Кламбит – «әдрәскә» охшатып өйдә суккан тукыма. Моның өчен җепләрне манар алдыннан, буяу үтмәслек итеп киләпләрне берничә җирдән кысып бәйләгәннәр.

Кырмазин, кармазин – кара кызыл (бордо) төстәге сукно.

Дарай – ефәк материя, парча, затлы тукыма.

Дарай җаулык – керәшен хатыннарының бәйрәмнәргә генә бөркәнә торган, үзеннән бизәк чыккан, чуклы ефәк яулык.

Шевнот – киҗе-мамык бәрхет (бархат).

Штуф (штоф) – ефәк тукыма.

Бишни – төсле җепләрдән шакмаклап сугылган киндер тукыма.

Камка – Кытай ефәге.

Манчестер – хәтфә.

Кама – затлы мех (бобер).

Чүпләм – сугып төшерелгән бизәк.

Кырпу – киемнең, баш киеменең читенә тегелгән мех.

Китән – тупас киндер тукыма.

Әзәр, эзәр (пояс) – бизәкләп суккан яки үргән билбау.

Бистәр – өйдә сугылган, чигелгән киндер, җитен сөлгеләр.

Тастымал – бит-кул сөртү өчен, савыт-саба сөртү, каплау өчен җитештерелгән кыска бистәрләр.

Чаршау – элек өй эчен бүлгәләргә махсус сугылган эленкеләр.

Чыбылдык (полог) – кровать, сәке өстенә корыла торган (чебен-черкидән) махсус сугылган, тегелгән җайланма.

Чоба – өч, биш билле, озын җиңле бер генә катлы, өйдә суккан тукымадан тегелгән җиңел өс киеме.

Чикмән – туладан теккән өске кием.

Әрмәк – коран төсле, биле нык бөрелгән, туладан теккән кызлар өс киеме.

Инеч (подкладка) – күлмәкләрнең эчке ягының иңсә турына тегелеп куела торган икенче кат тукыма.

Кештәк (ластовица) – керәшен кием-салымнарының култык астына тегелгән аерым тукыма кисәге.

Киндер ыштыр (портянки) – аякны чорнау өчен махсус сугылган тукыма, оек урынына ялан аякка чорнаганнар.

Бизәнү әйберләре, баш киемнәре

Сырга (серьги) – керәшеннәрнең тасмалар белән беркетелә торган зур алкалары.

Чәчкап – керәшен кызларының бер чат кына толымнарына беркетелеп куела торган озын тәңкәле каплавыч.

Түшлек, Сакал – керәшен хатыннарының бәйрәмнәрдә киелә торган, тәңкәле зур күкрәк бизәгечләре.

Кәсилә, дәвәт, муйтомор – төрлечә әйтелешле тәңкәле күкрәк бизәгечләре.

Муенса, тамакса, муенҗака – төрлечә әйтелешле көндәлек муен бизәгечләре (тәңкәле).

Сүрәкә – керәшен хатынының кияүгә чыккач кия торган баш киеме.

Ука – сүрәкә мангайчасын чигүдә кулланылган, алтын, көмеш йөгертелгән җепләр.

Нәгыш – түгәрәк яулык, ак яулыкны чигүдә кулланылган бик борынгы чигү алымын керәшеннәр шулай атый. Бу чигү керәшеннәрдә һәм удмуртларда гына бар.

 

В статье использованы материалы из газеты «Туганайлар» (2019).

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: