Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Керәшеннәр каян килеп чыккан?

Филология фәннәре докторы Рифкать Әхмәтҗановның 1997 елда “Ватаным Татарстан”да чыккан язмасыннан.

Тарихи мәгълүматларга караганда, төркиләрнең бер өлеше IV-V гасырларда ук христианлыкка күчкән булган. Бу түбәндәгеләрдән күренә. Беренчедән, Византия императорларының төрле һун-болгар кәбиләләренә — утургуларга, кутургуларга, Азов буе болгарларына һ. б. миссионер җибәргәнлеге һәм, хәтта, Библияне болгар теленә тәрҗемә иткәнлеге Византия чыганакларында әйтелә. Икенчедән, V-ХII гасырларда хәзерге Казагыстан һәм Кыргызыстан җирләрендә шактый күп санлы христиан каберлекләре һәм алардагы төрки телдә язылган  ташлар сакланган. Бу соңгыларын шунда яшәгән несторианнар язып калдырган.

Кайбер гарәп чыганакларында IХ-Х гасырларда Идел буе болгарларының бер өлеше (бер кабиләсе) христиан булуы хәбәр ителә. Алар, мөгаен, несторианнар булганнар. Ул вакытта кайбер төрки кабиләләр, Болгар җирләрендә җәйләп, Көньяк Казагыстан (Җидесу) өлкәсендә кышлап, күчмә тормыш белән көн иткәннәр.

Тел материаллары бу тарихи чыганакларның дөреслеген дәлилли. Төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә дә, христианлыкка караган кайбер төшенчәләр һәм сүзләрнең әүвәлдән яшәп килүе хак. “Чукыну”, “Олы көн”, “Пасха”, “кулугур”, “монах” һәм “тәре” сүзләре – шундыйлардан. Бу мәкаләдә сүз шулар турында барачак.

“Чукыну” сүзе барлык Идел-Урал телләрдә (керәшеннәрдән тыш тагын чувашларда, мариларда һәм удмуртларда) бар. Чыгышы һәм таралышы буенча ул – гомум төрки сүз. “Чокунмак” фигыле борынгы төрки ядкәрләрендә дә бар. Аның чыганаклары барлык кыпчак төркиләрендә һәм Урта Азия халыкларында да очрый.

Чукынуның төп мәгънәсе, үзенең маңгаена, иңнәренә һәм күкрәгенә төртеп, кач символын сурәтләүдер. Киңрәк мәгънәдә бу сүз христианлыкка күчүне белдерә.

Безнең карашка “чукыну”, “чокынмак” алтай төркиләрендәге “чогын-чукын” (“утка табыну, утка корбан китерү”) сүзе белән бер. Ә бу нигез исә Алтай-Саян төркиләрендәге – “чак”, “чог”, кыпчак халыкларындагы – “чак”, “чөк”, татар һәм чуашлардагы “чүк” — “җәйге (кайбер урыннарда – көзге корбан чалу”, ә баштарак – “утка корбан чалу”) сүзе белән тамырдаш. “Чүк” сүзе һәм йоласы бигрәк тә керәшеннәрдә яхшы сакланган. Себер төркиләрендә Чүк бәйрәменең төп элементларыннан берсе – учак ягып, шул учакка сөт сибү һәм төрле биюләр башкару булган.

Этимологлар чуваш һәм марилардагы “чүк” сүзен татар теленнән, татар мәҗүсилегеннән алынган, диләр. Ахыр чиктә, ул борынгы төрки “чог” (хәзер монголча “цог”) “ут, утлы күмер” сүзенә кайтып кала.

Утның, утка табынуның чукынуга нинди мөнәсәбәте бар соң? Хикмәт шунда, борынгы төркиләр утка табынучы иран халкы белән бик нык аралашып яшәгәннәр. Утка табыну рәвеше дә чукынуга охшаш булган. Христиан динендә дә утка табыну элементлары бик көчле: икона янына шәм кую, чиркәү шәмнәре (лампадалар), Иерусалимнан Изге ут алып кайту йоласы һ. б.

Пасханы бәйрәм итү дә борынгы төрки христианлыктан калган. Пасха христиан дөньясында, “Олы көн” мәгънәсендәге сүзләр белән аталган кебек, төркиләрдә дә (бигрәк тә кыпчакларда) Олы көн дип атала. Бу безнең Урта Идел регионындагы барлык телләрдә дә охшаш сүзләр белән белдерелә: чувашча – “мын кун”, марича – “кугу кеге” (күгүгече), удмуртча – “баҗым нунал”.  Болар барысы да “зур” (“олы”) дигән сүз. Тау ягы мишәрләре эндәшми-сөйләшми торган кешеләрне “клугур”, “кулугр” дип атыйлар (хәер, хәзер бу сүз бик сирәк очрый инде). Мишәрләр Казан тирәсендәге татарларны эчкерле һәм дәшмәки дип саныйлар, аларны “клугур”. “лугур”, “нугур” дип атыйлар. Бәлки, бу сүздә төрлечә сүзләрнең кушылышуы-буталышуы бардыр. Тик шунысы хак: “кулугур” сүзе аралашмаучан, кире кеше мәгънәсендә Алтай-Саян төркиләрендә еш очрый һәм Идел буе русларында да кулланыла. Асылда, бу сүз грекча “кулагер”, “гулогер” (“христиан монахы”) сүзенә кайтып кала. Мәгълүм ки, христианлыкны уйлап чыгаручылар булмаса да, көчәйтеп җибәрүчеләр – греклар. Несторианнарның дини терминологиясе дә грекча булган. Һәм әгәр “кулыер” сүзе Үзәк Азиягә барып җиткән икән, бу хәл тик несториан христианнар арадашчылыгы нәтиҗәсендә генә була ала.

Мишәр диалектының каратай сөйләшендәге – Тәйри һәм карачай-балкар телендәге Тәйри-Тәңре. Күк (күкрәү) Алласы гомумтөрки “тәңре” сүзеннән килеп чыкканлыгы күренеп тора. Тәңре – Күк һәм яшен Алласы – барча төркиләргә дә, монголларга, тунгус-маньчжурларга һәм бүтән Себер халыкларына яхшы таныш бердәнбер Алла. Мәгълүм ки, католик руханилары ХI гасырдан башлап көнбатыш төркиләр, бигрәк тә, кыпчак-куманнар арасында миссионерлык эшен җәелдергәннәр. Һәм, күрәсең, христиан Алласы идеясен халыкка җиткерү өчен Алланы Тәңрегә тиңләгәннәр. Христиан миссионерлар, гарәпләрдән үзгә буларак, мәҗүсиләрнең телен-фольклорын тырышып өйрәнгәннәр һәм үз максатларына файдалана белгәннәр. Борынгы куман теле һәм авыз иҗаты турында ачык мәгълүмат бирә торган атаклы “Куман мәҗмугасы” (“Кодекс куманикус”) католик миссионерларының хезмәте нәтиҗәсендә пәйда булган бит! Ул миссионерлык Алтын Урда чорында да дәвам иткән. Һәм, һичшиксез, күп кенә кыпчаклар христиан диненә күчкәннәр дип уйларга нигез бар.

Болгар һәм Казан дәүләтләре чорында Урта Иделдә төрле-төрле христианнар, мәсәлән, әрмәннәр яшәп килгән. Татар телендәге “хәчтерүш” сүзе, чувашлардагы “качикруш батыр” атамасы, әрмәнчә хачикруш – “христиан”, “тәре такмыш” сүзенә кайтып калса кирәк. (“кач” сүзе үзе дә бездә әрмән теле ядкәре).

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: бүгенге керәшеннәр, һичшиксез, XVI–XVIII гасырларда көчләп чукындырылган татарлардан гына тормыйлар. Алар арасында бабалары инде мең елдан артык христиан булганнары да бар...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев