Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Келәтле – елгалар, таулар иле

Келәтле үзе – таулар итәгендә. Аны елгалар, чишмәләр иле дияргә дә була

Келәтле авылы да, Ключ Труда поселогы да табигатьнең оҗмахка тиң матур урынында урнашканнар. Ключ Труда – 1929-1930 елларда Келәтледән аерылып чыккан, бер генә яклы урам булып, урман читендә урнашкан поселок. Урамның икенче ягында бакчалар була. Поселокта бик күмәк, бердәм халык яши. Бөек Ватан сугышына кадәр Ключ Трудада сыер, сарык, дуңгыз фермалары була, кырык баш ат асрала.

Келәтле үзе – таулар итәгендә. Аны елгалар, чишмәләр иле дияргә дә була.

Озынборын тавы, Каршы тау, Озынатау тавы, Малай тавы...

Озынборын тавы. Тау борыныннан аска – ярга кадәр читән белән әйләндереп алынган алмагач бакчасы булган элгәре. Ул бакча зиратка кадәр сузылган.

Малай тавы белән бәйле ике риваять яши халыкта. Аның берсен Татьяна Кузнецовадан ишеттек: «Дөрестерме-түгелме, дүрт җәшлек

малай адашып үлгән шундагы урманда, дип сөйләгәннәре истә кал ган...». Икенчесен – Шәңгәлче мәктәбе директоры булган Аркадий Денисовтан. Әнисе яклап Василий бабае Иванов патша армиясенә 25 ел хезмәт итәргә алынасы бер егетнең шул тауда бик озак еллар качып яшәгәнен сөйләгән. Ул заманда, әлеге урын үтеп йөргесез карурман булган. Землянка казып, шунда яшеренеп яткан ул. Әти-әнисе, күп итеп бәрәңге, ипи пешереп, төннәрен ризык илтеп йөргән. Шуннан әлеге урын халык теленә Малай тавы буларак кереп калган.

«Без үскәндә Малай тавына чикләвеккә бара идек. Заманында без печән чапкан җирләр дә калмады, – дип сөйли 1927 елгы Мәтрүнә түти Павлова. – Хәзер анда – заводлар гына...»

Салкын чишмә, аны Аракы чишмәсе дип тә йөрткәннәр. Ул – урман белән авыл арасында. Бражканы кисмәге белән алып барып, шунда көмешкә куганнар. «Алагаем тирән елга булып, шуның чишмә суы тешләрне сындырырлык салкын иде», – дип сөйли авыл түтиләре.

Илҗә солдат чишмәсе (анысын, торбалар сузып, Николай Муллин Питрау җыены уздырыла торган яланлык ягына таба чыгарткан).

Киндер чишмәсе, анысын Чапай чишмәсе дип тә йөрткәннәр. Ул чишмә янәшәсендә – Чапай чүнниге (умарталык). Җәкәү бабай атасының чүнниге. Илҗә солдат чүнниге. Бай Тикан чүнниге. Анда баланлык, җимешлек...

Елгалар. Питрау җыены була торган урында – Урта чат елгасы. Анда берничә елга бергә кушыла. Саф чишмә сулары кушылып ага торган Пуарна елгасы. Заманында ул елга буенда кыяр, кишер һ.б. утыртыла торган яшелчә бакчасы булган. «Пуарнадан килсә, җаңгыр куркыныч килә», дип сөйли авыл халкы... Соңгы вакытта янәшәдә генә яңа зур завод калыккач, Пуарна елгасында, күбекләнеп, бакыр төсендәге кызгылт су ага. Аның суында хәзер кер дә чайкамыйлар, суын маллар да эчми...

Илҗә солдат чишмәсе кушылып аккан Тугаш елгасы.

Өрҗән елгасы – анысы Ключ Трудадан төшә торганы.

Төпләүләр дә күп: Федор солдат төпләве, Качкан төпләве (анысы адаштыра торган җир).

Фирая Моратованың "Мәңге җәшә, Келәтле" китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев