Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Казан керәшен педагогика техникумы тарихыннан

Керәшеннәрнең үз араларыннан укытучылар әзерләү максатыннан, 1863 елның ноябрь аенда Казанда дүрт еллык керәшен укытучылары мәктәбе ачыла.

Мәктәп нәшерлек эше белән дә шөгыльләнә: керәшен мәгариф системасын дәреслекләр һәм дини китаплар белән тәэмин итә.

Керәшен укытучылары мәктәбенә нигез салучы – Василий Тимофеевич Тимофеев Ул 1836 елда Мамадыш районындагы Никифорово (Чиябаш) авылында туган (1906 елга кадәр яшәгән).

Казан Духовная академиясенең миссионерлык курсларын бетергәннән соң, шунда ук татар теле укытучысы итеп калдырыла. Анда күпмедер эшләгәч, священник дәрәҗәсенә күтәрелә. Керәшеннәр өчен кириллицага нигезләнгән әлифба төзи, балаларны ана телендә укыту буенча үз педагогик системасын тәкъдим итә. Керәшен мәктәбендә дини дәресләр,  аның ярдәме белән, беренче тапкыр ана телендә үткәрелә башлый. Үзенең укытучысы Николай Ильминский белән берлектә, ул керәшен укучылары өчен русчадан берничә уку китабын һәм “Дин сабаклары”н тәрҗемә итә.

Ачылган вакытта керәшен мәктәбенә барлыгы 30 малай һәм 1 кыз укырга керә. Ә биш елдан соң укучылар саны 117гә җитә. Мәктәптә укыту, нигездә, татар телендә алып барыла, рус теле, аерым фән буларак, ана теленә нигезләнеп өйрәтелә. Аңа атнага утыз ике сәгать дәрес бирелә. Казанда мәктәп ачылып озак та үтми, аның филиаллары эшли башлый.

Филология фәннәре кандидаты Николай Максимовның 2014 елда газетабызда басылган “Керәшеннәр бетерелергә тиешле халык түгел” дигән хезмәтендә язылганча, 1884 елга Мамадыш өязенең – утыз өч, Лаеш өязендәге – унбер, Чистай өязендәге ун керәшен авылында мәктәп барлыкка килә. Аларның барысында да Казан керәшен мәктәбен бетергән укытучылар укыта. 1863-1913 еллар арасында – 50 ел эчендә – әлеге мәктәптә барлыгы 6339 кеше укыган. Шулар арасыннан 4454е – ир-егет, 1885е хатын-кыз булган. Ирләрнең 636сы, кызларның 260ы укытучы һөнәрен сайлаган. Мәктәпне тәмамлаган 167 кеше – поп, 45е – дьячок, 30ы дьякон булып эшләгән. Мәктәп шул дәвердә барлык керәшеннәр өчен бердәнбер культура үзәге вазифасын башкарып, гади халык тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез зур булган.

1897-1918 елларда эшләгәннән соң, Духовная академия ябылган. Ул 1842 елда яңадан ачылып, 1918 елга кадәр эшләгән. Казан шәһәрендә һәм авылларда, әкренләп, керәшен интеллигенциясе барлыкка килгән.

Болардан чыгып, 1860-1917 елларда (60 ел дәвамында), патша хөкүмәте ярдәме белән, керәшен мәгариф системасы формалашкан, дип әйтә алабыз. Россия дәүләте акчасына керәшеннәр өчен авылларда махсус мәктәпләр төзелгән, Казан шәһәрендә махсус мәктәп-интернатта укытучылар әзерләнгән, керәшеннәр өчен укыту стандартлары һәм һәр фән буенча башлангыч укыту программалары, дәреслекләр төзелеп кулланылышка кертелгән. Ул мәктәп 1918 елда керәшен укытучылары семинариясе итеп үзгәртелә һәм 1922 елга хәтле эшли. Ә 1922-1930 елларда керәшен педагогика техникумы итеп үзгәртелә.

Укырга керү теләге белән, ел саен, техникумга 130 керәшен баласы имтихан бирергә килгән. Шулардан 40-50 бала, уңышлы тапшырып, укырга кабул ителгән. Техникум эшчәнлегендә төп максат керәшен авылларындагы мәктәпләр өчен укытучылар әзерләп чыгару булган.

Бу уку йортында укыган керәшен балалары югары белем алу белән беррәттән, яхшы тәрбиягә ия укытучылар булганнар. Аларны керәшен авылларында халык, укучылар, ата-ана үз итеп каршы алган. Авылга эшкә килгән укытучылар җирле халыкның хәлен аңлаган, йола-гадәтләрен яхшы белгән, балаларны педагогика алымнары кулланып һәм җирле керәшеннәр үрнәгендә тәрбияләгән. Авылларда халык керәшен укытучысына төрле фәннәрдән белем бирүче белгеч итеп кенә түгел, ә семьядагы тәрбияне мәктәп шартларында дәвам итүче буларак, олы хөрмәт белән караган.

Тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхммәдиева сөйләвенчә, 1920 елга керәшеннәрнең гомуми саны 100 мең тирәсе булса, шуларның 20 меңен укытучылар тәшкил иткән. Бу керәшен халкы арасында белемле кешеләрнең күп булуын һәм керәшен уку йортларының профессиональ дәрәҗәсе югарылыгын күрсәтә. 1920 елдагы халык санын алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, керәшеннәр белем буенча Идел буе һәм Урал ягындагы милли азчылык булып саналган халыклар арасында беренче урында торган. Совет чорында, актив рәвештә, педагогларны “переквалификацияләү” бара. Максим Глухов сүзләренә караганда, укытучыларның күбесе алган белемнәрен үз илләрендә куллана алмыйча, төрки халык яшәгән башка төбәкләрдә – Кыргызстан далаларында, Себердә һәм Урта Азиядә эш эзләргә мәҗбүр булганнар, яисә җир үлчәүче, фельдшер, урман таксаторы, волость язучысы һөнәрләрен үзләштергәннәр. Гомуми грамоталылык, керәшен укытучылары ярдәмендә хуҗалык алып баруның алдынгы алымнары белән танышу – бу чорда күпчелекне тәшкил иткән керәшен авылларындагы халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрә.

“Киңәш” газетасының 1928 елда чыккан 46нчы номерында Гороховның шундый язмасы бар: “Хәзерге көнгә Татарстанда башлангыч мәктәпләрдә йөз җитмеш ике керәшен укытучысы эшли, җидееллык мәктәпләрне, икенче баскыч мәктәпләрен, техникумда эшләүчеләрне дә санасак, ике йөзгә тула”.

Керәшен педтехникумы, ул чордагы сәясәт аркасында, акрынлап бетерелүгә таба йөз тота. Финанс кыенлыклары техникумның ябылуына китерә. Аның тагын бер сәбәбе –  татар язуының, шул исәптән керәшен язуының да латин графикасына нигезләнгән алфавитка күчерелүе. Илебездә җитмеш елга якын кулланылган, керәшен укытучылары тарафыннан еллар дәвамында камилләштерелгән керәшен этно педагогикасы, 1928 елгы карар нәтиҗәсендә, нигезенә чаклы җимерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев