Туганайлар

Казаклар-Чаллысы авылы тарихыннан

Казаклар-Чаллысы авылы борынгы «Чаллы шәһәрчеге» биләмәләренең көньяк-көнбатыш өлешендә, табигатьнең гүзәл бер җирендә урнашкан

Казаклар-Чаллысы авылы борынгы «Чаллы шәһәрчеге» биләмәләренең көньяк-көнбатыш өлешендә, табигатьнең гүзәл бер җирендә урнашкан. Авылга нигез салучылар куе урман уртасындагы аланлыкка игьтибар иткәннәр булса кирәк, һәм иң мөһиме, аланлык читендәге куе агачлар арасыннан ерак гасырлардан юл алган чишмәнең татлы суы аларны ял иттереп, шушында төпләнергә фатихасын да биргәндер.

Казаклар-Чаллысы авылы Казаннан – 100, район үзәгеннән – 35 км ераклыкта, Сула елгасының урта өлешендә урнашкан. 1647-1656 елларга караган язма кенәгәдә әлеге авыл: “За служилым новокрещеном за Бурнаковым с товарищи, за 13 человек деревня Чаллы на речке на Суле в поместье пашни и перелогу двенадцать длинников» ( Перелог- возделывавшийся ранее участок земли, оставленный без обработки в течение нескольких лет и заросший дикой растительностью), - дип искә алына (Писцовая, 2001,с.209-210).

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук утын кисү, тире-күн эшкәртү һәм тегүчелек. XX йөз башында бер сыйныфлы ике бүлекле изге Гурий бердәмлеге мәктәбе (1875 елда ачыла, үз бинасында һәм яллы фатирда урнаша, 1911 елда 48 ир бала һәм 20 кыз бала укый), кирпеч һәм май заводлары, ярма яргыч, тимерче алачыгы, мануфактура товарлары һәм 5 вак-төякләр кибетләре эшли.

Тарихчы-этногроф И.Износков халык риваятьләренә таянып, авылның XVI йөздә төзелүен искәртә. Авылга беренче нигез салучы кешеләр – Семен Гаврилов һәм Гаврил Савельев. 1871 елда Казаклар-Чаллысы авылында 79 хуҗалык булган һәм авыл халкы 544 кеше тәшкил иткән. Шуларның 266 сы-ирләр, ә 278 е хатын-кызлар.

Авылның исемен тарихчы – этнограф ике мәгънәдә аңлата. Беренче мәгънәдә «Козяк Чаллысы» ның аңлатмасы, «козя»- русча, татарча, «хуҗа», ә авылның тулы исеме «Хуҗалар Чаллысы» була дип аңлатыла. Икенче мәгънәдә «Казаклар-Чаллысы» ның аңлатмасы «Казаклар» хөкүмәткә хезмәт итүчеләрдән алынган дип аңлатыла. Авылның бик борынгы исеме Түбән Чаллы да булырга мөмкин. Авыл халкы игенчелек, һөнәрчелек һәм кәсәбәчелек белән шөгыльләнгән. Казаклар-Чаллысы авылы тирә-як авылларда үзенең тегүчеләре белән дә дан тоткан. 1871 елда 10 ир кеше тегүчелек белән шөгыльләнгән. Әле хәзердә авылның атаклы тегүчеләре Тачаев Александр, Андреев Михаил, Степанов Дмитрий, Александров Григорийларның исемнәре халык хәтерендә саклана.

И. Износковның тарихи чыганакларында Казаклар-Чаллысы авылында 1871 елда мәктәпнең эшләве күрсәтелә. Дини бәйрәмнәрне үткәрү өчен Үри Чаллысы авылында урнашкан чиркәү мәхәлләсенә(приход) йөргәннәр.
Авыл җирлеге составына барлыгы 6 авыл керә: Казаклар-Чаллысы, Иванай, Бирдебәк, Үри Чаллысы, Зур Кадрәк, Кече Кадрәк.

Казаклар –Чаллысы авылында коллективлаштыру 1930- 1931 елларга туры килә.1931 елда зур каршылыклар белән “Каганович” колхозы оештырыла. 1957 елда – Иванай һәм Зур Кадрәк, Кече Кадрәк авылларын берләштереп «Победа» колхозын тагыда эреләндерәләр. 1962 елда Бирдебәк, Үри Чаллысы авылларын да берләштереп “Победа” колхозы тагы да зурая . Колхозның үзәге Казаклар-Чаллысы авылы санала. 1997нче елда илдәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә колхоз таркала.1998-2008 елларда төрле авыл хуҗалыгы кооперативлары оештырылуга карамастан авыл хуҗалыгы гел таркалып бетә.

2015 елга кадәр урта мәктәп эшләп килә. 2015 елдан башлангыч мәктәп, 1979 елда – сигезьеллык, 1991 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Бүгенге көндә Казаклар-Чаллысы авылында мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Аллага җараулы изге Алексийга багышланган керәшен чиркәве (2013 елдан), зират чачаунигы (2005 елдан) бар.Мәдәният йорты каршында 1985 елдан бирле «Нур» халык фольклор ансамбле эшләп килә.

Авылның горурланырлык шәхесләре бар: Советлар Союзы Герое –Иванов Валентин Куприянович; Татарстанның атказанган, Камал Театры артисты - Олег Фазылҗанов; Филология фәннәре кандидаты Зоя Кириллова; Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре - Валентина Семенова.

ТатСтат мәгълүматлары буенча, Казаклар- Чаллысы авылы җирлегендә хәзерге вакытта 420 кеше исәпләнә. Авыл җирлеге башлыгы –Ананьев Иван Степанович.
 

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, автор - Олеся Дмитриева язмасына өстәмәләр кушылып язылды

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: