Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Карендәшебез Никифор Тукмачев шигырьләре: мин керәшен

Никифор Тукмачев 1942 елның 24 февралендә Зәй районының Югары Баграж авылында дөньяга килгән

Мин керәшен

Ун керәшен калган, дип әйтсәләр,

Шикләнмәгез, аның берсе – мин.

Ун шагыйре булса керәшеннең,

Күпсенмәгез, аның берсе – мин.

Мин газизең синең, керәшенем,

Бер тынгысыз җаны халкымның.

Без дөньяда бар, дип аваз салдым,

Җырга өстәп йөрәк ялкыны.

Мин тормышны сөям, шагыйрьләр күк,

Җиңелмичә килә үләсем.

Таш куймагыз миңа, кач куегыз,

Мин тумыштан булдым керәшен.

Шагыйрь булмасам да, укенмим,

Ул титуллар миңа – пычагыма.

Шатлыктан елармын шул чагында –

Карендәшләр алса кочагына.

 

Ачылмаган дөнья

Әйе, чын, без – керәшеннәр,

Юк, кимсенмибез алай.

Атам-анам керәшеннәр,

Керәшен әби, бабай.

 

Якын миңа җыры, моңы,

Һәр бәйрәме, йоласы.

Оныклар да әле безнең

Монда дөнья куасы.

 

Киемнәребез сакланган,

Гасырдан гасырларга.

Керәшен дигән халкым бар,

Мин бәхетле шуңа да.

 

Ачылмаган дөнья, диләр,

Бит безне бер сүз белән.

Тарих бер борылыр әле,

Керәшенгә йөз белән.

 

Без, чынлап та, керәшеннәр,

Юк, кимсенмибез алай.

Башкача була алмыйбыз,

Шулай яраткан Ходай.

 

Тагын сан алу җитә...

Халык санын алган чаклар

Үтмәде миндә эзсез.

Атны – сарык дип яздырам

(Икесе дә мөгезсез).

 

Кәҗәне сыер дияргә,

Хатын белән сүз бирдек.

(Кәҗә бит ул, ни әйтсәң дә,

Эре мөгезле терлек).

Фото: Михаил Тукранов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев