Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Иванай (Тупылат) авылы турында кызыклы фактлар

Авыл турында 1714 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Төрек-Пулат исеме белән искә алына. Шулай ук авылның атамасы Алтын Урдадан күченеп килгән Тимербулат, Ташбулат, Пулат (Булат) исеме белән дә бәйле булырга мөмкин дигән чыганаклар бар

Иванай (Тупылат) авылы - Шомбыт елгасының уң кушылдыгы буенда, шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогыннан 40 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында. Бүгенге көндә Казаклар Чаллысы авыл җирлегенә керә.

Авыл турында 1714 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Төрек-Пулат исеме белән искә алына. Шулай ук авылның атамасы Алтын Урдадан күченеп килгән Тимербулат, Ташбулат, Пулат (Булат) исеме белән дә бәйле булырга мөмкин дигән чыганаклар бар.

1860 елларга кадәр авыл халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә ясау була.

1875 елда изге Гурий бердәмлеге мәктәбе ачыла, 1898 елда бер сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә. 1916 елда 32 ир һәм 32 кыз бала укый.

XX йөз башында Иванай авылында чиркәү-приход мәктәбе, 2 су тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл халкының имана җире 792 дисәтинә тәшкил итә. Революциядән соң авылда җидееллык мәктәп ачыла һәм 1950 елларга кадәр эшли. Авыл территориясендә XIX йөз ахыры – XX йөз башында куелган чачауник сакланган.

1931 елда «Восход» колхозы оештырыла. 1952 елдан авылда – Каганович исемендәге, 1958 елдан – берләштерелгән «Победа» (ике хуҗалыкның да үзәге – Казаклар Чаллысы авылы), 1993 елдан – аерылып чыккан «Иванаево» колхозы, 1996 –1998 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 1999 елдан «Победа» авыл хуҗалыгы кооперативы (үзәге – Казаклар Чаллысы авылы) була. Авыл халкы башлыча Кызыл Йолдыз урманчылыгында эшли; игенчелек,терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә.

Иванай авылында 2014 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Бүгенге көндә Иванай авылында клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар. Баширов Александр Иванович, авыл халкы, җирле инвесторлар көче белән чиркәү төзелеше бара. 2014 елдан башлап чиркәүдә гыйбадәтләр кылына.

Иванай авылының күренекле кешеләре:

  • хәрби фәннәр кандидаты, Бөек Ватан сугышы герое, генерал-лейтенант, армия штабы начальнигы - Яковлев Алексей Ефимович;
  • Россия фәннәр академиясенең өлкән хезмәткәре, физика фәннәре кандидаты - Ильин Иван Федорович.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев