Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Тарихи урыннар

Авыл тирәсендәге чокырларга, үзәннәргә, елгаларга, авыл халкы үз аталамаларын биргән. Бездә алар: “Җаман елга”, “Җирекле елга”, “Бигәш үре”, “Үреш”, “Утрау”, “Баловой”, “Ышна җире”, “Урыс болыны”, “Камаш асты”, “Макар асты”

“Җаман елга” буйларында зур урман булган, тик асты Юраш елгасы бендарак кына 1-2 полоса җир булган. Җаман елгага керергә курыкканнар, канлы елга булган. Урман аша үтеп шушы елгадан чыккан кешеләрне саклап торып, талау очраклары булган. Шуннан бу урын “Җаман елга” исеме алган.

“Җирекле елга”да бик күп зирек агачлары үскән, җиләккә бик бай булган. Бик күп печән чабып ала торган булганнар. Зирек агачы күп булгач, “Җирекле елга” дигәннәр.

“Бигәш үре”. Һәр авыл табигатенең балачактан истә калган изге урыны була. Безнең Иске Гришкин авылында андый җирне “Бигәш үре” дияр идем мин. Тарихы йөздән узып киткән борынгы химия заводы белән авыл арасын бәйләүче бердәнбер юл шушы үр аша үтә. Авыл халкы гомер-гомергә шушы юлдан Бондюг базарына йөргән, өяз каласы Алабугага барган. Авылыбызның 150 дән артык ир-егете Бөек Ватан сугышы фронтларына шушы үрдән киткән, шуның иминлеге өчен сугышкан, күбесе изге туган туфрагыбызны саклаганда сугыш кырында һәлак булган. Армиягә дә егетләребез шуннан китә иде. Авыл халкы аларның кайтуын шуннан каршылады.

“Үреш”. Бу урын Байтуганга бара торган юлда. “Үрештә” урман булган. 1950 елларда бу үрештә ялгыз гына чыршы агачы үсеп утыра иде. Тракторчылар җир эшкәрткәндә аны әйләнеп үтәләр, комбайнчылар аңа кагылмыйча узалар иде. Ул агач тарих хатирәсе булып озак утырган. Тора-бара ул корып ауды, аңа беркем дә тимәде, өстәрәк елга буена төшереп куйдылар.

Элек Юраш елгасы буенда, шушы үрештән аста Климов Павел Ивановичларның (Клем Кәпиләренең) умарталары булган. Анда җәен кортлар рәхәтләнеп бал җыйганнар.

“Утрау”. Авылыбызның табигать кочагы шушында инде. Анда искиткеч таллыклар, тарихи топольләр үсеп утыралар. Элек Юраш елгасы утрауның көнъяк өлешеннән аккан, таллыклар үскән җирдә авылның су тегермәне булган. Бөя кырында тополь агачлары үсеп утырганнар (алар әле дә исәннәр). Тора-бара су үз юлын үзгәрткән, Юраш елагсы утрауның төньягынан ага башлаган. Табигать үзеннән-үзе утрау барлыкка китергән. Бу урында җәй бушында сабан туйлары үтә.

“Баловой”. “Азин” колхозының иң ерак басуы булып тора. Ул авылдан төньякта урнашкан. Бер ягыннан илнәт җире белән чикләшә, көнчыгыштан Илнәтнең асфальт юлы белән аерыла, көнбатыштан Байтуган җире белән күршеләнә.

Менә шушы “Баловой” җирен безнең авыл халкы Байтуганнардан талп алганнар. Эш хәтта ызгыш-талаш, күсәкләр белән алынган. Баловойда яхшы печәнлекле елгалар бар, урман буе ундырышлы туфраклы. Билгеле, кызыгырлык урын булган.

“Ышна җире”. Хәзер Тат. Чаллы басуы дип йөртелә. Ул җирне Тат. Чаллыдан кисеп алганнар. Билгеле, бу җир хәзерге кадәр булмаган. Урман елгасы сузылган кадәр генә булган (Монай авылы ягындагы елгага кадәр генә). Ул вакытта җирне ир баласы булган семьяларга гына биргәннәр, землемерлар килеп, җир бүлеп биргәннәр. Ул халыкка бүленгән җир бик кечкенә булган, шуңа күрә анда шалкан чәчкәннәр.

“Урыс болыны”. Авылыбыз болыны зур булмаган. Ул хәзерге кәбестә басуы инде. Олы юлның теге ягында урыс болыны булган. Камаш авылы “красный труд” колхозы булган, ул колхозны бетереп, 1949 елны безнең авылга кушкач, болыны да безнеке булган, билгеле. Камашта руслар торгач, бу болынны “Урыс болыны” дип йөртә башлаганнар.

“Камаш асты”. Тойма елгасы буе болынлыкларын “Камаш асты” дип атаганнар. Ул урын Камаш авылына бик якын тора. Бу исем шуннан калган.

“Макар асты”. Тойма елгасы буенда искиткеч болынлык иде. Авыл халкы аннан колхоз малларына печән җыеп алды. “Макар” авылы астында булгач, “Макар асты” дип атала.

Иосиф Камашев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев