Туганайлар

Иске Гришкин авылы

Тарих битләрен ачып

Түбән Кама буена халыкның утыруы борынгы Болгар патшалыгы заманыннан ук башланган. Ул вакыйгаларга истәлек булып Алабуга янындагы «Шайтан шәһәрчеге» хезмәт итә. Кайберәүләр монда Бряхимов дигән болгар шәһәре торган дип фараз итәләр.

Рус авыллары биредә Иван IV нең Казанны буйсындыруыннан соң, XVI гасырның икенче яртысында гына барлыкка килә башлаган. Рычков тарафыннан язылган риваятьләр сакланып калган: монда урнашып калуга нигезне Грозный патша үзе салган. Янәсе, ул, Казанны буйсындырганнан соң, Кама буйлап Соликамскига юл тоткан, ләкин юлда авырып киткән һәм Тойма тамагында, нәкъ менә хәзерге Алабуга шәһәре урынында тукталырга мәҗбүр булган. Шушы вакыйга уңаеннан истәлеккә патша монда монастырь җиткерергә әмер биргән. Бу риваятьне, елъязма мәгьлүматларына каршы килүче буларак, дөрес түгел дип исәплиләр.

Яшәү башлангычы өчлеге монастыре (Алабугадагы таш шәһәрчек) документлар буенча 1616 елда, Михаил Федорович патшалык иткән заманда нигезләнгән. 1638 елда монастырь Кама һәм Бәтке елгалары буйлап күп чакрымнарга сузылган буш яткан мәйданчыклардан печән чабу һәм балык тоту урыннары белән 200 четь җир ала. Бу урыннарга Бәтке, Прости, Танайка поселокларын, Тау асты бистәсен (Подмонастырка) барлыкка китергән биләмәле крестьяннар килеп урнаша башлый.

Монастырьның миссионерлык максатлары була. Аңа христианлыкка аерым кешеләр генә мөрәҗәгать итми, бәлки Монай, Гришкин, Елово һәм Үмәк кебек тулаем авыллар халкы да килә. Бу төбәк кешеләрен шушы көнгә кадәр электән чукынган керәшеннәр дип атыйлар. Монахлар читтән килүчеләрне авыл хуҗалыгына да өйрәтәләр: алар биләмәләрендә сөрү җирләре, корылмалар, тегермәннәр, тигез печән чабу урыннары һәм башкаларны булдыралар.

Әмма бу урыннарда тормыш баштагы чорда имин булмый. ХVII гасырда монастырь крестьяннарына «сатлык җан башкортлар һәм татарлар ягыннан шактый еш зыян салынып тора» һәм «крестьяннарның кайберләренең йорт-җире яндырыла, кайберләре үтерелә һәм әсирлеккә төшерелә». («Безнең җәмгыятьнең тулы географик язылышы», В.П. Семенов Тянь-Шанский редакциясендә. Казан шәһәре, архив документларыннан алынды).

Сарайлы авылының Гайса анасы чиркәве XVIII гасырның егерменче елларында җиткерелә. Бу чиркәүдә 1722 елда Гришкин авылыннан яңа чукындырылган Иван Семенов үзенең кызы Прасковьяны, Андрей Семенов - кызы Марияне, Иван Васильев - кызы Татьянаны, Агафон Андронов - кызын, Никита Семенов кызын чукындыра (Метрика китабыннан, Казан шәһәренең дәүләт архивы). Шулай булгач 1700 елларда Гришкин авылы булган, 1731 елдан яңа туган балаларны чукындыруга Тат. Чаллыга йөри башлыйлар. Чөнки монда яңа күчеп утырган Монай, Гришкин, Сәйтәк авыллары халкы үтенече буенча Изге Гайса анасы рождествосы хөрмәтенә агач чиркәү салына.

Гришкин авылы кайчандыр волость үзәге була. Бу 1816 елдагы риваятьләрдән дә күренә. Гришкин волостена Ашпайка, Әндрей, Бөрешле (Юбраш) авыллары, Борисовка, Гаранкино пүчинкәләре, Яңа Гришкин, Комаровка, Монай, Попово, Сәйтәк, Түбән Толовай, Тогай, Югары Юбраш авыллары, Калмыков, Порым, Тогай пүчинкәләре керә.

1858 елдагы ревизиядә җир 188 иманага бүленә, ләкин 1886 елда, ир-ат җенесеннән булган кешеләр санына карап, 366 иманага кабат бүленә. Мал-туар үз басуларында көтүчесез йөртелә.

1876 елда Иске Гришкин авылында Иске Гришкин җәмгыяте крестьяннарының община файдалануында торучы җирдә он тарту өчен су тегермәне була.

1871 елда Иске Гришкин миссионерлык татар мәктәбе ачыла (ф. 811, оп. 1, д. 231, Киров шәһәре, дәүләт архивы).

Булган архив документларыннан күренгәнчә, Гришкин авылына ХVII гасырда үк нигез салынган.

 

Иосиф Камашев, “Иске Гришкин авылы тарихы” китабыннан

Фото: "Елабужское благочиние"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: