Туганайлар

Исемеңне кемнәр куйган?

Башка ят телдән кергән сүзләр, исем атамалар керәшендә фонетик яктан үзгәртелеп төркиләштерелә, әйтүгә яраклаштырыла. Моның сәбәпләре шактый

Әйтик, татар теленә ислам йогынтысы белән килеп кергән ф, в, х, h авазлары керәшеннәрдә бөтенләй юк. Әнә шуңа күрә алар файда сүзен “пайда”, хачны “кач”, дәфтәрне “дәптәр”, һәм не әм, һаваны “ауа” дип сөйлиләр. Шулай ук бездә «р» авазыннан яки «ст» дип башланып китә тортан сүзләр дә сөйләм теленә яраклаштырылып, рәхәт урынына “эрәкәть”, рам урынына “ырам”, стакан урынына “ыстакан” дип. әйтелә.

Мондый җайлаштырулар кеше исемншрен әйткәмдә аеруча нык сизелә. Кайчагында алар нечкәлештереләләр, ә кайчагында — киресенчә.

Әйтик, Максим безнең телдә Мәкчемгә, Матвей - Мәтбейгә, Матрена - Мәтрүнәгә, Ульяна - Улҗәнәгә, Дарья - Дарҗага h.б. әйләмә.

Кайчакта (күп очракта бу хатын-кыз исемнәрендн кулланыла, иркәләү үк-үк, ка-кә h.б. кушымчалар өстәлә. Дарья - Дарҗук, Мария - Машук, Василий - Бәчинкә, Бәчкә, Степан - Степка-Чтупка. Гадәттә бер авылда бер үк исемдәге кешеләр берничн була. Бу вакытта аларны тәгаен аеру өчен аерым исем әйтелеше тагыла. Көҗмә, Көҗәй, Афанасий булса, аның берсе Апанас, икенчесе Әппин h.б. була. Анастасияләрнең берснә Начтый, икенчесенш Начтук диләр.

Бер үк исем ике һәм аннан да күбрәк кешегә бирелгәндә дә керәшеннәр аптырап калмый. Әйтик, Александра дигән исем йөртүченең берсен Әләксандра, исенчесен Ләксандра, өченчесен Сандыра, дүртенчесен Санук, бишенчесен Әләч, алтынчысын Сандырый диләр. Кайбер семьяларда баланың туган берсе үлеп бара икән, баланың исән калдыру өчен "сатып алу" йоласы кулланылган. Элек, керәшен хатыннары баланы гадәттә мунчада таба торган булган. Мондый очракта баланы өйгә кендек әбисе алып кайта да хуҗа өе тәрәзәсенә килеп:

- Бала сатам, сезгз бала кирәк түгелме? - дип сорый. Хуҗалар акча биреп, баланы тәрәзәдән кабул итеп ала. Бу очракта, баланың үз исеменә өстәп кыз баланы Сатукай, ир баланы Сатый дип йөртәләр. Ә тәнендн миңе булган балага Миңнеш дип кушалар.

Шулай ук авылларда бер исемдәге кешеләрне аеру өчен төп исемгә кушаматлар да тагыла. Әйтик, Туңылҗа авылында дистәләгән Иваннар бар. Аларны аеру өчен Пумала Ибан, Чүмеч Ибан, Бүкән Ибан һ.б. Кушаматлар кешегә төрлечә: кыяфәтенә, гадәтенә, холкына, һөнәренә h.б. сыйфатларга карап тагылган. Кайнар Сатый, Аю Гәрәч, Кисмәк Питер, Кигәвен Гүри, Хөсни Бәчели, Төлке Симун, Зәңгәр Әндери, Черки Ычтапан, Чегән Пидыр. Әнә шуңа күрә башка җирдән килгән кеше әгәр дә: "Миңа Әндери кирәк иде, - дисә, аңардан: "Кайсы Әндери соң ул? - дип сораячаклар.

Бу Сарсаз-Баграж, Югары һәм Түбән Баграж, Түбән Биш, Әхмәт, Кадер, Зичәбаш, Кабан-Бастырык h.б. авылларда шулай.

Безнең авылда Калай Гәрәч, дигән кеше бар иде. Аларга кушамат тагылуның хикмәте шунда: Бу нәселнең бабалары 25 ел патша хезмәтендә булып, түшенә бик күп медальләр тагып кайткан булган. Шуннан соң аңа авылдашлары "Калай" кушаматы таккан. Бу атама аның улларына, оныкларына да күчеп калган, Калай Бәчели, Калай Гәрәч, Калайныкылар заты.

Түбәндә укучыларыбыз игътибарына элегрәк керәшеннәрдә үзгәртелеп кулланыла торган киң таралган исемнәрне тәкъдим итәбез.

 

Анна - Аннук, Анный

Антонида - Антый

Агафья - Угәпи

Агрофина - Гөрпи, Гөрпинә

Антонина - Антук

Александра - Сандыра, Санук, Ләксандра, Әләксандыра

Анисия - Унычыя

Анастасья- Начтый, Начтук, Начта

Варвара - Барбара, Барый, Барук

Василиса - Бәчеличә

Вера - Бира

Валентина - Балина

Галина - Гәле

Дарья - Дарҗа, Дашук, Дарҗук

Ефимия – Җәпимия

Ефросинья - Упруч, Упрунҗа, Упуч

Екатерина – Кәтә, Кәтернә

Елена - Әлинә

Елизавета - Лиза

Евдокия - Аудатыя, Аудый

Лидия - Лидук

Лукерья - Олыкирҗә, Кирҗә

Любовь - Өлүбә

Мария - Марҗа, Машук, Марҗук, Манюк  

Мавра - Маура

Матрена - Мәтүрнә, Мәтрунә

Марфа - Марпа

Маланья - Маланяҗа

Татьяна - Татый, Татук

Уфимия - Упый, Упинҗә

Ульяна - Улҗәнә, Улук, Улҗи

Аксинья, Ксения - Үкчинҗә, Үкчи

Пелагия - Палый, Палук

Прасковья - Праскауҗа

Ирина - Үринә, Үри, Үркәй

Зоя - Зуя

Клавдия - Клаудыя

Наталья - Натук, Натый, Наталҗа

Надежда - Надук

Ольга - Үлге

София - Супыя, Супый

Степанида - Ычтапанида

Серафима - Сарапина, Сарапый

Федосия - Пидуч, Пидучья

Фекла - Пикыла

Феона - Пиуна

Фаина - Пайна

Ирләр исемннәре

Антон - Унтун

Аверьян - Әберҗән

Алексей - Әләксей

Артомон - Уртый

Артемий - Үртәмей

Андрей - Әндерей

Аркадий - Әркәти

Арсентий - Әрчәнти, Әрчи, Әрчүк

Архип - Әркип

Афанасий - Апанас, Әппин

Василий - Бәчели, Бачук, Бәчкә

Виталий - Биталый

Виктор - Биктыр

Гавриил - Гәүерлә

Григорий - Гөргөри, Гришә, Гөри, Гришкә, Гүрей, Гарук

Герасим - Гәрәч

Гурьян - Гүрҗән

Даниил - Даный

Александр - Ласандыр, Әләксандыр, Санкы

Афоиий - Апый

Абрам - Абрам

Агей - Әги

Андриян - Әндериян

Анисим - Унычым

Валентин - Бәлентин

Владимир - Уладимир, Улай

Влас - Былас

Георгий - Гүрги

Геннадий - Гена, Генадый

Дементий - Дементей

Дмитрий - Метери

Давид - Даут

Демьян - Димиән

Евдоким - Аудаким, Аудак

Ефрем - Җәперим

Емельян - Җәмәлҗән

Егор - Җәгүр, Җәгүркә

Ефграф - Җаграп

Ефим - Җәпи, Җәпим

Елисий – Җилсәй

Василий Зингаров, “Керәшен сүзе”

Фото: из архива Геннадия Макарова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 2 июнь 2019 - 18:34
    Без имени
    Имя моей мамы - Гликерия, родные звали Укирчжя, тетушка Акулина - звали Уклией. Отец - Сандыр. Меня звали дома Лиды (ударение на первый слог). Бабушка Анной!