Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Исемең нинди – җисемең шундый

Кайбычның – Иске Тәрбит, Сарманның – Ләке, Зәйнең Югары Баграж авылларындагы кушамат-атамалар турында.

Күле урамы

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында урамнарның һәрберсенең үз исеме бар. Аларның исемнәренең килеп чыгулары да үзенчнлекле.

"Күле урамы"ның тарихы болайрак. Бу урамны ямьләндереп, күл суы ялтырап җәелеп ята. Күл буйларында гөрләп таллар үскән. Керләр чайкау, су коену өчен дә бу урын бик кулай булган. Әүвәл бу урамның исеме булмаган. Авыл хaлкы - гади крестьян - төрле кәсепкә ия булып, кирпечен дә суккан, тимерчелек өчен күмерен дә җитештергән. Ә сугылган кирпечләрне күл буенда казып эшләнгән мичләрдә кыздырып киптергәннәр.

1935 елда шул урамда янгын чыга. Урам кешеләрең күл суы коткарып кала. Менә шуңа күрә бу урамны "Күле урамы" дип йөртәләр дә инде.

Тал чалуы

Элек-электән үк Ырым елгасы буйларында урман шаулап утырган. Безнең авыл да мул елга буена урнашкан. Авыл кешеләре урман кисеп, балык тотып көн күргәннәр. Авылыбызның көнчыгыш ягында таллар гына үсә торган җир бар. Элекке әби-бабайларыбыз шул урынны "Таллык" дип йөрткәннәр, ә тора-бара бу исем халыкка әллә бик ошап бетмәгән, алар аның исемен үзгәртеп, "Тал чалуы" дип йөртә башлаганнар.

Хәзерге көнә дә яше-карты шул урынны 'Тал чалуы" дип йөртә. Бу урын бик матур табигать кочагына урнашкан. Җәйге экскурсияләргә бару өчен укучылар да шул урынны сайлыйлар.

Алена Пашалова Иске Тәрбит урта мәктәбе укучысы

Кара сыер

Кылый Игнатның яшүсмер чагы. Бер көнне ул күршесе бур Җәкәүгә: "Җәкәү дәдәй, син мине бурлыкка өйрәт әле," - дигән."Ярар, өйрәтермен. Иртәгә ярты төннәр үтүгә бәләкәй урман почмагында безне көтеп тор, - дигән Җәкәү. Икенче көнне Кылый Игнат бик курыкса да, урман кырына барып көтеп торган. Ярты төн үтүгә бур Җәкәү белән Әтәч Федоры бер кара сыер җитәкләп килеп җиткәннәр. Сыерны урман эчендә ага торган елга буена алып кереп суйганнар.

Суешкан өчен Игнатка да бер ботын биргәннәр. Таң алдыннан Игнат өенә сыер боты күтәреп кайтып кергән дә: "Әней, менә бер төндә күпме файда," - дигән. Әнисе: "Файдасын-файда да, үзебезнең кара сыер кайда соң? - дип сораган, ди.

Шуннан соң урман эчендә ага торган елгага "Кара сыер" елгасы дип исем кушканнар. Ул бүгенге көндә дә шулай атала.

Демьян Малов, Сарман районы, Ләке авылы

"Никкүчтем"

Бу хәл 1926-27 елларда була. Ул чакларда Зәй районының Югары Баграж авылында 300 дән артык хуҗaлык бар иде. Авылның үз җире аз, шуңа күрү күрше авыллардан арендага җир алып эшкәртү гадәткә кергән. Бу бик кыйммәткә төшә. Шул ук вакытта Зәй белән Баграж арасында, тау өстендә, гомер буе эшкәртелү күрмәгән чирәм җир бар иде, аны "Госфонд" җире дип йөрттеләр. Авыл кешеләре бер фикергә килеп, монда яңа авыл салырга булдылар һәм үтенечләренә озакламый Уфа губернасының Минзәлә өязеннән уңай җавап та килде.

1925 елда 40 лап хужалык законлаштырып алып, җан башыннан җирне бүлештеләр һәм авыл буласы урынны билгеләделәр. Авылга Кече Баграж исеме кушылды. Хәллерәк кешеләр йорт-җирләрен күчерә башлады. Юлда "Киндер күле" дип аталган күперсез елга аркылы чыгып йөрергә кирәк. Начар, хәлсезрәк атлар өчен бу бик кыен эш булып чыкты. Күп кешеләр йөк бушатып, атны һәм йөк арбасын тартып чыгарып иза чиктеләр. Шул вакытта Җәкәү исемле бер агай "Ай, ник күчтем?" дип зарланган. Менә шуннан соң Кече Багражга "Никкүчтем" исеме ябышты да калды.

Чирәм җир булганлыктан, печәнен чабып, киптереп, үзләренең паҗумнарына кайтарып урнаштырып куйдылар. Аннары бер төрәнле сабанга шырт куеп, пар ат җигеп җир эшкәртү хәстәренә керештеләр. Әркип агай малае Гурий белән җир эшкәртергә баргач, атлары тарта алмаган, чыгымчылаганнар. Шуннан соң Әркип дәдәй бик нык зарланган да: "Җире-җир түгел, әрем дә кура, ташы-таш түгел, кулаша, җик Гурий улым атларны, әйдә кайтыек, алаша", - дип кайтып киткән.

Авылның гомере бик озын булмады, хәзер ул юк инде. а Никкүчтемнең тарихын кызык итеп Багражда һаман да сөйлиләр.

Михаил Урамов, Түбән Кама

“Керәшен сүзе” гәҗитеннән алынды, 30 март, 1999 ел

Фотода Никкүчтем авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур рэхмэт,Иске Тэрбит турында язып чыгаругыз эчен, узем Куле урамында тауып ,шул тал чалуда уйнап, Ырым елгасында Су коенып ускэн кеше мин.Бик куп бездэ андый урыннар.