Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Илле ел узса да...

"Совет мәктәбе"нең (хәзерге "Мәгариф" журналы) 1964 нче елгы 5 нче (май) саны. Бу санга быел 50 ел тула. Безнең мәктәп өчен кадерле һәм тарихи вакыйга бу. Журнал редколлегиясенең кереш мәкаләсендә мондый юллар бар: "Журналыбызның бу номеры гадәттәге номер түгел. Ул тулысынча бер коллективка - Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең тырыш...

"Совет мәктәбе"нең (хәзерге "Мәгариф" журналы) 1964 нче елгы 5 нче (май) саны. Бу санга быел 50 ел тула. Безнең мәктәп өчен кадерле һәм тарихи вакыйга бу. Журнал редколлегиясенең кереш мәкаләсендә мондый юллар бар: "Журналыбызның бу номеры гадәттәге номер түгел. Ул тулысынча бер коллективка - Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең тырыш коллективына багышлана".

Югары таләпкә ия

"Ни өчен Усали мәктәбе, ә башка мәктәп түгел? Күз алдына китерегез: республикабызның иң эчкәрге авылларының берсе. Ул шәһәрдән дә, район үзәгеннән дә, тимер Юл станциясеннән дә шактый ерак урнашкан. Әнә шундый шартларда эшли бу мәктәпнең коллективы.

Коллектив үз алдындагы бурычларны тирәнтен аңлап иҗади эшли. Мәктәптә алдынгы тәҗрибәне өйрәнүгә, гомумиләштерүгә, аны барлык укытучыларның да эш практикасына кертүгә җитди игътибар бирелә. Һәрбер коллективны бизи торган тагын бер үзенчәлек шунда: мәктәптә иҗади эшләүче дус һәм бердәм укытучылар коллективы тупланган."

Югарыда язылганча тырыш, сәләтле, бердәм коллектив туплауда аның директоры - РСФСР- ның атказанган укытучысы Николай Васильевич Нестеровның роле бәхәссез. Журналга кереш мәкаләне дә, билгеле инде, директор язган: "Безнең мәктәптә бу уку елында 27 укытучы эшли, 420 бала укый, 16 класс-комплект бар. Менә ун ел инде бер генә баланың да мәктәптән читтә калганы юк. Ә бит безгә укучылар 22 авылдан килеп укыйлар. Мәгариф өлкәсендәге һәр үзгәреш, һәр яңалык мәктәп турындагы Законга бәйле. Аңарда укытуны хезмәт белән кушуның ленинчыл принциплары Кызыл җеп булып сузылган. Билгеле, Закон үзеннән үзе генә тормышка ашмый, аны кадрлар хәл итә. Безнең коллектив, бу яктан алганда, зарланырлык түгел. Ул бердәм һәм дус. Ирешелгән уңышларыбызның сере шунда булса кирәк."

Н. Нестеров, чыннан да, кадрлар мәсьәләсенә бик зур игътибар бирә, мәктәпкә эшкә алыр алдыннан хезмәткәрне ул энә күзеннән үткәрә. Аның өчен укытучының тирән белеме беренче урында тора. Шулай ук җыр-биюгә, иҗатка сәләтлеләрне тупларга тырыша. Шуңа күрә мәктәп олимпиадалары күрсәткечләре, вузга керүче укучылар саны буенча Усали мәктәбе иң алдынгылар рәтендә бара. Өчәр тавышка оештырылган хоры, берничә дистә укучыдан торган бию коллективы, районда беренчелекне бирмәс чаңгычылар төркемен әле дә сагынып искә алалар. Производство бригадалары арасында СССР буенча беренче урынны алып, ил күләмендә таныта аны сәләтле директор җитәкчелегендәге коллектив.

Башлангыч партия оешмасы секретаре Иван Сидорович Егоров "Рухландыручы көч" исемле мәкаләсендә укытучыларның партия карарларын тормышка ашырудагы эшчәнлегенә тирән анализ ясый. Укытучылар өчен "Коммунистик тәрбия нигезләре", "Укучыларда материалистик караш формалаштыру", "Әдәбият дәресләре һәм коммунизм төзүченең мораль кодексы" темаларына семинарлар уздырылуы турында сөйли. "Авыл җирендә иң күп санлы интеллигенция - укытучылар. Коммунистлар партиясе, Совет хөкүмәте авыл халкы арасында политик-масса эшен алып бару, партия сүзен хезмәт ияләренә җиткерү кебек мөһим политик эшне авыл укытучыларына йөкли", - дип яза ул.

Куйбышев исемендәге колхоз председателе Иван Яковлев "Белем һәм хезмәт дуслыгы" дип аталган чыгышында Усали мәктәбенең колхозга механизаторлар әзерләүдәге зур ролен күрсәтә. Чөнки ул вакытта Усали мәктәбендә механизаторлык өчен права бирелә. Колхоз һәм мәктәпнең хезмәттәшлеген конкрет мисаллар белән күрсәтә колхоз җитәкчесе.

Усали урта мәктәбе совет заманнарында да милли мәктәп булып калган уку йорты. Анда бик күп керәшен укытучылары да белем биргән. Шушы "Совет мәктәбе" журналы битләрендә дә Мария Егорова - башлангыч класслар, Энгель Маркелов - география, Николай Петров - химия, Григорий Гаврилов - производство нигезләре буенча тәҗрибә уртаклашкан. Зоя Чернова, Раиса Чернова, Роза Пасыева, Семён Пасыев, Михаил Тупаев, Степан Абдряшев, Роза Бахрова, Михаил Кучтраев, Валерий Алексеевлар - "Нестеров мәктәбе"н узган кешеләр. Аларның барысының да мактаулы исемнәре, хезмәт нәтиҗәләрен күрсәтүче мактау кәгазьләре бар.

"Совет мәктәбе" редакциясенең кереш мәкаләсендәге кебек Усали хәзер "иң эчкәрге" авылларның берсе түгел, Казан һәм Чаллы калаларын тоташтыручы юл өстендә кала ул. Эшләү шартлары да ул еллар белән чагыштырырлык түгел. Яңа, җылы, якты 2 катлы мәктәптә белем ала укучыларыбыз. Бүген бездә Усали, Югары Кыерлы, Берсут-Сукачи, Ташлыклар белән бергә Албай, Владимир, Югары Әрнәш кебек керәшен авылларыннан килеп тә белем алалар. Мәктәп чараларында керәшен биюләрен, керәшен халык җырларын бик яратып һәм алкышлап карыйбыз. Күрсәткечләре буенча мәктәбебез республикабызның иң алдынгы 100 мәктәбе арасында 29 нчы баскычны алып тора. Урта белеем бирүче уку йортыбыз Н. Нестеров калдырган традицияләр, ул вакыттагы мактаулы укытучылар тәҗрибәсе әле дә дәвам итә. Тырыш, сәләтле, бердәм коллектив кулдан килгәннең барысын да эшли.

Хөрмәтле укытучы

Николай Васильевич Нестеров

Николай Васильевич Нестеров Мамадыш районының иң хөрмәтле укытучысы иде. "Көчле укытучы һәм көчле җитәкче" дип искә алалар аны хәзер дә. Ул районыбызның Усали һәм Ишки мәктәпләрен җитәкләде. Өлкән буын укытучылары Николай Васильевич Нестеров кул астында эшләгән вакытларын сагынып искә төшерәләр. Җитди, таләпчән, тәртип яратучы, ләкин шул ук вакытта кеше хәлен аңлый белүче, кул астында эшләүче укытучыларның дәрәҗәсен тотучы киң күңелле кеше булуын искә алалар. Аның белән эшләгән укытучылар истәлегенә күз салыйк:

Кави Морзаханович Морзаханов, Ишки мәктәбендә химия укыткан: "Нестеров Ишки урта мәктәбенә директор булып 1973 елның көзендә килде. Ул килгәч, уку-укыту эшендә текә борылышлар һәм зур үзгәрешләр башланды. Безгә иске, үзен акламаган эш стиленнән арынырга кирәк булды. Ул елларда мәктәптә 700ләп бала укый. Укыту-тәрбия эшен югары дәрәҗәдә оештыру өчен яхшы җиһазландырылган кабинетлар, күрсәтмә әсбаплар булдыру кирәк иде. Директор һәр кабинетта киноаппарат, ЛЭТИ аппараты булдырды. Мин җитәкләгән химия кабинеты республика күләмендә иң яхшы кабинетлар исемлегендә булды. Ул вакытта алынган реактивлар белән озак еллар эшләргә туры килде әле миңа. Химия буенча безнең мәктәп Түбән Кама комбинатлары өчен база мәктәбенә әверелде. Бик күп укучыларыбыз химия промышленностенда эшләүне үз профессиясе итте.

2-3 ел узуга Ишки мәктәбе алдынгы педагогик тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Казан, Алабуга педагогия институтларының база мәктәбе итеп танылды. Директор укытучыларның дәресләренә кереп утыра, аларга тирән һәм дөрес анализ ясый. Дәрестә Бер укучының да эшсез утыруына Юл куймауны таләп итә, бер дәреснең икенчесенә охшамавына ирешергә куша. Николай Васильевич проблемалы укыту тарафдары иде.

Николай Васильевич укытуны практика белән бәйләнешле алып бару яклы иде. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә игътибарлы булды. Мәктәпнең тәҗрибә участогы республикада алдынгы урыннарда булды. Мәктәпкә теплицалар эшләде. Ишки мәктәбе Норма лесничествосын шефлыкка алды. Мәктәп урманчылыгы төзелде. Яшь урманчыларның республика слётында Ишки мәктәбе укучылары, Лубян урманчылык техникумыннан кала, икенче урынны яуладылар.

Ишки мәктәбенең уку алдынгылары район, республика олимпиадаларында ел саен призлы урыннар ала башладылар. Бу, әлбәттә, директорның укытучыларга һәм укучыларга җитди таләбе нәтиҗәсе булды".

Роза Григорьевна Пасыева, Усали мәктәбендә татар теле укыткан:

"Мин Усали мәктәбенә 1958 нче елда 8 класска Владимир авылыннан укырга төштем. Николай Васильевичның директор булып эшли башлаганына 2-3 кенә ел булгандыр әле. Ул хәзерге Балык Бистәсе районы Бирдебәк авылы кешесе. Кап-кара чәчле, кара күзле, мәһабәт гәүдәле бу кешенең кыяфәте үк "мин директор" дип тора сыман иде. Дәрескә бер класс журналы тотып керә, дәреслекнең бер җиренә дә күз салмый, дәресне шундый итеп аңлата, өйгә кайткач укыйсы да юк. Баш хәрефтән языла торган Укытучы иде ул. Укытучы буларак эшкә алуы да бүгенгедәй хәтердә: "Мин, Роза, синең яхшы укытучы булуыңа шикләнмим, үземнең укучым буларак, кайсы фәнне дә укыта алуыңа ышанам", - диде. Миңа Николай Васильевичтан шундый бәя ишетү горурлык иде. Ә менә u1090 тормыш иптәшем Семён Иванович Пасыевны музыка дәресләрен укыту өчен Мамадышка килеп, машина белән үзе алып кайткан. Ул вакытта Семён Мамадыш Мәдәният йортында баянчы булып эшли иде. Нота грамотасын белгән баянчылар ул вакытта Мамадышта да юк идее әле. Николай Васильевич кадрлар мәсьәләсенә һәрвакыт әнә шулай бик җитди карады. Шуңа күрә дә ул җитәкчелек иткән мәктәп һәрвакыт алдынгы, мактауга лаек булды. Аның җитәкчелек сыйфатларын бик күп санап булыр иде. Ләкин, бер сүз белән әйткәндә, җитәкче кешегә нинди яхшы сыйфатлар хас - аларның барысы да Николай Васильевичта булган икән. Кыймый, куркып торган чаклар да булды. Кешенең кадерен югалткач кына беләсең, диләр. Усали мәктәбендә аның җитәкчелегендә эшләгән һәр укытучы анны хөрмәтләп һәм зурлап искә ала".

Лидия ПАСЫЕВА, Мамадыш районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев