Туганайлар

Игнатий Алексеевның керәшеннәр өчен уку китаплары

Туган телдә уку-укыту һәр заманда әһәмиятле һәм катлаулы мәсьәләләрнең берсе булып кала тора. 20 гасырның 20 нче елларында туган телдә укытуны күздә тотып, 13ләп махсус курс оештырыла. Аларның берсе керәшеннәр өчен була. 1923 елда республикада эшләгән 8 педагогик техникумның берсендә шулай ук керәшен укытучылары әзерләнә. Укытучыларга ярдәмгә методик үзәкләр барлыкка...

Ул, А.Н. Григорьев белән бергәләп, "Яңа тормыш. Керәшен шкуллары өчен Букварь" (Казан, 1928) һәм "Яңа тормыш. Керәшен шкуллары өчен Букварьдан соң уку китабы" (Казан, 1928), В.М.Горохов белән бергә "Нур. Керәшен шкулларында икенче уку җылы өчен уку китабы" (Казан, 1929) дигән дәреслекләр әзерләп чыгара. Әлеге китаплар бөтен сүзләр методына нигезләнеп эшләнгән, ягъни укучылар сүзләрне, иҗекләргә бүлеп тормастан, бөтен көе үзләштерә. Сүзләрнең саны унлап җыелгач кына, аларны иҗекләргә бүлергә һәм шуннан соң гына аерым хәрефләр белән таныштыра башларга тәкъдим ителә. Башлангыч чорда кыска, гадәттә бер иҗекле сүзләр алына, һәр сүзгә иллюстрация бирелә. Аннан кечкенә генә җөмләләр, җөмләләрдән соң кечкенә текстлар тәкъдим ителә. Мәсәлән, ат(лар), бала(лар), уй-ный(лар), бара(лар) сүз-ләре өйрәнелгәч, уку өчен түбәндәге җөмләләр китерелә: Бала уйный. Балалар уйныйлар. Балалар ат-ат уйныйлар. На, на, ат!
Актив лексика арткан саен, текстлар да катлау-лана. Шул рәвешле уку һәм язарга өйрәтү, бер яктан сүз - иҗек - хәреф юнәлешендә барса, икенче яктан материалны бирү кечкенәдән зурга, җиңелрәктән катлаулыракка (сүз - җөмлә - текст) корыла.
Лексик материал белән берлектә морфология дә өйрәнелә: исемдә күплек кушымчасы (ат - атлар, бала- балалар һ.б.), килеш кушымчасы (урман - урманда, имән - имәндә - имәннән, кисмәк - кисмәктә һ.б.), фигыльдә заман (Ат бара. Мин яздым), зат-сан категорияләре (Ул ура, мин урам, алар уралар). Мондый кушымчалар таныш сүзләргә генә ялгана һәм өйрәнелгән материал дәрес саен кабатлана, ныгытыла.
Әлифба өчен сайлап алынган текстлар гади. Тематик яктан аларны берничә төркемгә бүлеп була: 1) гаилә; 2) әйләнә-тирә табигать; 3) мәктәп; 4) авыл тормышы; 5) Ленин һәм аңа бәйлелектә октябрят, комсомоллар. Алар бер яктан тәрбияви максатны күздә тотып эшләнгән булса, икенче яктан авыл кешесенә юнәлтелгән. Таныш тө-шенчәләр белән эшләү, диалекталь лексиканы (дәдәй, түтей, шкул), керәшен исемнәрен (Ибан, Палый, Микайла, Гөрей һ.б.) куллану текст-ларны укучыга тагын да якынайта. Әлифбадан соң һәм икенче уку елы өчен уку китапларында текстлар катлаулана: алар күләм ягыннан зурая, тематик яктан төрлеләнә. Гомумән, текстлар укучыларның белемнәрен һәрьяклап арттыруга юнәлдерелгән.
Мәсәлән, мәктәп темасын алыйк. Ул "Шкул музеенда", "Шкулда җанлы табигать төзелә башлады", "Безнең тәртипләр" кебек текстлар ярдәмендә ачыла һәм тәрбияви әһәмияте булган "Җәкәү шкулда үзен тота белми", "Симуш үзен чиста җөртми" кебек язмалар белән ныгытыла. Бу тематикага караган шигырь, хикәяләрдә белем алуга омтылыш һәм белемлелек мактала:
Иске вакыт безнең күкләр
Укый-яза белмәгән.
Шунлыктан да гүмерендә
Тыныч тормыш күрмәгән.
Текстларның бер өлеше табигатьтәге үзгәрешләрне системалы итеп өйрәнүне һәм авыл тормышында куллануны күздә тота. Бу яктан алар табигать белеме дәреслекләрен хәтерләтә. Китапларның төп өлешен авыл тормышын сурәтләгән текстлар алып тора. Бер яктан авыл кешесенең гадәти, көндәлек тормышы тасвирланса, шул ук вакытта мондый текстларда халыкның рухи дөньясы, кыйммәтлекләр системасы ачыла. Алар телебездә инде югалып бара торган атамаларны теркәү ягыннан да әһәмиятле. Мәсәлән, "Кышкы кич", "Авыл тормышы", "Ял вакытында" текстларында теркәлгән орчык, сәндерә, бишек, тубал кебек сүзләр шундыйлардан. Халыкның ышанулары "Күремче Дарҗа әби", "Күремче Палый карчык", "Абзар иясе" текстларында чагылыш таба. Кунак каршылау, сабантуй бәйрәме, җыенннар, кичке уеннар, печәнгә төшәр алдыннан булган вакыт, ат саклау, ашлык-җимеш бәйрәмнәре турында да язмалар бар. Мондый текстларда милли төсмерләр пафослы итеп бирелми, киресенчә, бәйрәм-җыеннар тормышта даими кабатланып торган, укучыга яхшы таныш гадәти күренеш буларак сурәтләнә.
Уку, өйрәнү өчен бирелгән текстларның күпчелеге халыкның эш-чәнлеге белән бәйле. Бу - аларның исемнәреннән үк күренә: "Авыл кешеләре үктәбер аенда ни эшли-ләр", "Бакча җимешләрен үстерергә расад ясау", "Чтапан дәдәй март аенда нәрсә эшли", "Сукага чыгу", "Өч басу белән тору", "Бакчада җимешләрне ничек үстерергә кирәк", "Сиргинең атасы Питыр дәдәй сат бакчасында агач утырта", "Тозлы кыярны кыш көне ничек саклыйлар" кебек һ.б. Гомумән, әлифбадан соң һәм икенче уку елы өчен эшләнгән әлеге китаплар авыл кешесе өчен энциклопедияне хәтерләтә.
Авыл тормышы китапларның авторлары тарафыннан берничә яссылыкта бирелә: үткәне, хәзергесе һәм киләчәге. Элеккеге авыр тормыш белән советлар алып килгән якты киләчәк капма-каршы куела.
Авторлар дәреслекләргә уку процессын мавыктыргыч итә торган башваткычларны, табышмакларны, мәкаль-әйтемнәрне дә кертеп җибәрәләр. Мәсәлән, хайваннар турындагы текст-лар янында түбәндәге табышмаклар бирелә: Су астында бер көймә бар. Ишкәген ишә, үзе артка китә. Өсте тулы тәңкә, тәңкәләре көмеш төгел.
Тормыш-көнкүрешнең күп якларын чагылдырган әлеге текстлар төрле чыганаклардан тупланган. Аларның бер өлеше керәшен шагыйрьләре иҗатыннан алынган. Китапларда авторлар буларак Д.Григорьев, А.Григорьев, И.Сорокин, Г.Беляев, шулай ук Г.Тукай, Н.Баян күрсәтелә. Кайбер шигырьләр астында DG, D.Ap, GB инициаллары куелган. Кайбер материаллар "Уку китабы"ннан, иҗтимагый эчтәлекле текстлар "Нур" газетасыннан алынган. Әйтергә кирәк, уку китапларында газеталар яңалыклар белән танышып баруда авторитетлы чыганак буларак тасвирлана. Гомумән, эчтәлеге белән киң колачлы әлеге уку китаплары укучылар өчен практик кулланма булу белән бергә, үзенчәлекле пропаганда һәм агитация ролен үтиләр. Бүгенге көндә алар үткәнебезне өйрәнүдә әһәмиятле чыганак булып торалар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим