Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Гришкин рекрутлары

Безнең Гришкин җире һәрвакыт Ватаныбызга лаеклы уллар тәрбияләп биргән җир ул.

Рекрут (француз сүзе – гаскәрләр комплектлау дигәнне аңлата) – Россиядә (XVIII – XIX гасырлар) һәм чит ил армияләрендә мәҗбүри һәм яллап хәрби хезмәткә алынган кеше. Рекрутлар даими армия оешу сәбәпле барлыкка килә. Россиядә алар 1705 елда Пётр I заманында барлыкка килгән.

Армия хезмәте 1793 елга кадәр гомерлек була. Алпавытларның буйсынмаган кешеләрне рекрутлыкка тапшыру хокуклары булган. Армиядә гомерлек хезмәт әкренләп кыскара бара: 1793 елдан башлап – 25, 1834 елдан – 20, XIX гасырның икенче яртысыннан – 15 һәм 10 ел хезмәт итәләр. 1854 елда крестьян һәм мещаннар өчен җирәбә кертелә, бу вакытта хезмәткә чакырылучылар арасында җирәбә ыргыталар, шуның буенча хезмәткә кем барырга тиешлеге билгеләнә.

1874 елдан хәрби хезмәт уставы буенча рекрут хезмәте гомуми хәрби хезмәт белән алыштырыла. Хәрби хезмәт срогы 6 елга (флотта 7 ел) кадәр кыскартыла. Хәрби хезмәт хөкүмәт подданныйларына мәҗбүри 21 яшьтән 43 яшькә кадәр була.

Гришкин авылыннан рекрутка, ягъни 25 ел хезмәткә Фёдор Иванов, Максим Ефимов, Кузьма Захаров, Степан Антонов, Степан Клементьев, Тихон Петров, Никита Андреевлар алына. Укучы: “Бездә бит андый фамилияләр юк?” дияргә мөмкин. Әйе, 1917 елга кадәр шулай кабул ителгән була, әгәр дә син Захар улы икәнсең, димәк, син Кузьма Захаров. Бары тик Октябрь революциясеннән соң гына гади халык фамилия ала алды. Әле ярый кушаматлар сакланып калган. Безнең авылда мондый кушаматлар бар: Русаков Сергейның кушаматы – “Чапай солдат”, Волков Михаилның – “Җәпей солдат”, Иштанов Иванның – “Микай солдат”. Степан, Ефим, Михаил да солдат хезмәтендә булганнар. Шуңадыр да безнең авылда мондый җыр туган:

Сикереп төштем бакчага,

Бастым бакыр акчага.

25 ел хезмәт иттем

Александр патшага.

Ни өчен Александр патшага? Чөнки бу чорда императорлар Александр I (1801-1825) һәм Александр II (1855-1881) идарә итә. 25 ел хезмәт исә 1793- 1834 елларга туры килә.

Безнең авылда Георгий кресты кавалерлары да булган. Менә алар: Иванов Леонтийның бабасы – Михаил Иванов һәм Попов Степанның бабасы – Захар Попов. Башка званиедәге солдатлар да була. Климов Иван Капитонович – кече унтер офицер, Комаров Фёдор Данилович – прапорщик, Камашев Пётр Осипович – өлкән унтер офицер.

Хәзерге вакытта Россия армиясе хезмәтенә чакырылучылар рекрутлар дип йөртелмиләр инде, аларны 25 ел хезмәт итәргә дә мәҗбүр итмиләр. Минем якташларым – гришкинлылыар бүген дә армиябез сафларында лаеклы хезмәт итсеннәр иде. Без бит үзебезнең Анатолий Сергеевич Чернов, Иван Викторович Андреев кебек полковникларыбыз, Михаил Николаевич Одинцов, Павел Сергеевич Баутин, Александра Григорьевна Ткаченко (Максимова), Вячеслав Николаевич Климов, Борис Михайлович Буланов кебек майорларыбыз белән чиксез горурланабыз.

Безнең Гришкин җире һәрвакыт Ватаныбызга лаеклы уллар тәрбияләп биргән җир ул.

И. Камашев, Менделеев районы, Иске Гришкин авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X